Гыйбадәтханәләр архитектурасы

Безымянный.png555Бу ел башында Самарада берничә яңа китап басылып чык­ты. Шуларның берсе – “Самара губернасындагы гыйбадәтханәләр архитектурасы” дип атала. Анда XIX гасырның икенче яртысы — XX гасыр башына караган корылмалар урнаштырылган. Китап-альбомны Самара өлкәсенең Үзәк архивы хезмәткәрләре басмага әзерләгәннәр һәм 300 данә тираж белән бастырып чыгарганнар.

Әлеге басманы тиңсез дип атарга да була. Андагы материаллар өлкәбезнең күп­кон­­фес­сиональле, бөтен дин­нәр­нең һәм милләтләрнең дә дус һәм тату булуын дә­лил­ли. Са­мараның кабатлан­мас ар­­хитектурасын төрле стиль­ләр­дә төзелгән православ храм­нары, католик һәм лютеран чир­кәү­ләре, мәчетләр һәм си­­на­­го­га­лар бизи.

“Самара губернасы, чыннан да, үзенчәлекле регион. Биредә гасырлар буе үзләренең тел­лә­рен, культураларын һәм дин­нәрен саклап, төрле милләт ха­лыклары яши. Алар туган­даш халыклар булып яшә­гән­лектән, Самара губерасы баш­каласының архитектура­сы да бай һәм күпкырлы булып кү­ренә”, — дип яза кереш сү­зен­дә губернатор Дмитрий Азаров.

Туган як тарихчысы Шамил Галимов та, бу китапны туплау эшендә катнашып, өлкә авылларында сак­ланган борынгы мәчетләрнең проектларын китапка кертүдә булышкан. Камышлы районының Иске Ярмәк авылында — 1902 елда, Кошки рай­онының Иске Фәйзулла авылында — 1890 елда, Похвистнево районының Яңа Мансур авылында — 1904 елда, Шенталы районының Денис авылында — 1909 елда, Самара шәһәренең хәзерге Алексей Толстой урамында 1891 еллар тирәсендә салынган мәчетләрнең проектлары һәм рәсемнәре, кайбер­ләренең фотосурәтләре һәм тарихы да китап-альбомга кер­телгән.

Китапны төзүчеләр әлеге басма альбом белгечләргә — архитек­торларга, тарихчыларга, мәдә­ният хезмәткәрләренә генә тү­гел, туган як тарихына битараф булмаган башка якташларыбызга да кызыклы булыр, дип өметләнәләр.

Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 525

Комментирование запрещено