Һадиуллин: «Ана теле» уникаль платформасы мөмкинлекләреннән тулысынча файдаланмыйбыз

VVS_1143Татар телен өйрәтә торган платформада теркәлүчеләр арасында татар диаспоралары вәкилләре бик аз.

«Ана теле» онлайн-мәктәбе мөмкинлекләреннән татар диаспоралары тулысынча файдаланмый. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җиткерде.

«Җитәкчеләргә „Ана теле“ проекты турында татар диаспораларына хәбәр итү кирәклеге турында әйтәбез. Кызганычка каршы, мондый уникаль платформабыз булса да, без әлеге курс мөмкинлекләрен тулысынча файдаланмыйбыз», — диде ул Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча Координация советы утырышында.

Татар телен өйрәнергә теләүчеләргә «Ана теле» онлайн-мәктәбенә керү өчен чикләнмәгән хокуклар бирелә, дип ассызыклады Һадиуллин. Бүгенге көндә анда 28 меңнән артык кулланучы теркәлгән, шуларның меңнән артыгы — чит илләрдән.

Министр сүзләренә караганда, бу ресурстан Казахстан, Төркия, Америка, Япония, Үзбәкстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан, Краснодар крае, Свердловск һәм Төмән өлкәләре укучылары аеруча актив файдалана.

Һадиуллин билгеләп үткәнчә, ел саен республика бюджеты хисабына чит ил студентларын — ватандашларыбызны Татарстан вузларында укыту проекты гамәлгә ашырыла. 2020-2021 уку елында чит илләрдән килгән татар диаспорасының 22 вәкиле КФУда укый, Кытайдан килгән тагын бер студент Н. Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә белем ала. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 645

Комментирование запрещено