8 Март бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән!

6ea4451bfec7b734403648d990c685e6_XLХөрмәтле хатын-кызлар!   Җир йөзен бизәп торучы гүзәл затлар! Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – сездә!

Сезне Самар  өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, «Самар татарлары» дип аталган медиа-проектлар һәм шәхсән үз исемемнән Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклим!

Гасырлар буена хатын-кызның гүзәл һәм серле образы меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булачак, чөнки гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.

Нәкъ менә сез тормышыбызны гүзәл итәсез, яхшылыкка өндисез, зур хыяллар белән оптимистик рухта яшисез һәм еш кына башкаларны да бу тормышта дөрес яшәргә өйрәтәсез!

Язгы кояш нурына күмелгән бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана булу бәхете, хатын-кызга ихтирам һәм гаилә традицияләренә тугрылык кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Бәйрәм көнегездә барыгызга да бихисап гөл-чәчәкләр, күңелле мизгелләр, тынычлык, мәхәббәт һәм муллык телим. Бәхетле булыгыз, тормышыгызда уңышлар юлдаш булсын! Һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхет-шатлыклар һәрбер көнегезне язгы кояш кебек якты итсен. Гаиләләрегезгә иминлек, тыныч тормыш телим. Бәйрәмегез мөбарәк, бәхетегез түгәрәк булсын!

Ильяс ШӘКҮРОВ, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе, «Самар татарлары» дип аталган медиа-проектлар спонсоры.

Просмотров: 2229

Комментирование запрещено