Бөртеген кибәгеннән аера алсалар иде

eEiyPvmFNxwTV0ztINaxHHbXUrNUpK6UqiiP-xZ5gqqr0AfKyDobhxTfRT9cXI1tYCplfwkEW1fJPVmYtgrIptjwФутбол буенча дөнья чемпионатыннан соң уйланулар

Менә тагын бер футбол чемпионаты тәмамланды. Россиянең бихисап футбол сөючеләре, Украинадагы сугыш турында да онытып, бер ай буе телевизор экраннарына ябышып, футбол бизгәге белән авырдылар. Мин үзем дә шундый ук футбол җене кагылган бер җан инде. Хәтта гомеремдә ике дөнья чемпионатын телевизордан гына түгел, стадион трибуналарыннан караган бәхетлеләрнең берсе.

Беренчесенә, 1994 елда Америка Кушма Штатларында узган чемпионатка юлламаны мин эшләгән “Тюменьбургаз” предприятиесе оештырган иде. Безнең транспорт оешмасыннан өч кеше Америкага бару бәхетенә иреште – механик ремонт мастерское мөдире, предприятие җитәкчесе һәм мин. Мине спорт ярышлары оештыручысы булганга гына алдылар инде. Хәтерлим, чемоданга салынган беренче әйберем – Россия аләме иде.

Безгә анда өч матчны карарга насыйп булды. Ләкин трибуналарда футбол карау бик үк уңай нәрсә түгел икән ул. Ерактан тупның кая очканын да күреп өлгереп булмый, кем бәргәнен дә ишетмисең. Барабаннар кагалар, һәр уңышны үкереп каршы алалар, сикерәләр, бииләр, маракас шалдырдаталар… Бигрәк тә гомереңдә беренче мәртәбә Җир шарының икенче ягында чит ил кешеләре белән бер эскәмиядә утырганда, ә яныңда гына Мексиканың кайнар канлы кызлары биеп торганда, футбол уен булып түгел, ниндидер тамаша булып истә кала…

Дөрес, без анда футбол гына карап утырмадык. Диснейлендка да бардык, урам спектакльләре, рыцарь турнирлары карадык, рестораннарда Италия, Корея кебек төрле милләт ашлары белән сыйландык, хәтта ковбой ризыкларыннан да авыз иттек.

Мин катнашкан икенче чемпионат Россиядә 2018 елда үтте. Себердә бергә эшләгән дусларым белән без, инде пенсионерлар, бу тамашадан ләззәт алу өчен җыелдык. Башта Түбән Новгородта узган матчны карадык, аннары бергәләшеп Самарага килеп, шул ук компания белән Россия — Уругвай уенын карадык. Футбол башланыр алдыннан 2-3 сәгать алдан халык, гаиләләрен дә ияртеп, Россия флаглары күтәреп, стадионга агыла башлый. Минем улым Руслан һәм оныгым Эмиль дә Яңа Уренгойдан ала футбол карарга кайтып төштеләр. Барыбызның да рухы күтәренке: безнең илгә, хәтта Самарага да футбол бәйрәме килүгә шатлану, көлешү, җырлашу тавышлары янымда сикергәләнгән оныгымның бер сүзен ишетергә дә бирми.

Дөрес, бу уенда безнекеләр оттырдылар һәм компаниябезнең кәефе шактый гына кырылды. Башыбызны салып стадионнан чыкканда, Уругвай җанатарлары ниндидер таныш җыр сузып җибәрделәр. Якынгарак килсәк, испан партизаннары җыры булып чыкты ул. Шул юк кына нәрсә – җыр, кинәт күңелебездә башка хисләр уятты. Без, шушы стадионда җыелган Җир шары кешеләре, футбол аша дуслаша, бер җырларны җырлый, бер-беребезне яхшырак аңлый алабыз бит, ләбаса. Үз илебездә, үз регионыбызда дөнья чемпионаты узуына, анда күп чит кешеләр килүенә, безнең тормышны да күреп китә алуларына шатлана идек.

Билгеле булганча, ул чемпионатта Россия финалның 1/8 этабына гына чыга алды, хорватлар тарафыннан җиңелде. Нинди генә исәп булса да, без бу уеннардан чын ләззәт алдык, ташып торган энергиябезне футболчыларга биреп калдырдык. Уйнасыннар, җиңсеннәр, дип теләдек, Россия – гел алга гына!

2022 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты спортның бу төре белән әллә ни кызыксынмаучы Согуд Гарәбстаны башкаласы Катарда узды. Ләкин ул мөселманнарның ныклы иманын, гореф-гадәтләргә тугры булуын күрсәтте. Бигрәк тә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына чыккан Катар әмиренең сүз башында “Хөрмәтле дуслар” яисә “Хөрмәтле футбол сөючеләр” дип түгел, ә “Бисмилла” дип сүз башлавы күңелемә хуш килде. Шулай ук чемпионатка ир белән ир, хатын белән хатын арасында җенси мөнәсәбәтләр яклы булган азгын кешеләрне кертмәүләре, сыра һәм спиртлы эчемлекләрне сатмаулары өчен “Афәрин” дип кычкырасы килде. Алар бу турыда хәтта сүз куертып, бәхәсләшеп тә тормадылар, бер генә сүз әйттеләр – хәрәм. Димәк, мөселманнар өчен Аллаһыдан да югары нәрсә юк. Шуның белән алар үзләренең динле, горур, Аллаһы сүзе буенча яшәүче халык булуларын күрсәттеләр.

Катардагы футболны “Багдадта бар да тыныч” сүзе белән атар идем. Футбол кырында хәл киеренке, уен травмалы булуга карамастан, җанатарлар арасында сугыш-кырылыш та, ачуланыш та булмады кебек. Тагын бер уңай күренеш сиздем – Согуд Гарәбстанында да, Мароккода да футбол күзгә күренеп үсә. Соңгысы хәтта Испаниянең көчле командасын җиңү, финалның 1/8 этабына чыгу бәхетенә иреште. Шулай ук миңа Сенегал командасы уены да ошады.

Аргентинага килгәндә, ул һәр уен саен көчлерәк, җитезрәк, акыллырак уен күрсәтә килде. Финалның 1/8 этабын гына алыйк. Нидерланды командасы белән уен бик катлаулы, нервылы булуына карамастан, Аргентина анда да пенальти буенча җиңүгә иреште (4:3). Ә ярымфиналда Аргентина командасы пенальтига җиткермәскә, төп вакытта җиңү яуларга кирәк, дигән фикергә килгән иде. Шуңа күрә Хорватия белән уен бик зур тизлектә барды һәм Аргентина 3:0 исәбе белән җиңүгә иреште.

Финалда алар Франция командасы белән очрашты. Уен башында ук Аргентина инициативаны үз кулына алды. Французлар кырда юк та иде кебек. Бераздан, французлар тренеры яшьрәк уенчыларны чыгаргач кына, исәп тигезләште. Өстәп бирелгән вакытта уен тагын да кызыграк булды: Аргентина да, Франция дә берәр гол керткәч (3:3), җиңүчене бу юлы да пенальти буенча билгеләргә туры килде (4:3). Монда инде Аргентина командасы капитаны Мессига тиңнәр булмады, дип әйтәсе килгән иде. Ләкин Франция командасының яшь бомбардиры Мбаппе да бу чемпионатта үзен бик шәп күрсәтте. Комментаторлар да, чемпионат хуҗалары да аның уенын югары бәяләп, “киләсе чемпионатлар җиңүчесе” дип атадылар.

Ә бүләкләү тантанасында Катар шәһәре әмире, хөрмәт йөзеннән, Мессига биште (халат) кидерде һәм чемпионат җиңүчесе булган Аргентина командасына алтын туп сыны тапшырды.

…Эх, футбол бизгәге белән бер ай буе авырсам да, бик тиз тәмамланды кебек. Тик миңа бер нәрсә җитмәде – Россия командасын, сәяси сәбәпләр аркасында, чемпионатка кертмәделәр. Футболның, фигуралы шууның яисә башка төр спортының сәясәттә ни катнашы бар инде? Әле бит оештыручылар нәрсә диләр: янәдә, Россиянең аерым спортчыларына төрле ярышларда катнашырга ярый, ә менә Россия флагы, Россия гимны яңгырарга тиеш түгел. Минемчә, чын патриот булган спортчы үзе үк андый шартларга ризалашмаячак. Башкалар үз илләренең флагларын җилкәләренә салып приз алырга чыкканда, безнеке, ятим бала кебек бөрешеп, күз яшьләренә төелеп, читтән карап торырга тиеш буламы? Менә шундый мөнәсәбәт булганда сугышлар башлана да инде. Тик сугышта шушы бардакны оештырган башбаштаклар түгел, гади халык кырыла.
Киләсе чемпионатка кадәр илләр, спорт җитәкчеләре, аңнарына килеп, бөртеген кибәгеннән аерырга өйрәнсәләр иде.

Хәмзә МОРТАЗИН.

«Бердәмлек».

Просмотров: 443

Комментирование запрещено