В селе Алькино прошёл творческий фестиваль «Халкым минем-2022» / “Халкым минем — 2022”

vRVz8i8ye9uyGU0cQyXnUUDz1kp8R79EHd3HB8VGS0jOJi09aobtWz2fNoe1Q-RTGY-ruzbh0GkNNpBouxd36cc914 мая 2022 года в ЦСДК села Алькино прошел татарский областной творческий фестиваль «Халкым минем» («Мой народ»).

Фестиваль «Халкым минем» стал одним из значимых событий в жизни не только села Алькино, но и для татар Самарской области. Каждый год тематика фестиваля меняется. В этом году фестиваль стал областным и посвящен Году культурного наследия народов России.

В фестивале приняли участие самодеятельные творческие коллективы из м.р. Похвистневский, из Кошкинского района, республики Башкортостан. Во время подведения итогов членами жюри был проведён «Открытый микрофон», где каждый желающий мог выступить на сцене со своим музыкальным номером. После подведения итогов фестиваля состоялась церемония закрытия и награждения участников фестиваля.

По итогам фестиваля участники заняли следующие места:

  • Фольклорный коллектив «МИРАС» Алькинский ЦСДК м.р.Похвистневский – 1 место.
  • Фольклорный коллектив «ШАТЛЫК» Мочалеевский ЦСДК – 2 место.
  • Фольклорный коллектив «Туймазы мэрджэннаре» г.Туймазы Республика Башкортостан – 2 место.
  • Фольклорный коллектив «МАНСУР» Новомансуркинский СДК м.р.Похвистневский – 3 место.
  • Семейный дуэт Насыровы Руфина и Румиль с.Новое-Фейзулово м.р.Кошкинский – 3 место.


Мы поздравляем участников с заслуженной победой и желаем им творческих успехов!

cUGVZ6-wcAYsFe6tZuM5BMIDyXeR5SwfwmAHP2K3qQcXXtnSdp7T26wjRsQ5TtobB4lvWou05P9NyMTY9PkE2YvGeHWDO6J3D1EinreOywR6W__5hayD0GFUodpBW0PanKWZSsCvaetwsXGsoFdf7ieEkGZvSO8KWKLc-scUsQnmHNrY HkYiR4fnyzqOmlhQG1xttgiVyLPXpQaTVEkkEi5_0IthCK8GGLayz_xknxCkdX26u79QqxxrfxUROfyC_LzpaLJf hydJQ5DhHXrNQs1TmShgTbgaS9R4v8rVvGx7OWKpkMm5BcybFz-bpGb2E19EqbKvQbzdLZPBlnA9B_5ZkpX6mOgf Oe6UK9G5iWXW9evYqassNwhFaQiLIAS2rEZO1g-nTpQ11XEGGlucyfuiSDIQavCKDrIvhtoeaI679DrS9eG1tPNE vRVz8i8ye9uyGU0cQyXnUUDz1kp8R79EHd3HB8VGS0jOJi09aobtWz2fNoe1Q-RTGY-ruzbh0GkNNpBouxd36cc9

Администрация сельского поселения Алькино.

Похвистневский район.

***

14 майда Похвистнево районы Гали авылы Мәдәният йортында 14 тапкыр «Халкым минем» дип аталган өлкә күләмендәге татар милли мәдәният фестивале узды.

Татар иҗатын үстерүгә, милли гореф-гадәтләрне саклап калуга юнәлдерелгән фестиваль быел Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган иде.

Чара гадәттәгечә, фестивальгә нигез салучы, укытучыларны, мәдәният хезмәткәрләрен, җәмәгать оешмаларын үз тирәсенә туплап, район “Туган тел” оешмасын югары дәрәҗәгә күтәргән акыллы, энергияле, оештыру сәләтенә ия булган, моннан биш ел элек бакыйлыкка күчкәнРәсих Мөҗәһит улы Латыйповны искә алудан башланды.

«Халкым минем” иҗат фестивале Гали авылы халкы өчен генә түгел, Самара өлкәсендә һәм тирә-як регионнарда яшәүче татарлар өчен дә бик әһәмиятле вакыйгага әверелде. Һәр елны фестивальнең тематикасыда үзгәрә бара. Быелиҗадибәйгедә Похвистнево, Кошки районнарының татар авыллары иҗади коллективлары, Башкирия Республикасыннан килгән кунаклар катнашты, ә фестиваль татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре темасына багышланган иде.

Үзешчән сәнгать төркемнәренең чыгышын «Туган тел” татар мәдәни-агарту җәмгыяте әгъзасы Зөлфим Назахутдиновна Аслгәрәева (пишется именно так, проверила в инете), «Туган тел” татар мәдәни-агарту җәмгыяте рәисе Камил Бәкер улы Исхаков һәм жюри рәисе Самара өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәл Арслан кызы Гусарова бәяләделәр.

Тамашачылар хозурына “Киез кату», «Кич утыру йоласы»,  «Беренче буразна бәйрәме»,«Бәбәй котлау йоласы» кебек онытылып барган йолаларның театральләштерелгән күренешләре тәкъдим ителде. Бәйгедә катнашучы номерлардан тыш Башкортстан Республикасыннан «Туймазы Мәрҗәннәре” фольклор ансамбленең, Кошки районыннан килгән күп төрле конкурслар лауреаты Румил Насыйровның, Башкортстан Республикасыннан Тахлилә Гузинаның, Яңа Мансур авылыннан Алия Ильясованың чыгышлары да бәйрәм кунакларының күңеленә хуш килде. Талантлы артистларга кушылып, җырлашып-моңланып утырган арада жюри әгъзәлары нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләрне атарга әзерлекләрен белдерделәр. Шулай итеп, беренче урын — Гали авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “МИРАС» фольклор коллективына бирелде. Башкортстан Республикасы Туймазы шәһәреннән килгән “Туймазы мәрҗәннәре» фольклор коллективы (худ. җитәкчесе Равия Зөлкәрәм кызыФәрхитова) һәм Похвистнево районы Мәчәләй авылы мәдәният йортының  «ШАТЛЫК» фольклор коллективы (худ.җитәкчесе Жанна Арслан кызы Әмирова) икенче урынны бүлештеләр. Ә Похвистнево районы Яңа Мансур авылы мәдәният йорты оештырган “МАНСУР» фольклор коллективы (худ.җитәкчесе Рәшидә Равил кызы Фәйрушина) һәмКошки районы Яңа Җүрәй авылыннан Руфинә һәм Румил Насыйровлар гаилә дуэты өченче урынга лаек булдылар.

“Туган тел” район татар мәдәни — агарту җәмгыяте рәисе Камил Бакер улы Исхаковка,  фестивальне оештыруда катнашкан һәм ярдәм иткән якташларыбызга шундый күркәм бәйрәм өчен зур рәхмәт белдерәбез. Исән-имин булып, алдагы елларда да очрашырга насыйп булсын!

IMG-20220514-WA0002IMG-20220514-WA0003 IMG-20220514-WA0004 IMG-20220514-WA0005 IMG-20220514-WA0010 IMG-20220514-WA0011

Раилә АСЫЛГӘРӘЕВА, Гали авылы мәдәният йорты җитәкчесе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1056

Один комментарий

  1. Гульсиня Ясабиева (Гарифуллина) в пишет:

    Гомер-гомергә уңган-булганлыгыгыз белән дан тоттыгыз, якташларым. Кашык-аяк та ясадыгыз, бар табигать әле йокыдан да уянмаганда, иртә яздан тирә-як өлкәләргә кадәр барып җитеп, аларга кыяр-помидор авыз иттердегез. Тутырма, тозлы карбыз, ысланган казылык — саный китсәң … Нигә тотынсагыз, шуны сыйфатлы итеп, җиренә җиткереп эшләдегез. Торган җирегез — осталарыгызның визит карточкасы, үзегезнең йөз күрсәткече. Иң әһәмиятлесе — атаклы мәдрәсәгез халыкны хак юлга өндәү, юнәлтү, дини вазифалар башкару максатыннан тирән белемле хәзрәтләр әзерләүдә зур өлешен кертте. Яши дә, матур итеп күңел ача да беләсез. Рәхмәт сезләргә, галилеләр!!! Мактаулы эшләрегез давамлы булсын.