Халык фикерен ишетүче табылырмы?

Ха­лык­лар дуслыгы йорты.

Ха­лык­лар дуслыгы йорты.

20 январьда өлкә Ха­лык­лар дуслыгы йортында Россия президентының — Феде­раль Җыелышка, өлкә губер­нато­рының Губерна Думасы депу­татларына һәм өлкә халкына юлламалары үтәлеше буенча җыелыш уздырылды.

Өлкә губернаторы Администрациясе җитәкчесенең урын­басары, җәмәгатьчелек фике­рен өйрәнү департаменты җитәкчесе Денис Иванович Подсеваткинның  чыгышы хөкүмәт билгеләгән милли сәясәтне тормышка үткәрүгә багышланган иде. “2016 елның 29 декабрендә кабул ителгән яңа дәүләт программасы  элеккеге документларның күбесен көн кадагыннан төшереп калдыра, — дип билгеләп үтте Денис Иванович. -  2025 елга кадәр билгеләнгән Яңа милли программага гомумән 26 миллиард сум акча бирелә. Шул ук вакытта Россия халкының бердәмлеген ныгыту һәм эт­но-мәдәни үсешен булдыру өчен конкурс нигезендә ре­гионнарга 350 миллион сум акча биреләчәк. “Россия милләтләре бердәмлеген ны­гыту һәм Самара өлкәсе халыкларының этно-мәдәни үсешен булдыру” программасы да дәүләт программасына туры китерелеп үзгәр­теләчәк”.

Денис Подсеваткин Халык­лар дус­лыгы йортында туп­ланып эш­ләүче милли оеш­маларның җитәкчеләрен һәм активистларын йортның яңа директоры белән дә таныштырып үтте. Евгения Германовна Хоровинникова яшь буын кешеләрендә төрле мил­ләт  халыкларына карата хөр­мәт тәрбияләү белән шө­гыльләнергә ният белдерде. Ул, үзе дә яшь кеше буларак, Халыклар дуслыгы йортында эшләү өчен фикердәшләр командасы җыеп өлгергән. Яңа команда “Вместе мы — Россия” дип аталган мәгълүмати-агарту проекты да эшләп чыгарган, 2017 елга эш планнары да төзелгән.  Анда милли оешмалар һәм дини конфессияләр белән тыгыз элемтәдә тору, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне өйрәнү һәм конфликтлар булдырмас­ка тырышу кебек пунктлар бар. Әлеге план беренче карашка бик матур сүзләр белән язылган. Аның нәтиҗәләрен көтәргә генә кала.

Евгения Германовна  Тольяттида “Халыклар дуслыгы йорты” филиалы ачылачагы турында да белдерде. Моның өчен бина бирелгән инде. Шулай ук Сызранда да филиал ачылуы көтелә. Бу уңайдан Тольятти шәһәренең милли-мәдәни оешмаларының Берләштерелгән советы рәи­се Юрий Дёмкин өлкә җи­тәкчелегенә рәхмәтләр әйтеп, милли дуслыкны саклау эшен­дә кулга-кул тотынышып хез­мәттәшлек итүгә ышаныч белдерде.

Евгения Германовна әйткән  бу яхшы хәбәрләргә тагын бер (яхшымы-начармы икәнлеген тормыш күрсәтер) яңалык өстәлде бит әле. Аны залда утыручыларга  өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы Азат ага Надиров җиткерде. “Волжская коммуна” газетасында хәбәр ителгәнчә, 10 январьда Хөкүмәт йортында өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин “Амонд” төзү компаниясе җитәкчесе Ростислав Хугаев белән очрашканда “Волгарь” бистәсендә дә яңа өлкә Халык­лар дуслыгы йорты бинасы төзү турында сөйләшү булган. Губернатор бу идеяне хуп­лап: “Он станет ядром притяжения жителей и гостей Самары в этнографический комп­лекс и цент­ром проведения всевозможных мероприятий самого высокого уровня”, — дип белдергән.

Белгәнегезчә, “Волгарь”бис­­тәсендәге Осетинская ура­мын­да берничә мәртәбә милли бәйрәмнәр үткәрелде, ике ел элек Дуслык паркына нигез салынып, губернатор төрле милләт халыклары белән бергәләп күпсанлы агачлар да утыртты. Хәзер инде анда милли йортлар төзү эше җәелдерелгән. 2018 елның маена кадәр алар барысы да төзелеп бетеп, Самара өлкәсендә яшәүче төрле милләт халыкларының милли бизәкләре, көнкүреш әй­берләре, тегү-чигү-бәйләү үр­нәкләре, савыт-саба, өй һәм йорт җиһазлары белән баетылган булачак. Милли авылны 2018 елда уздырылачак футбол чемпионатының турист маршрутына да керткәннәр инде.

Ә бит бүгенге Халыклар дуслыгы йорты бинасын ремонтлау өчен дә өлкә бюджетыннан күп акча бирелеп, милли оешмаларга бик җайлы урын булдырылган иде. Халыклар дуслыгы йорты шәһәр үзәгендә үк булмаса да, төрле милләт халыклары күпләп яши торган Безымянкада урнашкан. Аны инде бөтен кеше дә белә: кемдер — җыелышларга, кемдер — репетицияләргә, кемдер — бәйрәмнәргә, кемдер милли газеталар редакцияләренә килеп йөри. Анда хәтта “Халыклар дуслыгы йорты” исемле тукталыш та бар. Кешеләр белгән, йөреп торган, гөрләп эшләгән милли йортны  шәһәр читенә чыгарып куйсаң, анда кем барыр икән? Булганны юк итү озак түгел, ә менә яңаны торгызу өчен еллар, яңа кадр­лар, милли мөнәсәбәтләр темасын яхшы белгән кешеләр кирәк булачак. Ә хәзерге вузлар андыйларны әле әзерләп тә җиткерә алмый.

Шул турыда кайгыртып, бөтен татар җәмгыятьләре дә бу проектка үзләренең ризасызлыкларын белдерделәр. Икенче көнне үк алар  координацион утырыш җыеп, бөтен татар милли оешмалары исеменнән Самара өлкә хөкүмәтенә хат яздылар. Ул берничә пункттан тора:

“Беренчедән,Ростислав Хугаев милли оешмалар җи­тәкчеләре белән киңәш тотмыйча гына үз фикерен губернаторга җиткергән.

Икенчедән,өстәге проект тормышка ашкан очракта бөтен милли-мәдәни чаралар да шәһәр читенә күчә. Ә бу, үз чиратында, оештыру һәм транспорт мәсьәләсен хәл итү белән бәйле. Күпчелек татарлар Промышленность, Киров һәм Совет районнарында яшиләр. Башкортлар, чувашлар, мордвалар да шушы тирәдә. Димәк, алар барысы да “Волгарь” бис­тәсендә уздырыла торган милли чараларга барып йөри алмаячаклар. 

Өченчедән,Куйбышев районында яңа милли үзәк булдыру эшләре хөкүмәт игътибарын һәм акчасын әлеге Йорттан читкә юнәлдерәчәк.

Дүртенчедән,милли-мә­дә­ни үзәкләрнең шәһәр чи­тен­дә урнашуы безнең эшнең нәтиҗәләрен юк итә. Шуңа да региональ әһәмияткә ия булган “Самара өлкәсе халыклары һәм милли-мәдәниятләр көне” бәйрәмен кеше йөри торган урынга, мәсәлән, Куйбышев мәйданына, Идел ярындагы “Ладья” стелласы янына, һич югында, шәһәр эчендәге паркларның берсенә күчерергә тәкъдим итәбез”, — дип язылган.

Азат Надировның чыгы­шын­нан соң башка милли оешмалар да үз проблемалары турында сөйли башладылар. Өлкә чуваш милли оешмасы вәкилләре акча булмау сәбәпле аларның якшәмбе мәктәпләре ябылу һәм дүрт ай буе “Самар Ен” газеталары чыкмау турында ачынып сөйләделәр. “Туган тел” оеш­масы президенты Ильяс Шәкүровны да телебезне әдәби тел буларак саклап калу өчен җитәрлек итеп милли газеталарга, журналларга бюджеттан акча бүлеп бирелмәве борчый…

Өлкә Халыклар Дуслыгы йортының яңа директоры һәм аның фикердәшләре, кем әйтмешли, чабаталар һәм матрешкаларның чыннан да туристлар өчен генә кирәк булуын аңлап, анысын да эшләсеннәр,  ә җирле халыклар өчен милли мәгарифкә, мәдәнияткә, басмаларга ярдәм итәргә кирәклеген дә онытмасыннар иде. Тик аңламаслар, мөгаен. Әлегә бик яшьләр шул әле. Алар никтер милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр турында халык ни уйлавын белешеп торуны (мониторинг), хөкүмәт милли эшләргә дип биргән акчаны конкурслар, грантлар аша төрле проектларга таратуны  милли сәясәтнең иң мөһим эше дип уйлыйлар. Бу турыда җыелыш башында Денис Иванович үзе әйтеп үткән иде. Евгения Германовна да күбрәк саннарга мөрәҗәгать итте. “Безнең регионда милләтара мөнәсәбәтләрне яшьләрнең 51,2 проценты  гына “яхшы” дип бәяли, ә олылар арасында андыйлар 72,7 процент. Шушы аерманы булдырмау өчен “Все мы — Россия” мәгълүмати-агарту проекты эшләнде дә инде”, — диде ул.

Ә бу җыелышта  катнашкан татарларның һәм чувашларның авазын ишетүче булдымы икән? Халыклар дуслыгы сайтында да, башка басмаларда да милли оешмалар күтәргән мәсьәләләргә ишарә итүче күренмәде.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1357

Комментирование запрещено