Хәзинәләр сандыгы

Минегаян әби Ситдыйкова (сулдан уңга) килене Фәнүзә һәм кызы Миннур белән.

Минегаян әби Ситдыйкова (сулдан уңга) килене Фәнүзә һәм кызы Миннур белән.

Игелекнең чиге юк, диләр. Ул чәчләргә чал өстәгән еллар белән дә, озын чакрымнар белән дә үлчәнми. Бары тик кешеләр күңелендә якты ха­тирә булып кына сакланырга мөмкин. Күп игелекләр һәм изгелекләр эшләп, үзе дә хәзинәләр сандыгына әве­релгән яраткан кайнанам Мине­гаян Сөнгатулла кызы СИТ­ДЫЙКОВА нәкъ шундый изге кеше. Читать полностью

Чувствовать себя мамой — великое счастье

1Дети, оставшиеся без попечения родителей – особая категория маленьких граждан нашей страны. Кто-то теряет родителей, едва появившись на свет, другие – в более сознательном возрасте, третьи и вовсе становятся сиротами при живых родителях. К счастью, всегда находятся люди, которые готовы воспитывать таких детей, отдавая им свою любовь и заботу. В Елховском районе достаточное количество приемных семей, а вот в селе Мулловка, к сожалению, есть только единственные приемные родители -это Абдрашитовы Фавзия Исаляметдиновна и Гумярь Салимжанович. О том, с какими трудностями и жизненными испытаниями сталкиваются приемные семьи, и в чем секрет счастья, и рассказала нам приемная мама троих детей Фавзия Исаляметдиновна. Читать полностью

Ул булдырган “Бердәмлек”

Аглиулин на 1ую10 декабрьдә 28 ел буе “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире булып эш­лә­гән Рәфгать Нәбиулла улы Әһ­­лиуллинның вафаты­на 40 көн тула. Бу көнне Рәф­гать абыебызның рухы, җир­дәге мә­шә­катьләрдән ае­ры­­лып, күк­кә ашар һәм, тор­мыш­тагы га­мәл­ләрен бар­лый-барлый, кыя­мәт көнен көтә башлар. Без дә бу көнне аның үткәннәренә күз салып, Хо­дайдан ярлыкау со­рап, дога­ларыбызны кы­лыйк. Читать полностью

Яңгырлы сытык бер көндәй, минем күңелем боек

DSC_4752Хөрмәтле укучыларыбыздан килгән сагыш тулы хатлар

Фатыйма! Тирән кайгыңны уртаклашам. Аллаһы Тәга­ләдән түземлек-сабырлык сора. Гел догада бул, Рәфгать абый синнән хәзер шуны гына көтә, Аллаһы кушса, кылган изгелекләре аңа ярдәм итәр. Ул, үзен аямыйча, милләт халкы өчен соңгы сулышына кадәр хезмәт итте. Без дә аңа догачы булырбыз. Ишеткәч, йөрәгем тибешеннән туктагандай булды. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Ятасы урыны җәннәт бакчасыдай булып, кыямәткәчә рухы тыныч, кабере нурлы булсын. Амин! Читать полностью

Педагог, методист, журналист

16-222x300

2018 елның 6 декабрендә гомеренең күп өлешен татар теленә, татар мәгарифенә багышлаган Мин­закир Шакир улы Ну­рет­динов вафат булды.

Әле 20 июньдә генә аны 90 яше белән котларга дип, өенә бер төркем җәмәгать эшлеклеләре — “Туган тел” татар җәмгыяте пре­зиденты Ильяс Шәкүров, “Бер­дәмлек” газетасы редакторы мәрхүм Рәфгать Әһлиуллин, татар тарихчысы Шамил Галимов һәм мин, Эльмира Шәвәлиева, барган идек.

Читать полностью

60 ел – бергә!

111 декабрьдә Похвистнево районы Гали авылында яшәүче Гәбделхәмит  абый һәм Наилә  апа Нәсретдиноваларның бергә гомер итүләренә 60 ел тула. Читать полностью

Иске Ярмәк авылында яшәүче Гөлфия ханымның күршеләре бик бәхетле…

18 1106Быел шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек елы һәм көне уңаеннан бергә эшләп, лаеклы ялга чыккан Шарипова Гөлфия Мохиб кызына теләкләремне җиткерәсем килә. Читать полностью

Рәхмәтләргә төренеп яшәгез

Батыршин

Бүген Гомәр Мулланур улы БАТЫРШИНга 60  яшь тула

Самара татарлары ара­сында милләтебез өчен янып-көеп яшәүче фидакарь ир-егетләребез бар. «Болгар ми­расы” мәдәни-тарихи фон­дының Попечительләр советы рәисе Гомәр Батыршин нәкъ шундыйлардан. Тик мактауга лаек гамәлләре шактый булса да, үзенә игътибар җәлеп итәргә яратмый ул. Читать полностью

Кабатланмас гомер юлы

IMG_01763 декабрь — Халыкара инвалидлар көне

Сынауларда сыгылмаска,
Йөгәнләргә йөрәкне,
Юк-бар өчен борчылмаска,
Тормыш үзе өйрәтте.
Өеп-өеп бирде башта,
Бирде генә кирәкне.
Мең кисәктән, яңа баштан
Җыеп алдым йөрәкне. 

Әйе, җир йөзендә һәркем кабатланмас гомер юлы үтә. Берәүләр бәхеткә төренеп гомер итә, икенчеләре алдына Аллаһы Тәгалә күтәрә алмаслык авыр сынаулар да куя.  Читать полностью

Археолог — романтик

Риза (2)

Шушы көннәрдә 48 ел гомерен археологиягә багышлаган тарих фәннәре кандидаты, Россия тарихы кафедрасы доценты Риза Баһаутдиновка 70 яшь тула.

Юкка гына археологларны романтиклар дип атамыйлардыр. Алар иң мавыктыргыч һәм серле һөнәр ияләре. Җир катламы астында яшеренеп яткан борынгы корылмалар һәм хезмәт кораллары, чүлмәк ватыклары һәм бизәнү әйберләре ярдәмендә археологлар тарихны барлап, киләчәк буыннар өчен ерак ата-бабаларыбызның яшәеше турында мәгълүмат җыялар. Читать полностью

Самарада татар рухы мәңге яшәячәк

IMG_4147Үткән гасырның егерменче елларында Самарада туган Фаикъ Хәйрулла улы Давыдов татар халкының данлыклы әдәбият һәм сәнгать вәкилләрен ишетеп һәм кү­реп белгән, шулар арасында үскән милләттәшебез иде. Ул күпләргә рус телле шагыйрь Владимир Мирный исеме астында таныш. “Ялкынлы яшь­лек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле оешкач, соңрак “Бердәмлек” татар газетасы бар­лыкка килгәч, “Волжская ком­муна” газетасы хәбәрчесе бу­лып эшләгән шагыйрь алар­ның эшчәнлеге турында өлкә га­зеталарына да язып тора иде. Читать полностью

Ушел из жизни поэт Рустам Закуанов / Шагыйрь Рөстәм Зәкуанов вафат

01082 сентября после тяжелой и продолжительной болезни ушел из жизни поэт, лауреат Государственной премии имени Габдуллы Тукая Рустам Газизянович Закуанов.

Информацию об смерти поэта подтвердили в Союзе писателей Татарстана. Читать полностью

Моңлы кичтә тальян гармун кемнәр уйнатыр икән?..

абдиев2003 елның 29 ноябрендә оста гармунчы, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле әгъзасы мәрхүм Рәфыйк Әбдиевның тууына 80 ел тулган булыр иде

Без аны мәңгелек өчен туган, дип уйлый идек. Шат күңелле, шаян, ышанычлы, зур һәм көчле кеше иде ул. Менә инде унбиш ел Самараның мәдәни тормышы аның гармуныннан, аның ачык елмаюыннан башка уза. Читать полностью