1930 елның мартында Яңа Ярмәк авылы күгендә яңа йолдыз кабына: Гайфулла ага белән Минкамал әби гаиләсендә кыз бала туа. Мулла чакыртып нарасыйга Сәҗидә исемен куштыралар. Кыз әти-әнисенә ярдәмче булып үсә, авылның 8 сыйныфлы мәктәбен тәмамлый, аннан соң фермага сыер савучы булып урнаша.
Бервакыт Сәҗидә авылдан шәһәргә күченергә була. Аның Сәгыйдә исемле апасы Пермь өлкәсе Гремячинск шәһәренә китеп урнашкан була, Сәҗидә дә аның янына барырга тели. Кыз колхоз идарәсенә барып, документларын сорый, әмма аңа каршы киләләр, туу турындагы таныклыгын һәм аттестатын бирмиләр. Читать полностью