Хөрмәтле редакция! Яраткан әбиемне искә алып, сезгә язарга булдым.
Самара өлкәсе, Шенталы районының Денис авылында яшәгән әбием Минхаҗәр Нурулла кызы Мусина үткән елның сентябрендә вафат булды. Ул якты күңелле кеше иде. Гомере буе “Бердәмлек” газетасына язылып, бик яратып укып барды. Күршеләре, туганнары белән газетада язылган хәлләрне сөйләшеп утырырга ярата иде. Мин кунакка кайтканда, без аның белән мунчалар кереп, бал белән үләнле чәйләр эчә идек. Хәзер шул көннәрне бик сагынам. Читать полностью