Сады напомнят о героях / Савабы килеп торачак

20220507_0923437 мая, в преддверии Дня Победы, председатель Регионального духовного управления мусульман Самарской области муфтий Талип-хазрат Яруллин принял участие в международной акции «Сад памяти», которая в Самаре прошла в районе стадиона «Солидарность-арена». В этот день было высажено пятнадцать саженцев лип, которые доставили на площадку из Алексеевского питомника. 

Напомним, что в преддверии Дня Победы по всей России проходит Всероссийская акция «Сад памяти», в рамках которой высаживают сады в память о погибших героях Великой Отечественной войны и солдат, защищающих честь и достоинство своей Родины. Примечательно, что Акция проходит не только в нашей стране, но и по всему миру, где высаживаются сады в память о погибших героях Великой Отечественной войны и солдат, защищающих честь и достоинство своей Родины.  Всего запланирована высадка 27 миллионов деревьев, что соответствует числу погибших советских солдат в лихолетье Великой Отечественной войны.
- Мы  уже не первый год участвуем в этой акции. Это благое дело, так как то, что останется после нас, это нам на пользу. В одном из высказываний нашего Пророка говорится, когда человек уходит от нас, его книга жизни не закрывается: пока существуют плоды его труда, будет осуществляться ему награда. То, что мы делаем, это во благо нашего города, нашей области и, конечно же, во благо наших будущих поколений, — отметил своё участие в Акции муфтий Талип- хазрат Яруллин.
20220507_08573020220507_090857 20220507_092343
Региональное духовное управление мусульман Самарской области.
***

Җиңү көне алдыннан, 7 майда, региональ Диния нә­за­рәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин һәм бер төркем мө­селманнар “Хәтер бакчасы” (“Сад памяти”) халыкара ак­ция­сендә кат­наштылар. Быел Самараның “Солидарность Са­мара Арена” стадионы янында унбиш яшь юкә ага­чы утыр­тылды. Үсентеләр Алек­сеевка питомнигыннан ки­те­рел­гән иде.

Халыкара “Хәтер бакчасы” акциясе беренче тапкыр 2020 елда, Бөек Җиңүнең 75 еллыгында башланып, сугыш елларында һәлак булган 27 миллион корбаннар истәлегенә 27 миллион агач утырту максаты куелган иде. Ул вакытта акциядә Россиянең 85 регионыннан 300 мең кеше катнашты. Чит илләр дә бу масштаб­лы акциядән калмадылар, су­гыш корбаннарының истә­ле­ген сак­лау инициативасын кү­тәреп ал­дылар. Президент Владимир Путин да Ржев мемориалындагы Совет солдаты һәйкәле янында үз агачын утыртты.

Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулган 2021 елда акция тагын да күләмлерәк булып узды. Хезмәт даны казанган шәһәрләрдә һәм Бөек Ватан сугышының истәлекле урыннарында, Соңгы кыңгырау тантаналарында мәктәпләрдә һәм халык офицеры Василий Лановой истәлегенә Герой-шәһәр Севастопольдә һәм Брестта яшел аллеялар барлыкка килде.

“Хәтер бакчасы” акция­се быел да дәвам итә. Рос­сия­­леләрнең күбесе масса­кү­ләм чараларда катнашалар, икен­челәре үз бакчаларында утырткан агач үсентеләрен #СадПамятиДома картасына кертәләр, балалар рәсем ясап сайтка җибәрәләр һәм шак­тыйларының хезмәте хуплау табып, бүләкләнә дә.

- Без ел саен агачлар утырту акциясендә катнашабыз. Бу бик тә хәерле эш, чөнки без утырткан агачлар киләчәк буыннар өчен калачаклар һәм яхшы кешеләргә күләгә булып хезмәт итәчәкләр, дип ышанабыз. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә мондый фикер бар: кеше дөньядан киткәч тә әле аның тормыш китабы ябыл­мый. Хезмәт җимешләре дөньяда булган кадәр савабы килеп торачак. Бүгенге эшебез – шә­һәребез, өлкәбез өчен, ди­мәк, киләчәк буын кешеләре өчен дә, — дип йомгаклады ак­циядә катнашу сәбәбен мөф­ти Талип хәзрәт Яруллин.

 

Данияр СӘЙФИЕВ.

Автор фотосурәте.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 521

Комментирование запрещено