21 нче февраль — Халыкара туган тел көне!

94bd32a34c79c5a0754795e2ce821нче февраль – Халыкара туган тел көне. Туган теле белән горурланган һәркемне әлеге зур бәйрәм белән тәбрик итәбез!

Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә сөйләшә.

Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.


21 февраля — Международный день родного языка Каждый народ — это своя неповторимая культура, история, традиции, образ жизни. И, конечно же, язык. Сберечь его – очень важная задача. Для выживания языка необходимо, чтобы на нем говорило по меньшей мере 100 000 человек. Во все времена языки зарождались, существовали, затем вымирали, иногда даже не оставив следа. Но никогда ранее, они не исчезали настолько быстро. Международный день родного языка, прежде всего, направлен на защиту языков, которые исчезают. Ежегодно исчезало около двух языков… По данным ЮНЕСКО, в мире существует более шести тысяч языков, 95% из которых находится в обиходе всего у 4% населения планеты. Часть из них имеет письменность, другие не имеют. Международный день родного языка отмечается ежегодно 21 февраля. Он был учрежден в 1999 году решением 30-й сессии Генеральной конференции ЮНЕСКО.Отмечается Международный день родного языка именно 21 февраля в память о событиях 1952 года на территории современной Народной Республики Бангладеш (до 1971-го — территория Пакистана). Тогда была жестоко подавлена акция протеста в защиту родного бенгальского языка. В многонациональной России уделяется огромное значение сохранению национальных языков, в федеральном законе РФ о «Языках народов РФ» провозглашается: языки народов Российской Федерации — национальное достояние Российского государства. Каждый язык — особая кладезь знаний, уникальная сокровищница прошлого, настоящего и будущего. Этот праздник заслуживает того, чтобы отмечать его широко и торжественно. Источник: http://www.proeveryday.ru/index.php?id=12/2/21 © proeveryday.ru

«Яктылык» мәктәбе укытучысы Асия Госман кызы СӘЙФЕТДИНОВАга!

IMG_4045-300x200Хөрмәтле Асия ханым!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм. Мин Сезне татар милләте, мәдәнияты өчен янып яшәүче шәхес буларак беләм. Яңа буын вәкилләрен тәрбияләүдә күрсәткән күпкырлы хезмәтегез өчен рәхмәтләремне белдерәм. Big_IMG_3089-300x300Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

КОНТЕКСТ: Читать полностью

«Яктылык» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Нурсәхи кызы ГЫЙЛӘҖЕВАга!

GilyazevaХөрмәтле Фәния Нурсәхиевна!

Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Теләкләргә кигәндә, мин Сезгә саулык, озын гомер, максатларыгызның тормышка ашуын һәм тагын озак еллар Самар шәһәренең татар халкына тугры хезмәт итүегезне телим.

kwiaty_na_dzien_kobiet_621x0_rozmiar-niestandardowyИ.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Ригиль Фәрит улы КУРМАЕВка!

0_7b2f5_5fe9cb31_XL-300x300Хөрмәтле Ригиль!

Сине туган көнең белән  котлап, ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы каршында эшләп килүче «Мин-Ниса» хатын-кызлар клубы җитәкчесе Наилә ӘБДЕЛГӘНИЕВАга!

232.970Хөрмәтле Наилә ханым!

Сезне туган көнегез белән  котлап, ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Ильдусу Гаязовичу ГИЛЬМАНОВУ!

ÃÈËÜÌÀÍÎÂУважаемый Ильдус Гаязович!

От имени Самарского областного татарского общества «Туган тел» («Родной язык») и НКО «Ассоциация содействия  татарским предпринимателям Самарской области» примите самые теплые поздравления по случаю дня Вашего рождения!

Мы знаем Вас как известного и уважаемого человека в Сызрани, успешного предпринимателя, депутата городской Думы, яркого общественного деятеля и мецената.

От всей души желаю Вам крепкого здоровья, благополучия, семейного счастья, а в Вашей многогранной деятельности верных соратников и друзей, удачи и успехов.

fa6ca5ffba20ad335f2685e6dd09ddaeС уважением 

президент СОТО «Туган тел»,

председатель Правления

НКО «Ассоциация содействия татарским

предпринимателям Самарской области»

И.Г.ШАКУРОВ.

Гомәр Закир улы ШӘКҮРОВка — 90 яшь!

i2Кадерле әтиебез, бабабыз, туганыбыз! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Алла­һы Тәгалә сиңа нык сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде. Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшә.

Сиңа рәхмәт сүзен, әтиебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Озын гомер бирсен Ходай, дибез,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.

Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың һәм барча туганнарың исеменнән улың
Ильяс ШӘКҮРОВ.

Раилә Нәгыйм кызы САФИНАга — 50 яшь!

232.970Хөрмәтле Раилә ханым!

Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән тәбриклим.

Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телибез.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә мөфтияте каршындагы ветераннар шурасының рәисе, Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Таһир Гобәйдулла улы МАМЫШЕВка!

Тахир бабай 6

Таһир Гобәйдулла улы Мамышевка!

Хөрмәтле Таһир ага! Сезне өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм шәхсән үземнең исемнән олуг гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!

Сез олы тормыш юлы үткән, хөрмәткә лаеклы, барыбызга да кадерле кешеләребезнең берсе. Гомерегезне, бар көч-куәтегезне ватаныбызга, милләтебезгә, динебезгә бирдегез. Өлкән яшьтә булуыгызга карамастан, бүген дә җәмәгатьчелек эшләрендә актив катнашуыгыз сокландыра. Ветераннар белән эшләвегез, яшьләргә патриотик тәрбия бирүегез, акыллы киңәшләрегез, кулдан килгән ярдәмегез белән куандырып торуыгыз өчен чиксез рәхмәтле без.

Хөрмәтле Таһир Гобәйдулла улы! Сезгә чын күңелдән хәерле озын гомер, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып калыгыз, кайгы-хәсрәткә бирешмичә, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп, хәләл җефетегез Наилә апа белән әле тагын күп еллар яшәргә насыйп булсын.

Ильяс Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

 

«Сәлам» газетасы хезмәткәре, «Иске Ярмәк авылы тарихы» китабы авторы, Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Фәрит Хәмит улы ШИРИЯЗДАНОВка — 70 яшь!

ШирияздановХөрмәтле Фәрит әфәнде!

Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйм. Сезгә, милли җанлы, фидакарь милләттәшебезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңа уңышлар телим. Һәрвакытта да шулай көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын.

Big_IMG_3089-300x300-300x300

*

*

*

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе, икътисад фәннәре докторы, «Самар татарлары» медиа-проектларын оештыручы Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВка!

wS9PiBhx5i0Сөекле, кадерле, яраткан әтием! Сине туган көнең белән кайнар котлыйм, озын гомер, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телим.

Матур таңнар атсын синең өчен,
Тормыш дәртең бер дә сүнмәсен,
Һәр яңа көн сиңа нык исәнлек 
Һәм гомерлек сәламәтлек өстәсен.

Котлы булсын синең туган көнең. Саулык булса, җирдә бар да була.

Изге теләкләр белән кызың Наилә.

Өлкә яшүсмерләр китапханәсенең беренче директоры, шагыйрә Разия Гомәр кызы БУКИНАга — 75 яшь!

И-ее-страница-есть-в-этом-альбоме-2017-годХөрмәтле Разия ханым!

Сезне юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телим.

Сез күп еллар Самарның Ленин проспектында урнашкан Өлкә яшүсмерләр китапханәсе белән җитәкчелек иттегез. Бүген дә бик актив тормыш белән яшисез, матур шигырьләр иҗат итәсез.

d6d05341ea3cКиләчәгегез кояш кебек якты, туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.


КОНТЕКСТ:

В Самаре дочь Востока расцвела

* * *

Энҗеләребезне барлап торыйк

Тупли авылы имамы Туктаргали Минвәли улы МОТАЛЛАПОВка!

7819455-300x30011Хөрмәтле Туктаргали әфәнде!

Мин Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклим!

Сез әтиегезнең эшен дәвам итеп, мулла хезмәтен башкарасыз. Динебез юлыннан тайпылмыйча, авылдашларыбызга, дин кардәшләребезгә, милләттәшләребезгә армый-талмый ярдәм итеп яшисез.

Галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте, озын гомерләр муафык кылсын иде. Сезгә киләчәктә дә хәерле имам хезмәте, игелекле эшчәнлегездә уңышлар hәм бәхетле гомер телибез.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.