Данис Шакиров: Татарлар сан буенча Россиядә икенче урынны саклап калды / ВКТ о переписи-2021: «По нашим оценкам, в России насчитывается не менее 5,5 млн татар»

ea7b64a5a33bc557177c8ab9ba6a34d0Россиядә татарлар саны 5,5 миллионнан да ким түгел.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров халык санын алу мәгълүматларына таянып, татарлар сан буенча Россиядә икенче урынны саклап калуын белдерде.

«Мәгълүм булганча, 2022 елның  31 декабрендә Росстат 2021 елда Россиядә узган халык санын алу мәгълүматларын игълан итте. Россия халыклары арасында татар халкы үзенең икенче урынын саклап кала алды», — диде Данис Шакиров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Росстат мәгълүматлары буенча, 2010 елгы җанисәптә 5 310 649 кеше милләтен «татар» дип күрсәткән булса, 2020 елгы җанисәптә – 4 713 669. Рәсми саннар ике җанисәп арасында татарлар 600 мең кешегә кимегәнен күрсәтә. Данис Шакиров сүзләренчә, Россиядә татарлар саны 5,5 миллионнан да ким түгел. Саннарның тәңгәл килмәвен ул Covid пандемиясе аркасында татарларның бер өлеше җанисәптә катнашмавы белән аңлата.

«Бөтендөнья татар конгрессы үз составында бөтен дөнья күләмендә сибелеп яшәүче татарларның биш йөзгә якын оешмасын берләштерә. Аларга таянып үзенең устав эшчәнлеге кысаларында конгресс халык санын алу кампаниясенә даими рәвештә әзерлек эшләрен алып барды. Шуңа да без, Россиядә татарлар саны 5,5 миллионнан да ким түгел дип әйтә алабыз. Татарларның бер өлеше төрле сәбәпләр аркасында үз милләтен күрсәтмәүче 16,6 миллион кеше арасына кергән», — диде Данис Шакиров.

Тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков сүзләренчә, үз милләтен күрсәтмәүчеләрнең күп булуы бу кешеләр турында мәгълүматның дәүләт органнарыннан алынганын аңлата.

«Мин гомер буе җанисәп белән шөгыльләнәм. Камил узган җанисәпләрнең булганы юк. Россиянең иң күренекле демографлары тануынча, быел җитешсезлекләр гадәттәгедән күбрәк булды. Милләтен күрсәтмәгәннәр бик күп. Димәк, бу кешеләргә җанисәп алучылар килеп җитә алмаган һәм алар турында мәгълүмат полиция чыганакларыннан алынган, ә ул чыганакларда милләт күрсәтелми», — диде Дамир Исхаков.

tatar-inform.tatar

***

Во время Всероссийской переписи населения в 2021 году были учтены не все татары. Об этом на пресс-конференции в «Татар-информе» сообщил председатель исполкома Всемирного конгресса татар Данис Шакиров.

«Перепись проводилась во время пандемии. Самым коварным врагом оказался ковид, который не позволил объективно оценить [численность татар]. В местах компактного проживания татар часто неучтенными оставались пожилые люди. Среди народов России мы сохранили второе место. По экспертным оценкам Всемирного конгресса татар, численность татар в России насчитывает не менее 5-5,5 млн человек», – отметил Данис Шакиров.

Напомним, что по данным переписи населения 2021 года, число татар в России сократилось почти на 600 тыс. человек – до 4,7 млн.

«В 2021 году 16,2 млн человек не указали национальность, в том числе и татары. Из-за пандемии в переписи участвовали не все», – сказал Данис Шакиров.

Данис Шакиров также напомнил о масштабных международных форумах, проведенных в Татарстане в последние 10 лет. Среди них Всемирная Универсиада 2013 года, мировые чемпионаты 2015, 2018, 2019 годов, празднование 100-летия образования Татарской АССР. Они, по мнению Шакирова, в значительной степени способствовали росту международного авторитета Татарстана и татарской нации, а также дальнейшему признанию татарами всего мира Республики Татарстан своей исторической родиной. «Прошедший в Казани в 2022 году VIII съезд Всемирного конгресса татар подтвердил это в полной мере», – отметил Шакиров. 

tatar-inform.ru

Просмотров: 496

Комментирование запрещено