
Гөлия Мусина (сулдан уңга), Анатолий Нуждин, Кадрия Фәтхуллова, Владимир Пылев, Илгиз Халиков, Радик Газизов һәм Ленар Сабиров
Анам теле – телләр теле,
Милләтемнең бердәнбере.
Син булганга без дә исән,
Син булганга без дә тере.
Фәнис Яруллин.
Билгеле булганча, шушы көннәрдә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе үзенең 25нче туган көнен бәйрәм итә. 16 майда “Заря” мәдәният сарае сәхнәсендә бәйрәмнең тантаналы өлеше гөрләп үткән булса, 17 майда Самара өлкәсенең “Профессиональ белем үстерү институты” дәүләт автоном учреждениесе бинасында “Күпмилләтле шәһәрдә туган телебезне саклау һәм үстерү” дип аталган региональ фәнни-практик конференция үткәрелде. Әлеге чарада Казан кунаклары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара бүлек җитәкчесе Гөлия Мусина, Казан федераль университеты укытучысы Кадрия Фәтхуллова, Казанның 2 санлы гимназиясе директоры Рамил Гайнуллин, “Яктылык” мәктәбе укытучылары һәм директоры Радик Газизов, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ленар Сабиров, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Эльмира Шәвәлиева катнаштылар. Читать полностью →