Үткән елның көзендә һәм менә бу көннәрдә Минегалимов Искәндәр хәзрәт һәм даими намазга йөрүче Мамин Наил әфәнде Камышлы авылының Жилгородок бистәсендәге мәчет йортына җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары утырттылар.
Гыйбадәт йорты бакчасында сигез төп алма агачлары, шулай ук берничә төп ирга, слива, чия агачлары һәм күп кенә җиләк-җимеш куаклары тамыр җибәрәчәк, ин шә Аллаһ.
Киләчәктә бу бакча азан тыңлап үскән тәмле алмалары, чияләре, кура җиләкләре, крыжовниклары, иргалары, хуш исле карлыганнары, сливалары белән авылдашларыбызны сөендерер, дип өметләнеп калам.
Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.
Камышлы авылы.
Просмотров: 499