10 апрельдә Байтуган авылындагы Сәләй Вәгыйзов музеенда ифтар мәҗлесе - Коръән ашы уздырдык.
Быел, 20 октябрьдә, Әлифба авторы Сәләй Вәгыйзовның тууна 115 ел тула, 5 мартта аның вафатына 18 ел булды. Шушы уңайдан, Байтуган авылындагы Сәләй Вәгыйзов музеенда ифтар мәҗлесе - Коръән ашы уздырдык.
Сәләй Вәгыйзовның әти-әнисенә, аны үстергән ата-анага, үзенә һәм хәләл җефетенә, балаларына багышлап догалар кылдылар. Барысы да кабул булсын, рухлары шат булсын, Раббым. Амин.
С.Г. Вәгыйзов исемендәге музей комплексы җитәкчесе Нурания АБЗАЛОВА.
Байтуган авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 502