Макеевкада имам һәлак булган мизгелдә 11 ел элек язып биргән сүрәсе идәнгә килеп төшкән

e4ac5e6da42e7161885e3dd6c918996aЯңа ел каршылаган төндә ДНРның Макеевка шәһәрендәге профессиональ-техник училище бинасы утка тотылып, 89 хәрби һәлак булган иде. Алар арасында Самара өлкәсенең Елхов районы Мулла авылы имамы Ирек Насыйров та бар. Ирек Насыйровны туган авылына алып кайтып, мөселман кануннары буенча җирләделәр. Хушлашу мәрасиме 17 гыйнвар көнне узды. Читать полностью

“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамбленең солисты, Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Әлфия Фәһим кызы ЙОСЫПОВА-CӨНГАТОВАга!

image103

Хөрмәтле Әлфия ханым!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәм.

Самар өлкәсе татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Моңлы тавышыгыз, ягымлылыгыз белән барыбызның да күңелен яуладыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын.

Озын гомер, бәхет-шатлыклар, тән сихәте телим. Барлык ният-максатларыгыз гамәлгә ашсын, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

букет2И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Вәсилә Мәхмүт кызы ИДРИСОВАга!

i (2)Хөрмәтле Вәсилә ханым!

Иң якты теләкләр белән Сезне туган көнегез белән котлап, сәламәтлек, ак бәхетләр, гаилә шатлыгы телибез. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.ШӘКҮРОВ, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.