Мәетне җирләү турында сорауларга «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә.
Мәетне юганда, соңгы юлга озатканда туа торган сорауларга җаваплар.
Редакциябезгә якын кешесен югалткан бер ханым шалтыратты. «Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә биргән идем, танышларым, тавык бирелергә тиеш иде дип, тынычлыгымны алды», — диде ул. Мәетне юганда да, озатканда да күп кенә сораулары туган. Газета укучыбызның сорауларына «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә.