Самарадан Фәрзәнә Мәхмүтова: Татар яшьләре көннәре — мәдәни традицияләрне саклау үрнәге

090500b6b2d2878127058555dc062279«Яңа танышулар булгач, эшләрне дә төбәкләрдә бергәләп башкарып чыгып була», — диде катнашучы.

Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыятенең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Фәрзәнә Мәхмүтова фикеренчә, XXXII Татар яшьләре көннәре мәдәни традицияләрне саклау ягыннан үрнәк булып тора.

«Татар яшьләре көннәре – минем өчен татарлыкны истә калдыру чарасы. Чөнки бу эшне төбәкләрдә башкару күпкә авыррак. Ел саен нинди дә булса үзгәреш сизәм, чөнки яңа кешеләр очратам. Яңа кешеләр ул – яңа хисләр. Яңа танышулар булгач, эшләрне дә төбәкләрдә бергәләп башкарып чыгып була», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, узган ел алар Самара өлкәсе «Туган тел» оешмасында проект тәкъдим иткән булганнар. «Нәтиҗәдә, грант оттык. Хәзерге вакытта проектны тормышка ашырабыз. Оешма 1989 елда барлыкка килә, ә без аның эшен алып барырга тырышабыз. Татар яшьләре көннәренә килеп, Самараның иң актив яшьләре белән танышып, туган якка кайтабыз да зур эшләр башкарабыз», — диде ул.

Фәрзәнә Мәхмүтова Татар яшьләре көннәрендә 2018 елдан бирле катнашуын әйтте. «Беренче тапкыр өч яшемдә әти-әнием белән килгән идем. Фотоларга карап, хисләнеп, үскәч янәдән килергә булдым. Әтием Татар яшьләре көннәрендә иң беренче катнашучыларның берсе булган. Әле дә хәтердә, Самарадан килгән кешеләр бер-берсе белән танышып, туган якка кайтып, йөрешә иделәр. Татар яшьләре көннәрендә танышкан абый-апаларның инде балалары да бар», — диде активист.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 583

Комментирование запрещено