
Гадәттә, безнең Камышлы районында бәйрәм чаралары алдан ук башлана. Менә быел да, бәйрәмчә бизәлгән район Мәдәният йорты балалар өчен ишекләрен 23 декабрьдә үк ачып җибәрде. Район чыршысының беренче кунаклары — Иске Ярмәк мәктәбе укучылары – олимпиадалар һәм төрле конкурслар җиңүчеләре Эмиль Шаһиев, Альмира Сәлахова, Тимур Гыйбадуллин, Аделина Гыйбадуллина, Азалина Сафиуллина, Рафаэль Абделвәлиев, Данис Рәфыйков, Әнвәр Ганниев, Гүзәл Пулатханова, Айнур Хәлиуллин, Софья Шәрәфетдинова, Эвелина Нурт-динова һәм Мария Якимова.Башта Матильда Брюновна, Кикимора, үлемсез Кащей, Су анасы, Шүрәле, Кыш бабай һәм Кар кызы балаларга Яңа ел әкияте күрсәттеләр. Шулай ук җыр-биюсез дә булмады. Кыш бабай белән Кар кызы гына шундый әкияти атмосфера булдыра алалардыр. Бигрәк тә барысы бергә чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнаганда күңелле була. Кыш бабай һәм Кар кызы белән фотога төшеп туйгач, һәр балага татлы бүләкләр тапшырылды.
Өйгә кайтканда да автобуста шау-шулы булды. Балалар район башлыгы кунакка дәшкәнгә бик куандылар, киләсе елда да тырышып укырга, җәмгыять, мәктәп чараларында катнашырга ният кылдылар, оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтергә дә онытмадылар.
Наилә БАДРЕТДИНОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 602