15 сентябрьдә Самараның Зубчаниновка бистәсендәге «Болгар мирасы» мәчетенең унъеллык юбилее уздырылды
Шушы юллар авторы да бәйрәмгә чакырулы иде. «Болгар мирасы» мәчете бусагасын беренче мәртәбә атлап керүем бу. Ни гаҗәп, биредә бик күп танышларымны да очраттым, таныш булмаганнары да байтак иде. Алар һәр кунакны елмаеп каршы алдылар, хатыннарны хатын-кызлар бүлмәсенә кадәр озатып куйдылар, ир-атлар йортта, төп залда гәпләшә-гәпләшә, өйлә намазы җиткәнен көттеләр. Читать полностью