Бүләкләрнең ияләре билгеле! Алар арасында Самаралылар да бар

MfZArYN30xq7KDF98q4WiexxtJMLKNjS1eXe0Pc4FfM2BlBWsTBMwK3lDpFFf6qo43AMs5wOGRKEH4CBOLHJgePo«Сөембикә» журналына 2023 елның беренче яртыеллыгы һәм тулысынча бер елга язылган укучыларыбыз арасында бүләкләр уйнатырга вәгъдә биргән идек. Бүген, ниһаять, көткән көн килеп җитте! Редакция хезмәткәрләре һәм бәйсез эксперт – «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән САФИНА катнашында вәгъдә ителгән бүләкләребезне уйнаттык.  


Шулай итеп, ике иттарткыч, ике мультиварка, ике миксер, ике грильнең ияләре билгеле:

Фатыйхова Венера, Арча (иттаркыч);
Вәлиева Фәнзилә, Казан (иттарткыч);
Зәйнәгиев Наил, Саба (мультиварка);
Бәдретдинова Айсылу, Самара (мультиварка);
Асретдинова Рәзилә, Казан (миксер);
Фәсахова Гөлшат, Казан (миксер);
Газизуллина Ләйсән, Кайбыч (гриль);
Гыйльванова Гөлсинә, Арча (гриль).

Җиңүчеләребезне котлыйбыз! Откан бүләкләрегезнең игелеген күрергә язсын! Алдагы елларда да бергә булыйк.

syuyumbike.ru

Просмотров: 611

Комментирование запрещено