
Башта кайберәүләр: «Бу безгә нигә кирәк?» — дисәләр дә, ярышлар башлангач, бар дөнья мәшәкатьләрен онытып, яшь чакларына әйләнеп кайткан сыман, сәламәт яшәү дөньясына кереп киттеләр.
Ә укучы балалар үзләренең мөгаллимнәрен дәрестә генә түгел, рухи яктан да күргәч, тагын да тырышыбрак катнаштылар. Кышкы саф һава, җиңү теләге барыбызга да көч бирде. Татар халкының «хәрәкәттә-бәрәкәт» дигән әйтеме үзенең эшен эшләде. Йөрәк тибешләребез көчәйде, көчәйгән кан йөрешебез бөтен күзәнәкләргә кислород җиткерде, баш миебез яхшырак эшли башлады, белем алу авырлыклары җиңеләйде.
Менә шулай Денис авылы урта мәктәбендә эшли дә, укый да, күңелле ял итә дә беләләр.
Денис урта мәктәбенең I категорияле физкультура укытучысы Әнәс улы Рөстәм НУРТДИНОВ.
Просмотров: 776
Вот молодцы!!!