Яһудиннар — сокландыргыч нәсел

122211112111111Элгәре тормыш шактый авыр һәм катлаулы булса да, һәр гаиләдә 5 — 6 бала тәрбияләнүе гадәти хәл иде. Кияргә — рәтле кием, ашарга — ризык, китап-дәфтәр дә җитешмәгән, талдан яки шырпыдан санау таякчыклары ясап укыган гади авыл балаларының, югары дәрәҗәләргә ирешеп, галимнәр булуы – гаҗәеп күренеш.

Габделхәй абый һәм Сәрвәрия апа Яһудиннар гаиләсе тарихында бу хәл ачык күренә. Аларның 70 елдан артык бергә матур яшәп, гыйбрәтле тормыш юлы үтүләренә сокланмыйча һич кенә дәмөмкин түгел.

Афзалетдин улы Габделхәй ага Яһудин Самар өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзулла авылында 1927 елның 15 августында дөньяга килә.

Тормыш юлындагы вакыйгаларның күбесе онытылса да, сугыш еллары аның хәтеренә нык сеңеп калган. 1941 елда игеннәр яхшы уңса да, таза егетләр, ирләр сугышка китә. Бөтен авырлыклар яшүсмерләр, хатын-кызлар һәм картлар җилкәсенә төшә. Сугыш яу кырларында гына түгел, тылда да иксез-чиксез бәлаләр, зур югал- тулар китерә. Корчаңгыдан, ябырылган төрле чирләрдән атларның күбесе үлеп бетә. Габделхәй абзый кебек яшүсмерләргә дә, үгезләр, сыерлар җигеп, җир эшкәртергә һәм авыл хуҗалыгындагы барлык авыр эшләрне башкарырга туры килә.

Кырларны саранча баса, трахомадан халыкның күзләренә зур зыян килә, араларында сукыраючылар да күп була. Халык ачлык ялангачлыктан, авыр эштән һәм әледән-әле килеп чыккан төрле чирләрдән интегә. 17 яше тулгач, 1943 елда Габделхәй ага да сугышка китә һәм фронтка кергәндә аларның эшелонын немецларның Кенигсберг шәһәре (хәзер Калининград) янында бомбага тоталар. Күп халык үлә, ә ул, каты яраланса да, исән кала. Госпитальдә дәваланганнан соң сугышка яраксыз, дип табыла. Аягына да баса алмаган килеш авылына кайта һәм аңа озак вакыт дәваланырга туры килә.

1947 елда Камышлы педагогия училищесын бетереп, Җүрәйгә юллама буенча башлангыч мәктәп укытучысы булып килгән Сәрвәрия Мәҗитова белән таныша һәм аңа өйләнә. 

Габделхәй ага башта – Чистай педагогика училищесын, аннан соң Казан Дәүләт университетының тарих факультетын читтән торып тәмамлый. 1953 елда аны Аксубай районындагы Яңа Ибрай авылына башлангыч мәктәп укытучысы итеп эшкә җибәрәләр. Озак та үтми, аны – Урмандаево авылы мәктәбенә директор, соңрак Иске Тат.-Кармәт 8 еллык мәктәбенә завуч итеп билгелиләр.

Еллар авыр, белемле кешеләр аз булганга, җирле колхозның партия оешмасын җитәкләүне дә аның өстенә йөклиләр. Эшен уңышлы гына алып барганда аны, райкомга чакырып, Яңа Үзи авылындагы “Ышанычлы юл” колхозына рәис итеп җибәрәләр. Тора-бара ул колхозга тагын бер артта сөйрәлгән хуҗалыкны кушып, бу яңа хуҗалыкка «Дуслык» исеме бирәләр.

1960 нчы еллардагы дәвер – ул сугыш авырлыклары җиңелеп, тормыш алга атлый барган вакыт. Ул чорда колхоз-совхозларга яңа техника кайтарыла башлый. Андагы эшләрне фән казанышларына, яңа технологияләргә нигезләп алып бару бурычы алга куела.

Ләкин авыл хуҗалыгы белгечләре, укымышлы җитәкчеләр ул чакта әле аз, юк дәрәҗәсендә булганга, мәктәп директорлары кебек укымышлы кешеләрне колхоз рәисләре итеп сайлау да гадәти хәлгә әверелә. Әлбәттә, бу авыл хуҗалыгын күтәрүгә, фәнни нигезләгән технологияләр
кертүгә юнәлгән хәлиткеч бер чара була. Габделхәй абзый Яһудинның көтмәгәндә укытучыдан колхоз рәисенә әверелүе менә шуңа бәйләнгән дә инде. “Габделхәй ага үз заманында алдынгы кешеләр белән тиз таныша, татарлар, урыслар, чувашлар белән аларның ана телләрендә сөйләшеп, бик тиз уртак тел таба белгән, булганны җимерүче түгел, ә төзүче кеше иде”, – дип искә ала колхозда озак еллар баш бухгалтер булып эшләгән Фәрит Гатин.

122211112111111112221111211111

“Яңа рәис тиз арада күп авыл яшьләрен укырга, хуҗалыкка кирәк булган профессияләрне алырга җибәрде, аларны колхозда эшкә урнаштырды. Үзе йөри торган Волга Газ- 21 машинасын бульдозерга алыштырып, яхшы юллар төзергә тотынды. Ульяновск, Нижний Тагилдагы завод директорлары белән танышып, колхозга яңа машина кабиналары, запас частьләре, авыл хуҗалыгы техникасы оешмасы аша техника кайтаруны оештырды, электросварка аппараты кайтартты, колхозчыларны он белән тәэмин итү өчен тегермән ясатты. Ул вакытта мондый эшләрне башкарып чыгучы колхоз җитәкчеләре бик сирәк иде”,– дип сөйли Фәрит Гатин.

Cыер саварга – чиләк, мал ашатырга сәнәк тә җитешмәгән вакытлар акрынлап артта кала. Аның әлеге хуҗалыкта 10 елдан артык эшләү дәверендә савым сыерлары саны 100 баштан 1200 гә, ә мөгезле эре терлек 2700 башка җитә. Типовой терлек фермалары, он тегермәне, ябык ашлык тогы, пилорама, ит комбинаты, кече элеватор, ашханә төзелә. Машина-трактор паркы үсә. Артта
калган ике колхоз берләшкәч, татарлар һәм чувашлар дус, бердәм булып эшлиләр.

Нәтиҗәдә алты авылны берләштергән һәм “Дуслык” дип аталган яңа колхоз акрынлап алдынгылар сафына баса. Бу колхоз карамагына кергән авылларда торак йортлар, таш кибет, юллар салына. Производство күрсәткечләре һәм халыкның көнкүреш шартлары үсеш ала. Тора-бара Габделхәй агага лаеклы рәвештә “Татарстанның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә.

Ул – “За Победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941 – 1945гг.” һәм башка күп дәүләт бүләкләре кавалеры, Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Татарстан Республикасы Президенты исеменнән кул сәгате, ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Аксубай муниципаль районы, Нурлат шәһәренең Хөрмәтле гражданины. Аның исеме Аксубай район үзәгендә һәм Нурлат муниципаль районының Чув. Менча авылы урамнарына бирелгән.

Үткәндәге эшләр, тормыш хәлләре турында сөйләшкәндә ул:

– Өйдә тәртип булмаса, авыл хуҗалыгын да, җәмгыять эшләрен дә уңышлы алып барып булмый. Ирне ир иткән дә, хур иткән дә – хатын, диләр. Аллаһыга шөкер, хатынымнан уңдым мин!

Шулай да, хатын-кыз муен булганда, ир кеше баш була белергә тиеш. Муен ничек боргаласа да, ир кешегә башны тота белергә кирәк. Үзара аңлашу булмаганда, тормыш ул туза, какшый. Ир белән хатын икесе дә бер сүздә булганда гына, тормыш уңай була һәм алга бара. Безнең гаиләдәге эшләр менә шулай барды. Аллаһыга шөкер, балаларыбызның тормышында да шундый ук хәл.

Безнең кебек, 70 елдан артык тату гомер итәр өчен мәхәббәт, бер-береңә хөрмәт булуы кирәк. Шулай булмаганда, тормышның бәрәкәте югала, – дип сөйли Габделхәй абзый.

Аның хатыны Сәрвәрия апага карата булган мәхәббәт хисләрен бик кадерләп саклый. Гаилә альбомында сакланган фоторәсемнәрдә Сәрвәрия апаның йөзеннән нур бөркелә сыман. Аның тыныч һәм мөлаем йөзендә тормышчанлык һәм күзләрендәге акыл тирәнлеге ачык күренә.

Сәрвәрия ханым Яһудина 1927 елда Ульяновск өлкәсенең Әбдериавылында Мәҗитовлар гаиләсендә беренче бала булып туа һәм алты балалы гаиләдә тырышчан, өлгер булып тәрбияләнә.

Ул үз гомеренең 45 елын балалар укытуга багышлаган, Куйбышев өлкәсенең Иске Җүрәй, Татарстанның Чәтрән (Яңа Ибрай), Урмандәй (Урмандеево), Яңа Үзи авыллары мәктәпләрендә, Сталин поселкасында эшләгән.

Шул вакытта үзенең җиде баласының да беренче укытучысы булган, аларга киләчәктә ныклы белем алуга төпле нигез салган. Балаларының барысын да тормышны сөеп, яшәүнең кадерен белеп яшәргә өйрәткән. Аның эшен югары бәяләп, үзенә “Татарстанның Атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелгән.

Әгәр дә Сәрвәрия апаның үз балаларына биргән тәрбияне аерым алып карасаң, аның гаилә педагогикасына тиешле бәяне әле тагын да югарырак, мактаулы исемнең дә тагын дзатлырагын биреп булыр иде. Ул үз балаларын авыр чакларда да йомшаклык, йөрәк җылысы һәм ана мәхәббәте белән чорнап тәрбияли алган.

Бу гаиләдәге ана инстинктының кодрәтен, әһәмиятен һәм аның тәрбия өлкәсендәге серләрен бернинди Ушинскийлар, Сухомлинскийлар да аңлатып бирә алмастыр, мөгаен!

Сәрвәрия апа үскәндә үзе дә гыйбрәтле тормыш мәктәбе үткән. Гаиләдә өлкән бала буларак,күпсанлы энеләрен, сеңелләрен тәрбияләүнең төп авырлыклары да аның җилкәсенә төшкән.

Сугыш башлангач, ирегетләр юклыктан, аны, 15 яшьлек кыз баланы, тракторчылар курсына укырга җибәрәләр. Кечкенә буйлы кызның нечкә куллары белән үкереп торган тракторны “йөгәнләвен” күз алдына китерү кыен, әлбәттә. Ләкин нишлисең, сугыш ул әле сөяге дә ныгымаган, балалыктан чыкмаган яшьләр өстенә элгәре таза ирләр башкарган вазыйфаларны йөкләгән бит!

Ике ел тракторчы булып эшләгәч, әнисе аны Камышлы авылындагы педагогика училищесына укырга җибәрә. Укуын тәмамлагач, аны Кошки районындагы Иске Фәйзулла авы- лына эшкә юллыйлар. Менә шунда алар Габделхәй ага Яһудин белән танышалар да инде.

Габделхәй ага һәм Сәрвәрия апа сугыштан соңгы авыр заманда кавышып, төрле сынаулар аша үткәннәр. Бар булган авырлыкларны да җиңеп, алар эчтәлекле, матур һәм бәрәкәтле гомер кичергәннәр.

Габделхәй ага өлешенә сугыштан соң таушалган, тузган, хәерче хәлендәге колхозларны аякка бастыру юлында көнне-төнгә ялгап, бар куәткә бирелеп эшләргә туры килә.

Ә Сәрвәрия апа китаплар, дәфтәрләр җитмәгән чакта, өс-башларына кияргә киеме булмаган һәм туйганчы ипи дә ашый алмаган балаларны укыткан. Шуларның күбесе әле сугыш ятимнәре дә булганга, аларны юатып, үзләрендә укуга теләк уятырлык җан җылысы, ихтыяр көче табарга туры килә аңа.

Шул чакта керосин лампалары яктысында, тал чыбыгыннан таякчыклар ясап, санарга өйрәнгән укучыларының зур җитәкчеләр, галимнәр булып җитешүе могҗизага тиң күренеш түгелмени соң?!

Бар булдыгын, ихтыяр көчен мәктәпкә, җәмгыять һәм колхоз хәлләрен кайгыртуга биргән бу кешеләр үзләренең җиде баласын тәрбияләү өчен дә кайдан көч алдылар икән соң?!

Габделхәй аганың һәм Сәрвәрия апаның фоторәсемнәрен карасаң, усаллыкның, кырыслыкның эзе дә күренми. Анда тик ачык йөзләр, ягымлы һәм мөлаем карашлар, тирән акыл чагылдырган күзләр генә карап тора.

Шул фотоларны карагач, алар гаиләсе турындагы язмаларны укыгач, тирән кызыксыну хисләре туа, аларның гаиләсе турында әле тагын да күбрәк беләсе килә. Нәрсәгә бәйләнгән икән соң бу гаиләдәге тормыш һәм тәрбия уңышлыгының серләре?

122211112111 122211 12221111 122211112 12221 1222 122 1 12221111211 1222111121

Яһудиннар гаиләсе турында язылган истәлекле басмаларны укыганда һәм рәсемнәрен караганда бар җирдә дә аларның бер-берсенә карата булган мәхәббәте һәм тирән ихтирамы да аерым ачык күренә. Ә боларның ясалма булуы һич тә мөмкин түгел бит!

Габделхәй аганы укытучы, мәктәп директоры, колхоз рәисе итеп билгеләгәндә авылдан-авылга күченеп йөрүләр дә алар гаиләсенә шактый күп авырлыклар китереп, ныклы сынаулар аша үткәрә.

Ул елларда авыл хуҗалыгын алып бару, бигрәк тә артта сөйрәлгән хуҗалыкларны уңай эзгә салу – ул бик җаваплы, авыр хезмәт. Бу чакта Габделхәй абзыйның гаиләсе аның үзенә ныклы терәк була. Авыл хуҗалыгын уңышлы алып бару өчен көчне дә ул менә шунда туплый.

Әлбәттә, җиде бала үстереп, аларны югары дәрәҗәләргә ирешерлек, чибәр һәм кешелекле шәхесләр итеп тәрбияләгән бу гаиләгә сокланмыйча һич тә мөмкин түгел.

Элгәреге ишле гаилә тормышының үз законнары һәм язылмаган көчле тәрбия чаралары булган шул. Анда хезмәткә мәхәббәт, олыларга хөрмәт, шәхси җаваплылык, мөстәкыйльлек, тормышчанлык һәм башка кыйммәтле күп нәрсәләр тәрбияләнә иде. Яһудиннар гаиләсендә туып-үскән балаларның җидесенең дә данлыклы шәхесләр булып танылуы күпләргә билгеле. Аларның үз фамилияләрен байрак итеп күтәреп, үз нәселләре белән горурланып, аның данын үстереп яшәргә тырышуларының сере тулысынча әтиләре Габделхәй абзыйга бәйләнгән.

Габделхәй ага һәм Сәрвәрия апа Яһудиннарның гомер юлы Аксубай һәм Нурлат төбәкләре белән тыгыз бәйләнгән. Алар шунда олы хөрмәткә лаек булырлык, эчтәлекле тормыш юлы үткәннәр һәм халкыбызның горурлыгы булырлык балалар үстергәннәр. Болар:

Җәмил Яһудин – аларның олы уллары, ул Иске Җүрәйдә туган. Әтиләре башы-аягы белән колхоз эшенә бирелгәнлектән, йорт хуҗалыгын алып бару һәм аның үзеннән кече энеләрен-сеңелләрен тәрбияләү, аларга күз-колак булу җаваплылыгы, әлбәттә, аңа йөкләнгән була.

Ләкин иң авыры – аңа Сталин поселкасында торганда күрше авыл мәктәпләренә йөреп уку була. Бигрәктә кыш көннәрендә. Унсигез чакрым араны җәяү үтү өчен төнге сәгать икедә торып, юлга чыгарга туры килә.

Армия сафларында хезмәт иткәч, аны юллама буенча эчке эшләр министрлыгы карамагына җибәрәләр һәм гади милиционер итеп хезмәткә алалар. Аннан соң ул Алабуга милиция мәктәбен һәм МВД СССР Академиясен тәмамлый. Тора-бара аны – Казандагы Ленин районының милиция бүлеге начальнигы урынбасары, ә 1984 елда Казандагы Идел Буе районы эчке эшләр бүлеге начальнигы итеп билгелиләр.

Әлбәттә, бу эштә аңа аеруча зур җаваплылык йөкләнә. Бигрәктә “Казанский феномен” шаукымы киң җәелеш алганда. Ул чакта җинаятьчелек яшәрә һәм аның әлегәчә күренмәгән, яңадан-яңа формалары барлыкка килә.

Яңа эш алымнары кулланып, уңышлы эшләр башкарганы өчен аны үзәк аппаратка башта – бүлек начальнигы урынбасары, аннары Татарстан эчке эшләр министрлыгының җәмгыять куркынычсызлыгы милициясе начальнигы урынбасары итеп билгелиләр. Аның кул астында эшләгән хезмәткәрләр һәрвакытта үзен олы рәхмәт хисләре белән телгә алалар.

Дәүләт Советы депутаты булып сайлангач, ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советында парламент контроле комитетын җитәкләгән, дәүләт бюджеты үтәлеше отчетын тикшеру алып баруны оештыра.

Икенче тапкыр сайланганда Дәүләт Советының “Законность, регламент һәм депутат этикасы” комитетын җитәкли. Шул ук вакытта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы утырышларында Татарстан Дәүләт Советы керткән канун проектлары буенча чыгышлар ясап, аларны яклап, бишесен федераль закон булып кабул ителүенә ирешә.

Җәмил Яһудин “Кайнар нокталарда” да булган. Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре, исемле кул сәгате, сугыш коралы белән бүләкләнгән. (Именное боевое оружие).

Ул – педагогия фәннәре канди- даты. Монография, ике китап, уку- укыту методик әсбаплары һәм 25 фәнни статьялар авторы, Татарстан Республикасының Атказанган юристы, педагогия һәм психология факультеты доценты.

Наил Яһудин – икенче уллары. Ул, Аксубай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан химия технология институтында укып, аны уңышлы тәмамлый. Бишенче курста укыганда ук комсомол комитеты аны Татарстан ВЛКСМ обкомының  студент отрядлары штабына җибәрә. Берничә айдан ул комсомолның өлкә комитеты секторын җитәкли.

Институтны тәмамлагач, аны Казанга, КАМАЗ генераль дирекциясе представительствосына эшкә җибәрәләр. Анда ул төзелешнең төрле структуралары эшчәнлегенең үзара бәйләнешен булдыручы оешманы җитәкли. Ике елдан соң ВЛКСМ Үзәк Комитеты Наил Яһудинны КАМАЗдагы Бөтенсоюз удар төзелеш штабы начальнигы итеп билгели.

Бу вакытта КАМАЗ төзелеше штабы төрле проблемаларны хәл итә торган көчле үзәккә әверелә. Илнең төрле якларыннан җыелган яшьләрнең энтузиазмы искиткеч көчле була. Һәркем бу яшьләр шәһәрен әкияттәгедәй матур итеп төзү теләге белән янып яши.

Менә шундый күңел күтәренкелеген Наил Яһудин һәм аның командасы булдыра да инде. Яшьләр төзелеше булганга, андагы очсыз-кырыйсыз проблемаларны хәл итәргә туры килә аңа.

Шул ук вакытта Наил Яһудин әле Казандагы финанс-экономика институтында укып, икенче югары белем – экономист таныклыгы ала. Кандидатлык, аннан соң докторантураны бетереп, Мәскәүдә Губкин исемендәге нефть һәм газ дәүләт институтында техник фәннәре докторы диссертациясен яклый.

Башта – КАМАЗдагы төзелеш һәм механизация идарәсенең баш инженеры, аннан соң генераль директоры була.

Ул Чернобыльда, Спитакта да төзү эшләре алып бара. Әле хәзерге вакытта, яңа шартларда да, галим буларак, ул яңа эш алымнарын производствода куллануга кертә. Мәсәлән, нефть калдыкларын, шламны ком һәм балчык белән катыштырып, грунтобетон җитештереп, аны юлга
җәюне гамәлгә ашыра.

Самардагы архитектура һәм төзелеш академиясендә дә ул бу юнәлештәге фәнни эшләрне уңышлы алып бара. Ул булдырган арзан, ныклы материалларны хәтта аэродромнар төзегәндә дә кулланалар.

“Без үзебез сайлаган юлдан тукталмыйча, гел алга барып, яңадан-яңа уңышлар яуларга омтылып яшибез. Шуңа безне әтиебез өйрәтте!”– дип  орурланып сөйли Наил Яһудин. Ул – Татарстанның Атказанган төзүчесе.

Шамил Яһудин – өченче уллары. Үзләре яшәгән авылдан ерактагы мәктәпкә йөреп, аны тәмамлагач, Казандагы химик-технология институтында укый. Ахырда ВЛКСМның Өлкә Комитеты аны Нурлат шәһәренә эшкә юллый. НУРБда бераз вакыт комсомол оешмасы секретаре булып эшләгәч, аңа Нурлат шәһәрендә елына 100 мең тонна нефть калдыкларын эшкәртеп, төзелеш материаллары эшләп чыгару заводы төзү бурычы йөклиләр.

Ул заводны төзеп, аны яхшылап  эшкә җибәргәч, Шамил Яһудинны “Нурлатнефть”нең НГДУ идарәсенә капиталь ремонт ясау цехының начальнигы итеп билгелиләр. Монда аңа Нурлат шәһәрендә дә киң җәелгән төзелеш эшләре алып барырга туры килә.

Тора-бара ул ОАО “Татнефтепром ”Зюзеевнефть” идарәсенең генераль директоры итеп билгеләнә. Шамил Яһудин производство эшчәнлеге белән генә чикләнми. Аның тырышлыгы белән “Ягуар” исемле киң профильле спорт клубы оештырыла, һәм ул аның президенты итеп сайлана. Монда автоспорт, дзюдо, самбо, татар көрәше һәм ат спорты киң җәелеш ала. Биредә көрәш буенча дөнья чемпионнары да тәрбияләнә. Ат чабышларында, авомобиль ярышларында һәм башка спорт төрләре буенча күпләр ил күләмендә югары уңышларга ирешәләр.

Яһудин Шамил – техник фәннәре докторы, фән һәм техника өлкәсендәге уңышлары өчен Татарстан Республикасы премиясе лауреаты, Татарстан Дәүләт Советының 2, 3, 5 һәм 2019 елда алтынчы чакырылышы депутаты. Ул – “Россия Федерациясе газ һәм нефть промышленностеның Атказанган хезмәткәре”, “Россия Федерациясенең Атказанган төзүчесе”, “ОАО “Татнефть” берләшмәсенең «Хөрмәтле хезмәткәре”, “Россия Федерациясе ягулык һәм энергетика комплексының «Хөрмәтлехезмәткәре”, “Физкультура өлкәсендә Татарстан Республикасының Атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәргә лаек була.

Вил Яһудин — дүртенче уллары. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Яр Чаллы шәһәрендә эшли, шул ук вакытта Әлмәт газ һәм нефть институтын тәмамлый, Яр Чаллыдагы елга порты генераль директорының урынбасары, аннан соң капиталь төзелешне механизацияләү идарәсе
начальнигы урынбасары булып эшли.

Рамил Яһудин – иң кече уллары. Ул Казан Дәүләт медицина институтын тәмамлаган. Югары категорияле табиб-травмотолог. Медицина фәннәре докторы. Казан Дәүләт университеты доценты, Татарстан Республикасының Атказанган табибы. Дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән.

Студент вакытында ук Казанда район поликлиникаларында травмотология бүлегендә эшли, тәҗрибә туплый. Ординатураны бетергәч, травмотология hәм ортопедия институтында табиб–травмотолог, бүлек мөдире, директор урынбасары булып эшли, анан соң Република клиника хастаханәсенең баш табибы урынбасары итеп билгеләнгән.

Шул ук вакытта ул – экономика фәннәре канидаты һәм Санкт- Петербургтагы Мечников исемендәге медицина университетында медицина фәннәре докторы диссертациясен уңышлы яклый.

Кызлары Суфия – инженер-программист, гомерен КАМАЗга багышлаган, 36 ел эшләп, пенсиягә чыга. Хезмәт ветераны.

Кызлары Әлфия – Казан Дәүләт университетының “Вычислительная математика и кибернетика” бүлеген тәмамлый, программист. Тормыш иптәше Рөстәм — экономика фәннәредокторы, Прагада эшлиләр.

Йомгаклап, шуны әйтәсе килә – Габделхәй абзый һәм Сәрвәрия апа корган гаилә тарихында һәм алар үткән тормыш юлында гыйбрәтле һәм сокланырлык нәрсәләр күп. 

Мәсәлән, алар үстергән балалар арасындагы ныклы туганлык җепләре. 

Һәр елда әниләренең туган көнендә бергә җыелу алар өчен матур бер гадәткә әверелгән. Дәвамчылары белән бергә җыелганда аларның саны хәзер утыз алтыга җитә инде!

Әниләргә карата күп җырлар, төрле әдәби әсәрләр язылган, фильмнар төшерелгән. Аналарны зурлау – ул барлык халыкларда да борынгыдан яшәп килә торган изге гадәт.

Яһудиннар озак еллар яшәгән Аксубай районында чыгып килгән “Якташлар авазы” (Вестник землячества) газетасында:

“Ата кеше йөз мөгаллимнән, ана кеше – йөз атадан өстен!” – дигән атама астында кызыклы язма басылган. Бу гыйбрәтле сүзләр безнең эрага кадәр бер мең ел элек борынгы һинд халкының “Ману Кануннары” исемле законнар җыентыгында язылган булса да, алар нәкъ менә Сәрвәрия апа һәм Габделхәй абзый Яһудиннар турында әйтелгән кебек.

Алар – илебез кичергән иң авыр заманнарда туып-үскән гади авыл кешеләре. Юклык, бар нәрсәгә мохтаҗлык заманында тормышны җайга салу юлында алар ил файдасына бар куәткә тырышканда әле үз балаларын сокланырлык шәхесләр итеп тәрбияләргә дә вакыт һәм ихтыяр көче тапканнар.

“Бөтен бөеклек гадилеккә бәйләнгән!” (Всё гениальное – просто!) дигән серле әйтем бар.

Сәрвәрия апа гадилеге, йомшак күңеллелеге, төпле акыллы булуы белән меңнәрчә укучылары күңелендә тирән эз һәм якты истәлекләр калдырырлык олы ихтирам яулаган.

Бер укучысының рәхмәт хатындагы юлларда да Сәрвәрия апаның гади бөеклеге ачык күренә. Ул хатта мондый сүзләр язылган:

“…Беренче сыйныфка укырга кергәндә, мин үземне башка дөньяга эләккәндәй хис иттем.

Стенадагы рәсемнәр, парталар, йөзеннән нур бөркелеп торучы укытучым – барысы да күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирәләр иде.

Башта безгә ул “Әлифба” укытачагын, аннан соң татар теле дәресләрен алып барачагын әйтте. Аннан соң сүзне “Әлифба”дан түгел, әкиятләрдән башлады һәм аларны шулкадәр мавыктыргыч, ышанырлык итеп сөйләде.

Боларны без тын алырга да кыймый тыңладык.

Ул әкиятләрдә авыл кешеләре, безнең авыл кырыенда урнашкан тау һәм урман да катнашканга, андагы аюлар, бүреләр, шүрәле һәм су анасы, убырлы карчык, серле йомгак – әйтерсең боларның барысы да кайчандыр биредә торганнар да, тик хәзер картаеп, үлеп кенә беткәннәр кебек тоела иде.

Әкиятләрне генә түгел, дәресләрне дә кызыклы итеп алып бара иде ул.

Сәрвәрия апаның бай тарихлы, гади булмаган гомер кичерүе турында белгәч, миндә аңа карата әле тагын да көчлерәк кызыксыну һәм соклану хисләре туды.

Сәрвәрия апаның шәхси үрнәгендә мин үзем дә укытучы һөнәрен сайладым. Аның биргән тәрбиясе, белемгә карата тудырган мәхәббәте күпләргә тормышта үз юлын табарга ярдәм итте.

Рәхмәт Сезгә, яраткан укытучыбыз!

Хөрмәт белән, утыз дүрт ел буена укытучы хезмәтен башкарган Әхмәтвәлиев Таһир Зиннәт улы. Яңа Үзи авылы”, – диелгән ул хатта.

Сәрвәрия апада булган бай кешелек сыйфатлары, аның төпле акыл иясе икәнлеге күп нәрсәдән күренә.Мәсәлән, “Пар канатлар” дип аталган Казан радиосы тапшыруында аның:

“Балаларыбыз тормыш барышындагы мәхәббәт дулкынында безнең пар канатлар астында тәрбияләнделәр.

Минем фикеремчә, иң ышанычлы тәрбия чаралары хезмәткә мәхәббәт һәм белем алуга омтылыш тудыруга бәйләнгән.

Хезмәт сөйгән, белемне хөрмәт иткән кеше тормышта югалмый, һичшиксез, анда үз юлын таба һәм лаеклы гомер кичерә.

Аллаһыга шөкер, балаларыбыз кечкенәдән эшкә өйрәнеп, олылары – кечене, кечеләр олыларны хөрмәт итәргә, кешелекле булырга өйрәнеп үстеләр.

Без алар белән, алар безнең белән горурланып яшибез!” – дип куанып сөйли ул.

Габделхәй абзыйның узган тормыш юлын күзаллаганда да, кайсы гына җирдә, нинди генә авырэшләрне җитәкләмәсен – ул һәр коллективны алдынгылар сафына бастыруга бар көчен куйган. Шуңа да бар җирдә дә аны тик олы хөрмәт һәм рәхмәтлек хисләре белән телгә алалар.

Ул еш кына: “Ирне ир иткән дә, хур иткән дә – хатын-кыз. Аллаһыга шөкер, минем тормышта ирешкән уңышларым да, балаларыбызның югары дәрәҗәләргә ирешүе дә – барысы да хатыныма бәйләнгән, без барыбыз да аңа бурычлыбыз!” – дип горурланып сөйли.

Хәзер инде алар икесе дә бакыйлыкка күчтеләр. Тик шулай да, алар бу дөньяда мәңге үлмәсһәм даны сүнмәс изге эшләр башкарып, якты истәлекләр калдырдылар.

Теләнгән изге теләкләр, матур истәлекләр һәм күпләрнең рәхмәтлек хисләре аларга дога булып барырлар һәм үзләренең рухларын шатландырып торырлар, дип ышанабыз.

Аллаһы Тәгаләдән Габделхәй абзый һәм Сәрвәрия апа Яһудиннарның урыннарын оҗмах түрендә насыйп итүен сорыйбыз.

Алар – үз гомерләренә моңа лаек булуларын исбатлап яшәүче изге кешеләр бит

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Самар татарлары» журналы, № 3 (32), 2021 ел.

Просмотров: 893

Комментирование запрещено