Бердәм булып яңа үрләр яулыйк

K-9WcPmFELhSpbmfq7op4zCEQHmO3hKCPiVDhjwMe9ulvEVMoIu4hFALBy7idAXQaVZIJT6-9kXB_kBKzRf693XmТольятти милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Ислам Гомәровка — 50 яшь!

Тольятти шәһәре милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Ислам Гомәров гыйнвар башында гомер бәйрәмен каршы алды. Шул уңайдан газета укучыларыбызны аның тормыш юлы белән таныштырып үтәсебез килә.

Фани дөнья гүзәллеген күрү өчен,
Җиргә туа, матур итеп яши кеше,
Максат куя һәм ирешә, үргә менә,
Булса әгәр чын күңелдән сөйгән эше.

Тарих бизмәненә салсаң, Тольятти милли-мәдәни мохтәриятенең гомере әллә ни күп тә түгел кебек. Әмма һәр адымы, һәр уңышы, һәр җиңүе күп көч һәм тәвәккәллек, ә кайчакта кырыслык та таләп иткәнлеген исәпкә алганда, һичшиксез, ике дистә елны да тарих сәхифәсе дип атарга була. Шушы гомерне Тольятти милли-мәдәни мохтарияте матур эшләре белән бизәп килә.

2001 елдан башлап бүгенгә кадәр Тольятти шәһәре милли-мәдәни мохтәриятендә үзгәрешләр гел булып тора, ләкин эш барышы бер көнгә дә тукталмый: үз җае белән Сабан туйлары үтә, “Язлар моңы” татар җыры һәм бию фестивале гөрли, 2014 елдан бирле “Татар кызы” матурлык һәм сәләт бәйгесе уздырылып килә.

2018 елның сентябрендә милли-мәдәни мохтәрият рәисе вазифасын Ислам Минсалих улы Гомәров уз кулына алгач, игътибарны бигрәк тә яшүсмер балаларга бирергә кирәк, дигән девиз буенча эшли башлады…

- Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән кермәс. Ана телебезне, динебез кыйбласын балага бишектән сеңдереп үстерсәк кенә, киләчегебез өчен тыныч була алабыз”, — ди Ислам Минсалих улы. — Татар халкының милли бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре белән беррәттән ислам динен куәтләү дә безнең вазифага керә. Мең елдан артык халкыбыз ислам динен тота. Шушы дәвердә изге Коръән китабы мөселманнарның иҗтимагый һәм мәдәни тормышына үтеп керде. Шәригать кануннарының төп җыелмасы булу белән бергә Коръән – югары дәрәҗәдәге әдәби әсәр дә бит әле. Аның һәр сүрәсе гаҗәеп гүзәл һәм гыйбрәтле риваятьләр белән бизәлгән, аятьләре тапкыр һәм хикмәтле афоризмнар булып яңгырый. Шуңа күрә Коръәндә сөйләнгән сюжетларның әхлакый эчтәлеге татарның матур әдәбиятына һәм халык авыз иҗатына тәэсир итә, — дип сөйләгән иде ул 2018 елның ноябрендә “Тольятти” мәдәният йортында узган Мәүлид бәйрәмендә. Анда татар милли-мәдәни мохтәрияте йортында эшләп килгән “Идел” ансамбленең балалар төркеме беренче мәртәбә Ислам Гомәровның Мәүлидкә багышлап иҗат иткән җырларын һәм татар халкының авыз иҗаты булган бәетләрне, мөнәҗәтләрне башкардылар.

2020 елның февралендә оештырылган “Татар кызы” бәйгесе дә, алты — унбиш яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр арасында уздырылган бәйге дә уңышлы гына юл алды. Бу чаралар балалар өчен генә түгел, ата-аналар өчен дә зур ачыш булды, чөнки “Татар кызы” бәйгесе татар халкының бишек җырларын, милли йолаларын, гореф-гадәтләрен чагылдыручы зур бәйрәмгә әверелде. Менә шулай Ислам Минсалих улы Гомәров татар автономиясе эшчәнлегенә яңа сулыш өрде.

Татарстанның Чирмешән районы, Иске Кадый авылында яшәгән Минсәлих һәм Мөслимә Гомәровлар гаиләсендә Ислам өченче бала булып дөньяга килә. Ул заманнарда, ата-ана колхоз эшендә булу сәбәпле, сабый балалар әтисенең әнисе Мәгъмүрә әбиләре карамагында үсәләр. Динсез чорда яшәсә дә, әби үз диненнән тайпылмыйча, биш вакыт намазын калдырмыйча гомер кичерә.

Догалы йорт — бәрәкәтле йорт, диләр бит. “Бүгенге көндә дә әбиемнең догалары, бәетләре, мөнәҗәтләре колагымда яңгырап тора”, — дип яхшы сүз белән искә ала ул Мәгъмүрә әбисен.

Үсә төшкәч, Ислам малайлар белән туп тибеп кенә йөрми, унбиш — уналты яшьләрендә әбисенең искечә язылган китаплары белән кызыксына башлый. Ә әбисе исә бик шатланып аны гарәп харефләре белән таныштыра. Исламның яшьлек еллары үзгәрешләр чорына туры килгән: дингә каршылык кимегән, яңа юллар ачылган чак. Ислам дине белән кечкенәдән таныш булган егет, 1993 елда армия сафларыннан кайту белән, Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары Мөселман мәдрәсәсенә укырга керә, 1997 елда тәмамлый һәм шул ук мәдрәсәдә 2000 елга кадәр мөгаллим булып шәкертләргә белем бирә.

1998 елда Альбина исемле матур, акыллы Казан кызы белән тормыш корып җибәрәләр, бер кыз һәм ике егет үстерәләр.

2000 елда Ислам хәзрәт, милли-мәдәни мохтәрият мөрәҗәгате буенча, Тольяттиның яңа төзелеп килә торган гыйбадәтханәсенә эш¬кә килә. Беренче мәчеткә терәп, 2003 елда яңа фундамент салына. Аксакалыбыз Харис Хәйдәр улы Диниулов мәчет бинасын төзеп бетерүне үз өстенә ала. Ул садака акчаларының бер тиенен дә исраф итми. “Һәр таш, һәр кирпеч аның үткен күзе аша үтә иде”, — дип искә алалар аны Ислам хәзрәт һәм Сабирҗан Насыйров. 2007 елда ачылган Җәмигъ мәчетебез — бүген Тольяттида яшәүче һәр татарның горурлыгы. Харис Хәйдәр улы Диниулов исемендәге Җәмигъ мәчете — Тольяттидагы иң зур дини корылма.

Ислам Гомәровның ярты гомере Тольятти халкына хезмәттә үтте, дисәм дә ялгышмам. Төп эше белән беррәттән ул җәмәгать эшләрен дә алып бара. Татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе буларак, ул үз өстенә зур йөкләмә алды. Нинди генә чара оештыра башласаң да, акча юнәтү мәсьәләсе каршыга килеп баса. Ә Тольятти — ул бик тә үзенчәлекле шәһәр. Биредә төрле төбәкләрдән килеп урнашкан татарлар яши, күбесе диннән читләшкән, хәтта урыслашкан да. Шушы таркау татарларны берләштереп, акча юнәтеп, төрле чаралар уздыру мөмкинлеге таба ул. Әле менә шушы Яңа ел бәйрәмендә генә дә егермеләп бала һәм ата-аналарны җыеп, сәхнәгә Яңа ел әкияте куелды, Кыш бабай, кинәнеп, бүләкләр таратты.

Ислам Гомәров Тольятти шәһәр администрациясе каршындагы этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комиссиясе Советы әгъзасы да бит әле. Төрмәләрдә утыручы тоткыннар белән дә даими эшли, аларга дин нигезләрен аңлата, тәрбия эшләре алып бара.
Украинада махсус операция башлангач, Харис Диниулов исемендәге Тольятти Җәмигъ мәчете гуманитар ярдәм җыю акциясен җайлап җибәрде. Хәзер инде ул даими рәвештә эшләп тора: хәрбиләргә җылы өс киемнәре юнәтү, көндәлек кирәк-яраклар җыю дәвам итә: “Хөкүмәткә дә, Оборона министрлыгына да ачу тотарга кирәкми. Тыныч кына халыкка һәм армиягә булышырга кирәк. Һәркемнең дә ярдәм итү мөмкинлеге бар. Хәзер алдыбызда Россиябезне коткару, фашизмны җиңү бурычы тора. Ансыз булмый. Бер организм кебек эшләргә тиешбез”, — ди ул.

Тольяттида эшләү дәверендә Ислам Гомәров губернаторның Рәхмәт хаты, Мактау грамотасы һәм “Халыкка хезмәт итү”, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның — “Дуслык” медале, Россия Үзәкләштерелгән Диния нәзарәтенең “Ихлас” медале, Бөтендөнья татар конгрессы медале белән дә бүләкләнгән.

Ислам Минсалих улы Гомәровны Тольятти милли-мәдәни мохтәрияте һәм үз исемемнән юбилее белән тәбрикләп, шуны әйтәсем килә: бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына дөньяга аваз салган идек, инде кай арада гомеребез аккан судай үтеп бара. Артка борылып караган саен узган юллар, истәлекләр күз алдына килеп баса. Гомерең заяга булмаганмы, чәчәккә бөреләнгән җимешләрең инде өлгергәнме – менә шуларны барлый башлыйсың. Ир-ат бу чорда алдын-артын уйлап, акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп, бер кат кисә. Сезнең менә шундый матур чорыгыз! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел булып калыгыз. Бердәм булып яңа үрләргә ирешик.

50 яшең килеп ишек каккач,
Мендем димә гомер түренә,
Күңелеңдә калсын яз чуагы,
Гомер үтә диеп сүрелмә.

Зөлфия ГАЛИХАНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 658

Один комментарий

  1. Чын кунелдян юбилее белян котлыйм! Ислам Минсалихович ка зур унышлар, таза исян булып , озак еллар яшяргя язсын!