Вакыт борылышларында — 2 (Камышлы төбәге халкы язмышы турында тарихи повесть)

i (Дәвамы).

 Озын юллар — узган еллар 

1915 елның 1нче февралендә урта хәлле Хәсән һәм Хәтирә исемле кешеләрнең гаиләсендә бер сабый дөньяга килә. Тәртип буенча унынчы һәм иң азаккы малайга туганына ун көн узгач, аш-су әзерләп, мәхәлләнең ишанын — Лотфыйрахман мулланы дәшеп Коръән табыны уздырдылар.  Шәригать ничек куша, барысын да туры китереп Кыяметдин дип исем кушалар һәм күлмәк итәген арттан бәйләп, бар үс дип идәнгә куялар. Бу мәҗлестә катнашкан карт-карчыклар озын гомерле, бәхетле, таза булып үссен дип теләкләр теләделәр. Аларның теләкләре кабул булгандырмы, Аллаһы Тәгалә шулай язгандырмы, озак та үтми Кыяметдин яңгырлы елның шайтан таягы кебек озын буйлы, таза булып үсеп тә китә. Исем кушу мәҗлесеннән соң Лотфыйрахман мулла мәдрәсә шәкертләренә сабак бирергә керә. Мәхәлләнең мәэзине Шакир мулла малае Әсхәт сорап куя: “Хәзрәт мөмкин булса, әйтегез әле, Хәсән абзый малаена нинди исем куштыгыз?”, — ди. Аның соравына хәзрәт тантаналы итеп кулын күтәреп: «Хәсән абзый малаеның исеме “Патша”, — дип шәкертләрне таң калдыра. Дөрестән дә бу гәҗәп сүз түгел, әти-әнисе өчен Кияметдин патшадан да зуррак, кадерлерәк иде.  Ул бит гаиләдә соңгы бердәнбер малай. Аңардан алда туган абый тиешле дүрт малай, апа тиешле өч кыз бу дөньяда булган эшләрен озакка сузмыйча, тиз-тиз генә бетереп, бакый  дөньяга китеп барганнар. Шулай да кечкенә чакта да, үскәч тә Лотфыйрахман мулла әйткән «патша» кушаматы тагып Кыяметдинне ирештермәделәр, исеменең «этдин»нен алып ыргытып Кыям дип кенә йөреттеләр. Гәрчә әтисе һәм әнисе өчен көтеп алынган малай булса да, ил кырларында кан дәрьялары аккан чорда дөньяга килүенә тормышка үпкәсе бар иде Кыямның. Еллар узган саен, әгәр дә 25-30 еллар соңрак туган булсам, күп кенә кыенлыкларны күрмәгән булыр идем, — дип фикер йөртте ул.

Әйткәнемчә, Кыям туганчы гаиләдә тугыз бала дөньяга килгән, ләкин аларның җидесе төрле чирләр белән авырып үлеп киткәннәр. Шуңа да малайны әти-әнисе бик кадерләп, нәрсә теләсә шуны үтәп, яратып үстерәләр. Ул дөньяга килгәнче  бер апасы тормышка чыккан булса, Кыямны икенче Хәдичә исемле апасы бик тә яратып тәрбияли. Тик Хәдичә дә какшамас дини йолалар корбаны була. Үсмер кыз Лотфыйрахман мулланың анасы Һәдия остабикәдә дин сабагы алып йөри. Бервакыт Хәдичә кайтырга җыенып ишек катында чабатасын киеп тора икән. Һәдия абыстай өендә тәртипсезлек күреп, кем тарафыннан эшләнгәнен дә тикшереп тормыйча, уйламаганда Хәдичәнең аркасына өчләп үргән чи талчыбыгы белән китереп суга. Көтмәгәндә аркага сугудан Хәдичә агарынып, бер сүз дә әйтәлмичә катып кала. Өенә кайтып кергәндә ул танымаслык хәлдә була һәм урын өстенә ята, шул ятудан соң ул кабат аягына баса алмый. Бер елга якын түшәктә ятып 14 яшьлек Хәдичә үлеп китә. Хәдичәләре вафат булгач, ата белән ананың күзләреннән тоташ яшь ага. Муллаларга каршы баралмаган заманда Һәдия абыстайга да сүз әйтәлмичә эчтән генә сызалар алар. 1919 нчы урак өсләре җиткәч аларның бердәнбер юанычлары Кыям чәчәк чыгарып авырып китә, бу инде ата белән анага аеруча хәсрәт була.  Бала чак кына бу дөнья белән хушлашмыйча кала.

Шул елларда авыл аркылы берничә мәртәбә аклар, кызыллар, чехлар гаскәрләре үтә. Алар авылда ике яки атналар буе туктап хәл алалар, поход кухнялары дип аталган җайланмаларда аш, боткалалр пешереп ашыйлар. Берни аңламаган Кыям урамга чыга, шул арада аны эләктереп, уйнап мичкә башы белән «тыкмакчы» булалар. Бала куркып бар көченә кычкыра, бәргәләнә. Солдатлар, бу бала еламасын дип, Кыямга күп итеп мискиләргә аш, тары боткасы салып бирәләр. Араларында татар солдатлар да була. Алар ашап, җылынып киткәч, капка төбендәге бүрәнәләргә утырып җыр сузалар. «Без дә болай йөрмәс идек, красныйлар булмаса»,- дигән сүзләр кечкенә малайның күңеленә мәңгегә уела.

Алты-җиде еллар буена барган сугыш нәтиҗәсендә авыл халкы тәмам бөлгенлеккә төшә, шуның өстенә тагы да куркынычрагы 1921 нче елгы ачлык килеп баса. Ачлыктан интекккән бик күп кеше, гаиләләре белән авылдан еракка, әллә кайларга, чит җирләргә китәргә мәҗбүр булалар. Шул китүдән күбесе, еллар яхшырып китсә дә, туган якларга әйләнеп кайта алмый, таралып, тузылышып, үлеп тә калалар. Чит җирләрдә дә аларны бәхет елмаеп каршы алмагандыр.

Кыямның әтисенең тормышы электән үк нык килгәнме, яки башка сәбәпләр булганмы, ул читкә китәргә уйламый, авылда кала Моның сәбәбе бәлки гаиләдә өч кенә кашык булудандыр да.  Ачлы, ялангач, газаплы көннәр өстенә авыл халкына тагы бер кайгы өстәлә. 1921 нче елның коры җәендә, дөресен әйткәндә печән өстендә авылда янгын чыга. Барлык халык кырда печән чаба, авылда карт-корылар да, бала-чага гына. Ә күпчелек йортларда кеше дә булмый. Шушы янгын вакытында алты кеше янып үлә, аның берсе Кыямның якын дусты-Гата да яна. Аның әнисе Хәтирә апа саңгырау, ә әтисе күптән вафат булган. Җан дусты, уйнап арыгач, мин кайтам, ашыйсым бик килә дип әйтсә, Кыям аны үзләрендә генә ашата, чөнки белә, Гатаның әнисе Хәтирә апада һәрвакыт ашарга булып тормый.

Менә шул янгын вакытында Хәтирә апа өй башларына ут капкач, улын алып чыгып барганда, исенә килеп самовары артыннан кире өйгә борылып керә. Ул бердәнбер байлыгы — самоварын алып та чыга, тик читән аша чыкканда күлмәк итәге казыкка эләгә. Күпме генә тырышсада, кулдан суккан киндер күлмәк ертылмый, апа каушап та кала. Әнисенең яфалануын күреп алты яшьлек Гата ярдәмгә ашыга, тик казыктан аны ычкындырк әмәлен таба алмый. Шул арада икесен дә ут ялкыны урап ала, һәм алар тереләй янып үлеп китәләр. Янгын басылгач та, Кыям барып күргәндә, аларның кап-кара янган гаудәләре пыскып янып ята, тәндәге май озак яна икән дигән сүзләр бала колагына барып ирешә.

Барлык өйләр, каралтылар янып беткәч тә йорт-абзар урыннары, тиреслекләр берничә көннәр буена төтенләп янып яталар. Авыл тирәли ындырлар, андагы авырлык белән әзерләнгән печәннәр -барда янып бетә. Дүрт мәчетле, меңнән артык йортлары булган Камышлының өчтән бер өлеше янып көлгә әйләнә. Шушы янгын вакытында Кыямның әти-әнисенең йорты һәм каралты-куралары бикле хәлдә янып бетә. Авылга кырда кайткан көтүне кертү мөмкин булмау сәбәпле, якындагы Кәҗә тавы итәгенә киртәдән абзарлар корып, малларны шунда ябалар. Менә шундый хәсрәтле вакыт булуга карамастан төнлә белән малларны урлаучылар да табыла. Һәр төнне нәүбәт белән саклау да үзенең файдасын китерми, малларны урлау тукталмый. Беренчедән бу җынаятькә кешеләрне  ачлык, юклык этәрә. Кыямнарның да янгыннан соң тормышлары  начарая. Шуңа өстәп тышаулап ашарга кырга җибәргән җирдән туры алашаны ат караклары урлап китәләр. Гаилә башлыгы күпме генә эзләсәдә атны таба алмый. Таштан салынган келәт эченә янгын кермәү сәбәпле Кыямның әтисе шул бинага тәрәзә ясап, мич чыгарып һәм ике сәке төзеп куя.  Такта булмау сәбәпле идән балчык килеш кала, җәй көне җылы булса да, кышларын бик тә салкын була бу келәт эче, туйганчы ашарга да булмагач, Кыям юрган астында да гел өшеп-туңып ята.

Ачлык! Ачлыктан да рәхимсез, куркыныч, аңардан да җан өзгеч нәрсәне дөньядагы бер кеше дә, җан иясе дә күрмәсен иде. Янгын булган елны һәм аннан соң да икмәккә тилмереп, бигрәк тә сабый балалар ачтан үлеп киттеләр, аларның саны да йөздән дә артты. Ачлыктан котылырга бернинди дә мөмкинчелек юк иде, ниләр генә ашамады ач халык: кыр кишере, имән чикләвеге, каен бөресе, төрле тамырлар, ә кычырткан, алабута, балтырган баш төртү белән  тамыры-ние белән юкка чыга иде.

1920 нче елның көзеннән үк яңгырлар булмау сәбәпле, чәчелгән арышлар корыга калып, шытып чыкмадылар, баш төрткәннәре дә кар аз булу сәбәпле туңып бетте. Кыш үтеп язгы чәчкән ашлыклар да яңгырсыз, коры җилләрдә бөгелеп, саргаеп калды, ә кызулар башлану белән бөтенләй янып-көеп калды. Кыр-басуларда, җил белән әйләнеп йөри торган «кәтүк» үләннәре генә аркылы-торкылы тәгәрәп йөриләр.

Берсе артыннан-берсе агылган газаплы көннәр-төннәр үтә тора, һәр яңа тәүлектә уннарча ач кешеләр дөнья куя торалар. Вафат булган кешеләрнең һәрберсенә аерым кабер казып, кадерләп күмүләр дә бетә, чөнки шулкадәр кабер казырга халыкның көче дә көдрәте дә калмады. Хәле булганнар җыелышып зур гына кабер казыйлар да һәм вафат булганнарны шул базга ташлый гына торалар. Инде берничә көннән мәетләр белән баз тулгач, өстенә балчык ыргытып кайтып китәләр. Бер казылган базга йөз һәм аннан да артык ачлык корбаннары күмелә һәм андый каберлекләр яңа зиратта дистәдән артык җыела. Әзрәк алгарак китеп әйтеп үтәсе килә, еллар үтү белән шул каберлекләр өстенә өч катлы урта мәктәп салына, дөрес казыган вакытта килеп чыккан кеше сөякләрен картлар, белгәннәрен туганнары җыеп, аргы як зиратка чыгарып күмәләр.

Җан өзгеч газаплы көннәр төннәр белән алышына, авылда мулла-байлардан башка беркемдә дә мал әсәре калмый. Кырларда йомран, әрлән һәм соркалар да югала. Аларны тозак куеп яки тишекләренә су салып тотып бетерделәр. 1921нче елның җәй урталарында  ач, ятим балалар өчен мәхәллә саен ашханәләр ачылды, көнгә бер мәртәбә аларга җылы аш ашата башладылар, ләкин бик аз бирү сәбәпле сабыйлар туймый иде. Бу елларда авылларда төпле законнар юк иде, яңа законнар да көч алып бетермәгәнгә күрә халык белән күпчелек кулак-муллалар һәм аларның иярченнәре (подкулачниклар) идарә итеп, тамыр җәеп яткан чор. Балаларга кайткан азык-төлек тә алар кулы аша үтә. Сабыйлар өчен ачылган ашханәләр дә кулак-муллалар йортында урнаша. Беренче мәхәлләдә Сибгәт  старшина малае, кулак Гайфулла йортында, өченче мәхәллә (Төбәк) балалары өчен Закир мулла өендә, икенче мәхәлләдә Гөллүм кулакта, дүртенче мәхәллә балаларына  атаклы мулла Мисбах хәзрәт йортында аш әзерләнә. Хәзрәтнең ул чорда ике хатынга ун бала, шуларның ачлыктан берсе дә үлми һәм башка авыл байларының балалары да, гаиләләре дә ачлыкны бик тә яхшы итеп үткәреп җибәрәләр. Ул ачлык вакытында, эт авызыннан кош туймасын дигәндәй фәкыйр балаларга, ятимнәргә күп эләкми иде шул. Инде ачлыктан интеккән кешеләргә иң куркынычы җәй түгел, ә рәхимсез, салкын кыш иде. Келәтендә бер кадак икмәге, абзарында бер баш малы, ягарга утыны булмаган кешеләр өчен, дини китапларда язылган җәһәннәмдәй  куркыныч булып кыш килде. Бу кышта бик күп кешеләр туңып, ачлыктан шешенеп үлделәр. Ачлык галәмәтен язып та, сөйләп тә бетерерлекмени?  Аны үз башыннан үткән кеше генә аңлар.

Зур газаплар, күп кайгы-хәсрәтләр белән ниһаять барлык исән калган кешеләргә, җан ияләренә 1922 нче елның язы килде.  Карлар эреп бик каты ташулар, гөрләвекләр акты, бар дөнья яшелләнә башлау белән исән калган кешеләр күңеленә дә зур шатлык иңгән кебек булды. Алда ниндидер яңарыш көтеп торган халык кырларга ашыга, картлар тәҗрибәсе, сынавы буенча бу ел яхшы булырга ошаган. Көннәр җылына, кырлардан ап-ак булып пар бөркелә, шулай ук алдагы елларда чәчелеп тә чыкмый калган арыш басулары хәтфәдәй яшеллек белән каплана, матур, тигез булып уҗымнар чыга. Халык бу кырларга «чәчми чыккан арыш басуы» дип исем бирә. Ләкин язның матурлыгына карап кына ачлык бетми, чөнки көннәр үтә тора, ач кешеләр дөньядан китә тора.  1922  елны кырга чыгып  яз чәчелә торган ашлыкларны мулла, байлардан башка чәчүче дә булмый. Чөнки җигәргә аты, чәчәргә орлыгы, хезмәт итәргә халыкның көче дә, дәрманы да юк иде. Ачлыктан, газаплардан халыкның көче, җегәрлеге бетеп, җил искән саен аумаска дигән тырышлыгы гына калган.

Ачлык дәвам итә. Халык тагы  кыр кишере, төрле тамырлар казып, элеккеге тиреслекләрдән сөяк җыеп, аны тегермәндэ тартттырып он ясап ашадылар. Төрле яраксыз нәрсәләр ашау нәтиҗәсендә, бу җәйне дә күп кенә авылдашлар фани дөнья белән бәхилләштеләр. Авылда бер эт, мәче күренми, төннәрен урамнарда тынлык урнаша. Кайчандыр яшьләр гармун тартып, җырлап йөрегән булса, хәзер андый күңелле чакларны чыра яндырып эзләп йөресәң дә таба алмыйсың.

Хөкүмәт паек, ягъни кукуруз таратты. Зур өметләр баглап, күз карасы кебек көтеп торган, чәчми чыккан арышлар да серкәдә утыра. Атналар вакыт үтү белән арыш серкәләрен коеп арышлана башлау белән һәр кеше үз җиренә барып башларын  урак белән кисеп өенә ташый башлады . Кем кояшта, кем мичтә яшел ашлыкны киптереп он тарттырдылар. Ләкин өлгермәгән башакның оны да яшел төстә иде. Бу он белән генә ачлык үлеменә каршы торып булмый шул, яшел оннан пешергән умачларны күбрәк ашаучылар эчләре күбеп, чирләп, ягъни агуланып якты дөнья белән хушлаштылар. Авылда буш йортлар күбәйде, чөнки гаиләләре белән үлүчеләр дә булды. Ул елларда авыл җирендә хастәханә, табиб дигән сүзне дә күбесе ишетмәгән иде, шифаханә шәһәрләрдә генә бар. Әйтеп бетергесез кыенлыклар, кайгы-хәсрәтләр белән 1922 нче елның җәе дә узып бара. Халык инде гадәтләнгәнчә, көченә карата малына печән дә әзерләргә тырыша, гәрчә байлардан башка күпчелек халык авылда да юк инде.

Чәчми чыккан арышлар бик уңа, зур кыенлыклар белән аны җыеп бураларга салдылар. Шулай итеп кешеләрнең күзләре ачыла башлады, бер-берсе белән сөйләшә-көлешә башладылар. Мичләрдә арыш ипие пешә, кичләрен  пешкән бәрәңге исе авылга таралды. Шагыйрьләр әйткәндәй, алтын көз җитте. Кыямның әтисе Богырыслан шәһәре базарына барып карт кына күк ат алып кайта һәм аларның йортында бозауга охшаган нәрсә йөри башлый. Йорт дисәң исең китәр, янгыннан соң җир белән тоткан,  күк белән  япкан казыклар каккан урамда, башы  да ябылып  бетмәгән таш келәт тора.  Шунда бик куанып Кыям әтисе һәм әнисе белән тора, вабалы көннәр үтеп алар да ипигә, бәрәңгегә туя башлады. Әнисе каян табып бетергәндер,  көз җитү белән иске киемнәрдән улына җылы киемнәр тегеп кидерә, әтисе яңа чабата үрә. Шуларны киеп малай уйнарга чыга, малайлык бит, бик каты чыланып та керә. Бәхеткә каршы мич башы зур, киемнәр дә кибә, рәхәтләнеп әтисе мордва дусларыннан алып кайткан песиен кочаклап йоклап та ала егеткәй.

Ачлыктан үлми калган малайлар кыш җитү белән агачтан ясаган чаналарда, чанасы булмаганнар әниләренең каба төбен тартып тау шуарга, урам тутырып уйнарга йөри башладылар. Бер кабарлык ипигә тилмереп елап яткан көннәр үтеп китте.

Хәсән абзый таш келәткә терәп бозау белән ат торырлык киртәдән әз генә калынырак агачтан бура бурап, төртеп куйды, печәне, бөртеге әзерләнде. Кыям инде әтисенә мал карашып, киләчәккә зур өметләр белән яши башлады. Февраль башында аңа  сигез яшь тулды һәм әти-әнисе кичләрен аның киләчәге турында сөйләшеп утыралар иде. 1923 нче елның кышында аны әлпи-әбҗәтне яхшы белгәне өчен күршедәге бик укымышлы Голлүм шәкерткә күңел сабагы укырга йөртә башладылар. Беренче көнне әтисе: Голлүметдин менә сиңа тагы бер шәкерт китердем, ите сиңа, сөяге миңа булыр диде. Дүрт почмаклы өйнең идәнендә башка шәкертләр белән мәш килеп, сугышып та алгалап Кыям ике кыш гыйлем өйрәнеп йөреде. Монда күңел сабагыннан башка язу-сызу булмаса да малай үзлегеннән гарәп хәрефләре белән язылган туган тел китабын укырга  өйрәнә. Ул вакытларда гарәп хәрефләре белән басылган, беренчедән дүртенче сыйныфка кадәр туган тел китабы Совет мәктәпләрендә дә укытыла иде. Туган тел китабы Голлүм шәкерт кулына да килеп эләккән күрәсең.

Үсеп килүче малайлар  берничә ел үтү белән тәмам ныгып, төрле командалар төзеп, уйнашып, сугышып та алгалыйлар, кызып киткәндә алар арасына олылар кергән очраклар да була. Олыраклар инде  әти-әни кушкан исем белән түгел, шактый кыскартып, кушаматлар тагып та кечерәкләрнең ачуын китерә. Менә шулай шатлыклы балачак әкрен генә үтеп бара.

Авылларда яңа иҗтимагый сәясәт НЭП еллары дәвам итә, сатучылар күбәя, базарлар барлыкка килә, шул исәптән авыл байлары кибетләр дә ачып җибәрәләр. Базар көннәре малайлар өчен дә бәйрәмгә әверелеп, алар көне буе шунда кайнаша, сатучылар кайтып киткәч көмеш акчалар эзлиләр. Ни гаҗәп, кайсыбер малайларга табылып та куя.

1925 нче елларда авылларда Совет мәктәпләре  ачыла башлый, анда укучылар да күбәя. Ләкин, Кыямга совет мәктәбенә йөрергә ярамый, янәсе анда сине урыс ясыйлар, саннар кушу билгесе түгел тәре язарга мәҗбүр итәләр. Кыямның әтисе улын мулла итеп кенә күрә, имеш анда  укыса, яхшыдан яман туган булып, нәселгә тап төшерү була торган хәл ул. Ләкин абзый үзен галим итеп санаса да мәчеткә барып мулла артына басып кеше бөгелсә-бөгелә, ятканда ятып, кеше торганда торып басудан башканы белми иде. Шуңа карамастан, ул мәчет юлында үлсәм иде дип хыялланды. Улы Кыямны да үзе белән мәчеткә алып бара, каршы очраган олыларга иң беренче итеп сәлам бирергә куша. Кешеләргә начарлык эшләсә, яки башка малайлар кебек бакча басып йөресә, бармакларын тапарга вәгъдә итә иде. Инде тәмәке дә тартырга өйрәнсәң, бердәнбер малай дип тормам, диварга бәрәм дип тә куркыта. Берзаман онытылып китеп Насырый бабайга сәлам бирмәгәнгә Кыямның арт сабагын да укытты.

Яңа иҗтимагый сәясәт НЭП дәвам иткән саен байлар-байый, сәүдәләр бара. Шулай ук Хәсән абзыйның гаиләсе дә хәлләнә башлый, тик янгыннан соң берничә ел үтсә дә агач өй салып керә алмыйлар. Чөнки абзыйның кул арасына керердәй кешесе дә юк, улы Кыям да яшьрәк, ә шулай да йортта ат, сыер һәм сарыклар бар. Йорт җире дә киртә белән пөхтә итеп тотылган. Янгыннан калган өй калайларын турайтып таш келәт башы да ябылды, идәне дә ниһаять такта белән җәелде. Кыям өчен дөнья тәмам түгәрәкләнде, тамагы тук, өсте бөтен, әз-мәз белеме бар. Ун яшь тулган егетне әтисе  Коръән хафиз итәсе килеп Карый муллага илтеп бирде. Кыям өйдән йөреп кичләр буе Коръән сүрәләрен яттан өйрәнә башлый. Озак та үтми ул Коръән сүрәләрен яттан да сөйли, укып та бирә, яшеренеп кенә туган телне дә өйрәнә, рәсемнәр дә ясый. Ул елларда өйдән-өйгә кереп китаплар сата башлыйлар, улы сораган китапларны Хәсән абзый ала да, кичләрен укытып тыңлап утыра. Габдулла Тукайның «Кәҗә белән сарык», «Су анасы», «Шүрәле» әкиятләрен, «Сак-Сок» бәетен кат-кат укый, тыңларга күршеләр дә керә, бигрәк тә Сираҗ бабай һәм Ризатдин  абый кабат-кабат укуын соралалар иде.

(Дәвамы бар).

Фәния Мәҗит кызы КӘРИМОВА.


КОНТЕКСТ:

Вакыт борылышларында -1

Просмотров: 832

Комментирование запрещено