Авылларга барганда хәбәрче беренче чиратта үзе эшли торган матбугат чарасына язылучылар белән очрашырга омтыла. Менә Яңа Ярмәктә дә миңа бәхет елмайды: бөтен дөнья хәлләреннән хәбәрдар булып яшәүче Гыйльминур апа Дәүләтшина һәм Тәскирә апа Гайнуллина белән танышырга насыйп булды.
Гыйльминур апа Дәүләтшина яшьтән колхоз фермасында эшли — сарыклар карый, сыер сава. Механизатор Зәет Дәүләтшинга кияүгә чыгып, Хәлимә әби йортына килен булып төшә. Дәүләтшиннар гаиләсе байлык артыннан кумый, күп эшләп, аз йоклап, булганына шөкер итеп, мактаулы колхозчылар булып гомер итәләр. Өч кызларын тәрбияләп, укытып, олы тормыш юлына озаталар алар.
1986 елда Гыйльминур апа тол кала. “Каенанам белән 53 ел буе ана белән кыз кебек яшәдек. Бик сабыр, яхшы кеше иде инәй. Бер-беребезне кадерләп, саклап яшәгәнгә дә 98 яшенә җитеп бакыйлыкка күчте ул, — ди биш вакыт намазын калдырмыйча укып, уразасын тотып яшәүче Гыйльминур апа. — “Бердәмлек” газетасында чыккан “Кыйбла” кушымтасыннан күп догалар өйрәндем, ислам дине турында күп нәрсәләр белдем. Өлкә татарларының тормышы турында да хәбәрдар булып торабыз. Яраткан газетамны көтеп алам, яратып укыйм. Исән-сау эшләгез, балалар. Матур-матур, эчтәлекле язмаларыгыз белән безне, укучыларыгызны, сөендереп торыгыз”.
Дусты Тәскирә апа Гайнуллина да шул ук фермада 40 ел эшләп, пенсиягә чыккан. Тормыш иптәше Минсәет ага белән алар да өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Тәскирә апа да озак еллар каенана белән яшәгән, кадер-хөрмәт күрсәтеп соңгы юлга озаткан. Ул да бакыйлыкка күчкән каенанасы, тормыш иптәше һәм башка якыннарына хәер-догада булып, биш вакыт намазын калдырмыйча яши.
- Газета-журналларга язылып укырга без яшьли өйрәндек. “Бердәмлек”не беренче саныннан алып укып барабыз, ахирәтем Гыйльминур белән анда язылган хәлләр турында фикер алышырга яратабыз.
Күптәнге дуслар элек гаиләләре белән йөрешкән булсалар, хәзер инде бер-берсенең хәлен белешеп торалар. Иң мөһиме, гомер буе кыенлыкта яшәгән бу ике ападан бер зарлану сүзе дә ишетмәдем. Дөнья яменә, тормыш муллыгына, балаларының, оныкларының матур тормышларына куанып, “Бердәмлек” газетасына тугры булып гомер итәләр алар.
Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.
Камышлы районы.
Автор фотосурәтләре.
Просмотров: 1426