В Самарской области прошла научная конференция к 700-летию Саифа Сараи / Камышлы авылында Сәиф Сараиның 700 еллыгына багышланган фәнни конференция узды

b2b8f666e6334c3951480914c5982361В селе Камышла Самарской области прошла научная конференция к 700-летию со дня рождения золотоордынского поэта Саифа Сараи.

Межрегиональную конференцию «Чтения Саифа Сараи 2022» организует Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ совместно с администрацией Камышлинского района и Всемирным конгрессом татар. Хотя место рождения выдающегося поэта своего времени Саифа Сараи доподлинно неизвестно, ученые связывают его с Камышлинским районом.

«Место рождения Саифа Сараи точно назвать трудно. Речь идет о 700-летней истории. Государства Золотая Орда уже не существует. Архивные документы того времени не сохранились. На основе упомянутых в произведениях Саифа Сараи воспоминаний, археологических трудов, можем предположить, что поэт родился в местности Камышла Самарской области. Одним из первых эту мысль озвучил уже покойный археолог Равиль Фахрутдинов», — отметил в своем выступлении кандидат исторических наук, руководитель Центра исследований Золотой Орды и татарских ханств им. М.А.Усманова Института истории им. Ш.Марджани АН РТ Ильнур Миргалеев.

Саиф Сараи известен как поэт Золотой Орды, а нынешняя Самарская область, территория Поволжья были основными землями этого государства.

Профессор Казанского федерального университета Хатип Миннегулов изучил творчество Саифа Сараи и в 1999 году издал его произведения на татарском языке «Гөлестан бит-төрки» и «Ядкәр-намә».

«Точные место и дата рождения Саифа Сараи неизвестны. В одном из своих стихотворений он пишет, что родился в Камышлах, учился в столице Золотой Орды Сарае, и там же обрел известность как поэт, позже жил в Египте. В нашей стране топонимов со словом „камыш“ несколько, однако ученые связывают его с тем из них, что находится в Поволжье, то есть с селом Камышла Самарской области», — сказал Хатип Миннегулов.

Ильнур Миргалеев напомнил о важности изучения и популяризации творчества Саифа Сараи. Камышлинский район вносит свой вклад в эту работу. По мнению историка, необходимо в будущем исследовать археологию Камышлов. Ученые Института истории предлагают начать с изучения эпитафических памятников. После конференции двое сотрудников института остаются для изучения старинных надгробных камней, рассказал Миргалеев.

tatar-inform.ru

***

Сараи әсәрләрендә телгә алынган истәлекләргә, археологик хезмәтләргә нигезләнеп, галимнәр шагыйрьнең Самара өлкәсе Камышлы җирлегендә дөньяга килгәнен фаразлый.

Кичә Самара өлкәсе Камышлы авылында Алтын Урда шагыйре Сәиф Сараиның 700 еллыгына багышланган фәнни конференция узды.

«Сәиф Сараи укулары — 2022» дип аталган төбәкара конференцияне Камышлы районы администрациясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештыра. Үз чорының бөек шагыйре булган Сәиф Сараиның туган урыны төгәл билгеле булмаса да, галимнәр аны Камышлы районы белән бәйли.

«Сәиф Сараиның туган урынын төгәл әйтүе кыен. 700 еллык тарих турында сүз бара. Алтын Урда дәүләте инде юк. Ул чорның архив документлары сакланмаган. Сәиф Сараи әсәрләрендә телгә алынган истәлекләргә, археологик хезмәтләргә нигезләнеп, без шагыйрьнең Самара өлкәсе Камышлы җирлегендә дөньяга килгәнен фаразлый алабыз. Беренчеләрдән булып бу фаразны мәрхүм археолог Равил Фәхретдинов әйткән иде», — диде үз чыгышында Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев.

Сәиф Сараи Алтын Урда шагыйре буларак мәгълүм, ә хәзерге Самара өлкәсе, Идел буе төбәкләре территориясе Алтын Урда дәүләтенең төп җирләре булган.

Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов Сәиф Сараиның иҗатын өйрәнеп, «Гөлестан бит-төрки» һәм «Ядкәр-намә» әсәрләрен 1999 елда татар телендә җыентык итеп дөньяга чыгарган.

«Элеккеге әдипләрнеке кебек үк, Сәиф Сараиның да төгәл туган көне һәм урыны билгеле түгел. Үзенең бер шигырендә ул Камышлы йорт илендә туып, Алтын Урда дәүләтенең башкаласы Сарай шәһәрендә белем алганын, Сарайда шагыйрь булып танылганын, соңрак Мисырда яшәгәнен яза. Безнең илдә камыш сүзе булган урыннар берничә, ләкин галимнәр аны Идел буендагы, ягъни Самара өлкәсендәге Камышлы белән бәйли», — диде Хатыйп Миңнегулов.

Илнур Миргалиев Сәиф Сараины күтәрергә кирәклегеген әйтте. Камышлы районы бу эшкә үз өлешен кертә. «Сәиф Сараи укулары — 2022» дип аталган төбәкара фәнни конференциянең Камышлы авылында узуы Сәиф Сараиның исемен әлеге җирлек белән бәйләргә омтылуны күрсәтә.

Тарихчы киләчәктә Камышлының археологиясен өйрәнергә кирәк дигән фикер җиткерде. Мәрҗани исемендәге Тарих институты әлегә эпиграфик һәйкәлләрне өйрәнүгә керешә. Конференциядән соң биредә ике галим кабер ташларын өйрәнергә кала.

 tatar-inform.tatar

 

Просмотров: 554

Комментирование запрещено