Самара Җәмигъ мәчете карты, медицина хезмәте подполковнигы Рәфкать ага Рәфәгыйтдинов вафат

Самара Җәмигъ мәчете карты, медицина хезмәте подполковнигы Рәфкать ага Рәфәгыйтдинов вафат булды. Җеназа намазы иртәгә, 21 май көнне 9-30да Җәмигъ мәчете йортында укылачак.

Рәфгать ага «Рубежное» зиярәтендә җирләнәчәк.

Урыны оҗмахта булсын!

Татар җәмәгатьчелеге.

Нурислам Мирза улы ГАЙСИНга!

8Хөрмәтле сыйныфташым! Мин сине йөрәктәге иң кадерле хисләр белән чын күңелдән туган көнең белән котлыйм, исәнлек-саулык, тыныч тормыш телим.

Син милли рух, милли аң сеңдереп, баһадирдай ике ул үстерәсең.  Гаиләңдә сәламәт, җылы, якты атмосфера хөкем сөрә. Алдагы көннәреңдә дә шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшә. Гомер юлың якты кояш кебек булсын, һәрбер көнең куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.