Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы, танылган фотохәбәрче Әнәс Насыйбулла улы МИНГАЛИЕВка — 65 яшь!
Фотосурәтләр тормышыбыздагы вакыйгаларны, якын кешеләребезне, табигать күренешләрен саклыйлар. Альбомны актарып утырганда хатирәләргә чумасың, үткәндәге матур көннәрне исеңә төшерәсең, кайчандыр күңелне дулкынландырган хисләрне яңадан кичерәсең…
“Яхшы сыйфатлы фото нинди булырга тиеш?” — дип сорасалар, мин: “Җанлы, сюжетлы”, — дип җавап бирер идем. Нәкъ менә шушындый сурәтләр төшерүче фотограф Насыйбулла угылы Әнәс Мингалиев бу турыда: “Фото бер карарлык кына түгел, ә кабат-кабат әйләнеп карарлык булырга тиеш”, — ди.
Самар татарлары арасында Әнәс абыйны белүчеләр күп. Милли һәм дини чаралар, бәйрәмнәр булсынмы, татар туйлары, юбилейлары булсынмы – ул, ялт-йолт китереп, фотога төшереп йөри. Шәһәребезнең татар гәҗитәләрен, сайтларын да еш кына аның тирән мәгънәле сурәтләре бизи.
Әнәс әфәнде үзе турында тыйнак кына: “Мин профессиональ фотограф түгел бит, барысына да үзлегемнән өйрәндем”, — дисә дә, аның фотолары һөнәрмәнднекеннән бер дә ким түгел. Киресенчә дә әле, чөнки ул татар милләтенең үзенчәлекләрен, татар тормышының нечкәлекләрен күрсәтә белә, һәр фотосын бөтен күңелен биреп, төптән уйлап төшерә. Шуңа күрә дә аның сурәтләрендә ниндидер серлелек яшеренгән, әйтерсең лә кешеләрнең йөзендә аларның эчке халәте чагыла, табигать күренешләрендә кошлар да канат кага, яфраклар да селкенә, болытлар да йөзеп бара, елга да дулкынлана…
Менә инде 47 ел буена фотоаппаратын кулыннан төшермәгән милләттәшебез белән серләшеп утырдык.
- Әнәс абый, фотосурәткә төшерү белән ни рәвешле мавыгып киттегез?
- Фотолар белән балачактан кызыксына башладым. Элек һәрбер өйдә диярлек диварларда рамкага куелган сурәтләрне күрергә була иде бит. Безнең әти дә гаилә архивындагы фотоларны элгән иде. Мин шуларга озаклап сокланып карап торам да: “Эх, минем фотоаппаратым булса икән!” – дип хыялланып куям.
Гомумән, кечкенәдән иҗатка мөкиббән мин. Рәсем яхшыясый, лобзик белән фанердан хәрефләр кисеп, биология кабинет бизи идем.
Аннары шулай, фанердан бизәкләр кисеп, фоторамкаларны бизи башладым.
Ул вакытта Тупли авылыбызда фотоаппарат берничә кешедә генә бар иде. Алар фотога төшереп йөргәндә кызыгып кала идем.
Шулай ук шәһәрдән кайтып йөрүче дустым Мансурның фотоаппараты бар иде. Мин, мәктәпне тәмамлап, Самарга укырга килгәч, бик еш аларга кунакка барып йөрдем. Мансур белән бер-беребезне, якыннаыбызны, иптәшләребезне төшерәбез.
Шулай әкрен генә фотога төшерү серләренә, пленканы яктыртырга да өйрәнеп киттем.
- Иң беренче фотоаппаратыгызны хәтерлисезме?
- Армиядән кайтып, эшкә урнашкач, үземә “Смена-8М” фотоаппаратын сатып алдым. Шатлыгым эчемә сыймады! Шуннан бирле инде кулымнан фотоаппарат төшмәде, дип әйтергә була. Өйләнеп, балалар туды – аларның үскән мизгелләрен, тәпи йөреп киткәннәрен төшерәм. Идел буенда табигать күренешләрен тасвирлыйм. Туганнар, дуслар – берсе дә калмый.
Технологияләр үзгәрә тора бит, фотоаппаратларны тагын да заманчаракларына алмаштыра бардым. Бөтенесе дә пленкага төшерә торганнар. Хәзер бит инде рәхәтләнеп цифрлы фотоаппарат белән эшлибез.
- Махсус курсларда белем алмыйча, ничек шулай оста итеп төшерәсез икән, Әнәс абый?
- Мин бит фотога төшерү буенча бик күп китаплар укыдым һәм әле дә укыйм. Даими рәвештә бу өлкәдә гыйлемемне камилләштерәм. Ансыз булмый, технологияләр дә, техника да үзгәрә тора, яңа ысуллар барлыкка килә. Заманадан артта калырга ярамый.
Аннары мин “Бердәмлек” гәҗитәсендә фотохәбәрче булып эшләгәндә бик күп нәрсәгә өйрәндем, тәҗрибә тупладым.
Гәҗитәгә тирән мәгънәле, сюжетлы, эчтәлекле сурәтләр кирәк бит. Шушы юнәлештә белем туплый башладым, махсус китаплар укыйм, монысын ничегрәк, тегесен ничегрәк төшерергә кирәк икән, дип, башка басмалардагы хәбәрчеләрнең фотоларын карыйм. Баш мөхәррир Рәфгать Әһлиуллин, ул вакытта “Бердәмлек”тә эшләгән Шамил Галимов, Исхак Апанаев үз киңәшләрен бирәләр.
Редакциядәге иң беренче фоторепортажым туган авылым Туплидә Таш мәсҗидне ачу тантанасыннан булды. Барысына да ошаган иде.
Шулай осталыгымны камилләштерә тордым.
Шунысын да яхшы хәтерлим – бервакыт журналист Минзакир абый Нуретдинов белән “Кызыл йолдыз” тегү фабрикасына бардык. Анда Франция заказы буенча ир-ат кәчтүмнәре тегәләр иде. Минзакир абый әңгәмә ала, мин фотога төшерәм. Гәҗитә чыккач, минем шушы сурәтләрне “Волжская коммуна”, “Волжская заря” гәҗитәләрендә эшләүче фотохәбәрчеләргә үрнәк итеп күрсәткән булганнар. Бу мине тагын да канатландырып җибәрде, әлбәттә.
Тора-бара фотоларны эшкәртергә дә өйрәндем. Хәзер Фотошоп һәм башка программаларда моның өчен мөмкинлекләр бик күп.
- Фотосурәтләрне елның кайсы фасылында ясау отышлы?
- Һәр фасылның үз яме бар. Җәен – ул яшеллек, төрле төсле чәчәкләр, кояшта ялтыраган елга дулкыннары. Кыш кар көртләре, авылларда төтен чыгып торган морҗалы йортлары, чаңгы эзләре белән матур. Язын — агачлар бөреләнгән, сыерчыклар оя корган, гомумән, бөтен табигать йокыдан уянган мизгелләр. Көз исә алтын яфраклары, җылы якларга китеп барган кошлар төркеме белән ямьле.
- Иң яраткан жанрыгыз нинди?
- Мин бер юнәлештә генә эшләмим. Портретлар ясарга да, табигать күренешләрен төшерергә дә яратам. Татар чараларыннан фоторепортажлар аерым урын алып торалар.
- Сезнең сурәтләрне җанлы, дип атарга була. Моңа ничек ирешәсез?
- Фотога төшерү кагыйдәләре, таләпләреүтәлгәндә сурәтләрнең сыйфатлы килеп чыгуы аңлашыла ки, ә менә аларныҗанлы итү өчен, күңел җылысын бирү, бу эшне яратып, ихластан башкару кирәк.
Фотога төшергәндә мин иң алдан әлеге сурәт аша нәрсә күрсәтергә, кешеләргә нәрсә җиткерергә теләгәнемне уйлыйм.
Әйтик, татарны төшерәсең икән, бу милләтнең үзенчәлеген ассызыкларга, башка халык вәкилләрен төшерәсең икән, аларның аерылып торган якларын күрсәтергә кирәк.
- Чын фотограф нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, дип саныйсыз?
- Фотографка берникадәр дәрәҗәдә рәссам булырга кирәк, дип саныйм. Шулай ук ул, кешенең матур якларын күреп алып, шуларны ассызыкларга тиеш. Ә кимчелекләрен, киресенчә, яшерергә.
Аннары, монысын кабатлап әйтәм, сурәтең аркылы кешеләргә нәрсә җиткерергә теләгәнеңне алдан уйларга кирәк.
Мин үзләштергән китаптан шундый сүзләрне китерәсем килә: “Әгәр дә фотограф кешеләрне сурәткә төшәргә озак әзерли, үзләрен, болай бас, башыңны теге якка бор, дип җәзалап бетерә икән, димәк, ул – чын фотограф!”
- Архивыгызда иң яраткан фотоларыгыз бармы?
- Тарихи сурәтләрне яратам. 20, 30, 40 ел элек төшергән фотоларымны карап, хатирәләргә чумам, ул вакыттагы вакыйгаларны, кешеләрне исемә төшереп, хисләремне яңартам.
Ә болай, әгәр дә сурәтләрем аша теләгәнемне күрсәтә алдым икән, аларның барысы да күңелгә якын.
- Үзегезгә ошамаган фотоларыгыз буламы соң?
- Әлбәттә инде, ошамаганнары да булгалый. Эшләмәгән кеше генә ялгышмый бит ул.
- Шунысы кызык – үзегез фотога төшәргә яратасызмы?
- Яратам. Бигрәк тә армиядә хезмәт иткән чакта сурәткә күп төшә идем. Ә хәзер күбесенчә кадр артында калам, мине төшерүче юк (көлә). Шуңа күрә фотоларым да алай күп түгел.
- Сезнеңчә, теләсә кем фотограф була аламы яисә моңа Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләт кирәкме?
- Иң беренче – теләк кирәк, дип уйлыйм. Аллаһы Тәгаләдән аерым сәләт бирелсә инде, тагын да яхшырак, әлбәттә. Хәзер атлаган саен фотографлар. Яше-карты телефонга төшерә. Әмма күпләре төптән уйламыйча, кагыйдәләрен, хәйләләрен белмичә сурәт ясый бит. Әгәр дә кеше чын фотограф булырга тели икән, бу эшкә өйрәнергә, белем тупларга кирәк.
- Фотога төшерү күңелегезгә нәрсәсе белән якын?
- Бу миңа рәхәтлек, күңел тынычлыгы бирә. Кешеләргә сурәтләрен бүләк итеп, үзләрен шатландырырга яратам. “Әнәс, нинди матур килеп чыккан!” – дип, рәхмәт әйтүләре мине илһамландырып җибәрә.
- Әнәс абый, сез бер татар чарасын да калдырмыйсыз. Алай гына да түгел, менә инде ничәмә еллар милли хәрәкәтебез тарихын үз фотоларыгызда теркәп барасыз. Архивыгыз күләмле инде. Милли җанлылык сезгә кайдан килде икән?
- Милли җанлылык сыйфатын миндә күбрәк әтием тәрбияләде. Ул һәрвакыт үз милләте белән горурланып, татарлар белән аралашып, дус булып яшәде. Кечкенә чагымнан мине туганнарыбызга, дусларына ияртеп йөри иде.
Аннары бит инде татар авылында, ана телендә сөйләшеп үстем. Мәктәптә татар теле, әдәбияты дәресләрен укыдым. Татар язучыларыбыз, шагыйрьләребезнең иҗатын яратып үзләштердем. Клубта татар концертлары үтә иде.
Әти-әни татар кызына гына өйләнергә кирәклеген әйтеп килделәр.
Шуларның барысы да кечкенәдән канга сеңеп калган.
Архивка килгәндә исә, инде күп еллар татар милли хәрәкәтенә кагылышлы фотосурәтләрне җыеп барам. Аларны яшь буынга тапшырып калдырасым килә. Күп еллар узгач, бу әһәмиятле тарихи кадрлар булачак бит!
- Сезнеңчә, Самар татарларының киләчәге бармы?
- Бу сорауга җавап бирүе авыр миңа. Әгәр дә үзара бердәмлек булса, ата-аналар балаларына сабый чактан татар телен, гореф-гадәтләребезне өйрәтсә, нарасыйлар ана телләрен яратса, аңарда сөйләшсә, һәр татар кешесе милли үзаңын үстерү өстендә эшләсә, катнаш никахлар булмаса, “әйе”, дип төгәл җавап бирә алыр идем.
Ә бүгенге көндә, кызганычка, күп татарлар үз телләрен кирәксенмиләр, балаларына өйрәтмиләр. Ә бит тел бетсә, халык бетә.
Хәзерге күп татар яшьләренең ана телен белмәүләренә йөрәк сыкрый минем. Хәтта авыл урамнарында авыз тутырып урысча сөйләшеп йөргән малайлар, кызларны күрергә була. Күп әти-әниләр нарасыйларына туган телне өйрәтүне кирәк, дип тапмыйлар. Әле киресенчә: “Ул аларга тормышта нәрсәгә ди? Укырга кергәндә дә, эшкә урнашканда да ана телеңне беләсеңме, дип сорамаячаклар бит. Мәктәптә башка предметларны үзләштерергә дә комачаулый”, — диләр. Шундый фикер йөртүче “татарлар” шуны аңламыйлар – ана теле комачауламый, ә, киресенчә, башка телләрне өйрәнүдә ярдәм итә әле.
Барысы да үзебездән тора. Безгә әллә кем булыша алмый. Телебезне, милләтебезне саклап калу – бары тик безнең кулда.
Аннары шуны да өстәп әйтәсем килә – дин белән милләт, тел бик тыгыз бәйләнештә тора. Мәсҗидләргә йөреп, татарча вәгазьләр тыңлыйбыз, анда милләттәшләребез белән очрашып, ана телендә аралашабыз. Татар телендә язылган догаларны өйрәнәбез. Шуңа күрә дини кешегә туган телендә сөйләшүе җиңелрәк. Ана телен яхшы белүчегә динебезне өйрәнүе уңайрак, дип уйлыйм.
- Тормышта кемнәрдән үрнәк аласыз?
- Минем өчен гомер буе Шамил абый Баһаутдин – үрнәк. Ул – чын милләтпәрвәр. Акыллы кеше. Аның белән бер сөйләшеп утыруы – үзе бер вәгазь.
Шулай ук Равил абый Яһудин милли хәрәкәттә җан-тәнен биреп эшләде. Мәсҗидләр төзүгә, аларны торгызуга зур өлеш кертте.
Соклануга һәм мактауга лаеклы шәхесләр!
- Әнәс абый, дингә ничек килдегез?
- Исламга мәхәббәт кечкенәдән сеңгән. Балачактан авылыбызда моңлы азан тавышларын ишетеп, тәравих Намазларына йөреп, әби-бабайларның гыйбадәт кылганнарын күреп, әбием өйрәткән догаларны укып үстем.
Әти-әниләр мәҗлесләр үткәрәләр, корбаннар чалалар иде.
Тора-бара “Казан утлары” журналыннан гарәп әлифбасын өйрәндем. Аннары биш ай “Яктылык” базасындагы якшәмбе мәктәбендә Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән укырга өйрәндем. Остазыбыз Минәхмәт Сәгыйров иде.
Әлхәмдүлилләһ, Изге Китабыбызны яратып укыйм, күңел тартып тора.
Ай тагып йөреп кенә мөселман булмыйсың бит ул, шуңа күрә Ислам таләпләрен үтәп яшәргә тырышам.
- Аллаһы Тәгалә сезне төшләрегез аша кисәтермен, дигән. Төшләр күрәсезме? Алар сезне нәрсәдер турында кисәтәләрме?
- Әйе, күп тапкырлар төшемдә күргәннәрнең тормышка ашырылганы бар. Шулай да булгалый – берәр нинди хәл барлыкка килә дә мин аның инде кайчандыр булганлыгын аңлыйм. Һәм моның берникадәр вакыт элек төшемә кергәнлеген искә төшерәм.
- Сезнеңчә “бәхет” — нәрсә ул?
- Бәхетне төрле кеше төрлечә кабул итә бит. Кемгәдер бәхет – ул байлык. Кемгәдер – хыялларына ирешү. Минем өчен бәхет –сәламәтлек белән шушы яшемә җитүем, хатыным, балаларымның исән-сау булуы, туганнарым, дусларым, милләттәшләрем, диндәшләрем белән күрешеп аралашу.
Коръән укуым – олуг бәхет.
Иртән уянып, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләремне әйтеп, тормышымнан канәгать булып яшәү – зур бәхет.
- “Сәлам” гәҗитәсе турында фикерегезне ишетәсе килә.
Мин гәҗитне яратып, кызыксынып укыйм. Дини һәм дөньяви мәсьәләләрдә үзем өчен күп файдалы мәгълүмат туплыйм. Кайбер материалларны аерым җыеп барам.
Күршемдә үзбәкләр яши. Аларга да “Сәлам”не биреп торам. Басманы беренче мәртәбә күргәч, алар мәсҗидтә шундый гәҗитә чыгып килүенә гаҗәпләнделәр. Хәзер: “Әнәс-ака, безгә тагын алып кайт инде”, — дип сорап укыйлар.
- Кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт, Әнәс абый.
Миләүшә ГАЗИМОВА.
(“Сәлам” гәҗитәсе).
Просмотров: 671
Хөрмәтле Әнәс әфәнде!
Сезне олуг 65 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз!
Тормышыңның һәр мизгеле,
Тулып торсын бәхеткә.
Сәләмәтлек сиңа, озын гомер
Телим туган көнеңдә.
Хыялларың ашсын тормышка,
Тыныч булсын күңелең.
Янәшәңдә булсын дуслар,
Котлы булсын бәйрәмең.