Ул көннәр мәңге йөрәктә

КамышлыФевраль аенда Ленинград чолганышы өзелүгә 70 ел тулуны билгеләп уздылар. 900 көн дәвамында Невадагы герой-шәһәрне оборонада тоту Россия тарихына гына түгел, ә бөтен дөнья тарихына батырлык, геройлык. Ленинград блокадасы 2  миллионнан артык кешенең гомерен өзгән. Безнең якташыбыз Зөлкагидә Низамова да шушы мәшхәрне үз башыннан кичергән кеше. Читать полностью

Мин дә Ленинград баласы бит

 Быел немец илбасарларыннан Ленинград блокадасын тулысынча өзеп, азат итүгә 70 ел тулды. Тольяттида депутатлар инициативасы белән шушы юбилейга багышлап, безгә, шул мәхшәрдә булган балалар — хәзерге ветераннар хөрмәтенә, бәйрәм үткәрделәр. Анда без 26 кеше идек. Барыбызны да бик зурлап хөрмәтләделәр, татлы ризыклар белән сыйладылар, матур сүзләр әйттеләр, шигырьләр укыдылар. Читать полностью

Егерме ел халкыбызга хезмәттә

имам Сагъдеев2014 елның 23 февралендә  Сызран һәм Шигон районнарының имам-мөхтәсибе ахун Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИЕВка 45 яшь тула!

Бүген кабат сезнең игътибарыгызга 2013 елның октябрендә чыккан язманы тәкъдим итәбез. Әңгәмә Илгизәр хәзрәтнең динебезгә хезмәт итүенә 20 ел тулу уңаеннан  корылган иде. Читать полностью

Чын кеше, кешелекле кеше, шагыйрь

Давыдов

Әнвәр Давыдов башкалабыз Мәскәүдә, Колонналар залында чыгыш ясый. 1957 ел.

Быел Әнвәр Давыдовның 95 яшьлек юбилее!

Үткән гасырның илленче, алтмышынчы елларында татар әдәбиятына, татар шигъриятенә кабатланмас үзенчәлекле үзгәрешләр кертеп, авылдашыбыз Әнвәр Давыдов килеп керә. Аңа билгеле, халкыбызның күренекле шагыйре Һади Такташ, яисә башка шундый танылган шагыйрьләребез юлыннан барып та дан казанырга мөмкин булган булыр иде .

Ләкин ул үзе яшәгән, иҗат иткән чорның ихтияҗларыннан чыгып, үзенчә язарга, пэмаларындагы, шигырьләрендәге образларны яңача тәсфирларга алына һәм үз юлы белән барып шигъриятебездә дан казана. Читать полностью

Со спортом по жизни

человекВосточные мудрецы изрекли: «Нет благодарнее, великодушнее и благороднее дела, чем дать  увидеть человеку его путь». В полной мере эти слова относятся к профессии учителя. Всё в формировании подростка зависит от того, кто его «ведет», то есть учит, наставляет, воспитывает. Именно к таким учителям можно отнести моего сегодняшнего героя рассказа.

Читать полностью

Күңеленең моңлы хисләре шигьри юлларында чагыла

IMG_6833Нечкә күңелле кеше генә шагыйрь була аладыр ул. Наилә апа Хөсәенованың шигырьләрен укыганда шундый фикер барлыкка килә. Шулкадәр тирән хисләр, зур кичерешләр, эмоциональ халәт, романтик хыяллар чагыла аның шигырьләрендә! Читать полностью

БАБАЙ

бабайСеверо-восток Самарской области, Камышлинский район. Какие здесь леса, какие степи! А какие люди!..
С 1945 года живёт в селе Бузбаш Талгат Хамидуллин. Здесь женился, здесь родились и выросли его дети. Здесь работал от зари до зари. И сейчас член областной общественной организации   ветеранов войны, труда, вооружённых сил и правоохранительных органов Талгат Фаттыхович  Хамидуллин чем может помогает односельчанам.
Талгату Фаттыховичу идёт девяносто первый год. Силы уже не те, но острый ум и хозяйская смекалка всё те же. Вникнув в суть дела, он всегда даст совет, пригласит в дом, угостит чаем… Читать полностью

Гармунчының буыннары саен моң аның

Сагиров АзгатБалачагын яхшы хәтерли Әсгать. Гөрләп торган совет заманнары. Эшләгән кеше яши дә, ашый да ала торган чак. Ләкин артык байлык та юк иде бит. Өч балалы гаиләдә үскән Әсгать беренче класска кергәндә аңа өр-яңа сумка, өс киемнәре алып бирәләр. Ә менә гармунчы әтисенең инструментына кагылырга кушмыйлар. Читать полностью

Дәүләткол кызы Зөлфия

Зулфия ДарземановаДәүләткол авылы клубы сәхнәсендә концерт ба­ра. Ул бүген үзенең 55 яшь­­леген бил­геләүче Зөл­фия Мәр­де­галим кызы Дәр­җе­ма­новага ба­гышланган. Әлегә кадәр үзе, кыл­ган хез­мәтләре, тормыш юлы турында уйлап та карамаган Зөлфия ханым якыннары, дуслары, хезмәттәшләре авызыннан чык­кан матур сүзләрне ишетеп, сөйләгәннәрне яңадан күз алдыннан үткәргәндер, мө­гаен. Читать полностью

Әфганстан командировкасы — гомерлек яра

Раил МифтаховАрмия ир-егетләрне сыный, алардан чын кеше ясый”, — дип сөйли Камышлы авылында яшәүче Раил Равил улы Мифтахов. Алай дип әйтергә аның тулы хокукы бар, чөнки алыптай бу ир үзе дә утны да, суны кичкән кеше бит. Читать полностью

Әфганстан командировкасы — гомерлек яра

docs.mail.ru

Ринат КАСЫЙМОВ (уңда)

Таҗикстанда туып үскән якташыбыз Ринат Касыймов Әфганстанга интернациональ бурычын үтәргә җибәрелә. Ташкентта милиция майоры буларак хезмәт иткәндә 1981 – 1982 елларда ул Тахар һәм Кундуз провинцияләрендә командировкада санала. “Кобальт -2” махсус төркемендә ул дош­маннар турында мәгълүмат җыю белән шөгыльләнә. Бандит төркемнәренең берсен юк итү операциясендә Ринат яралана… Читать полностью

Дело жизни

Равиль Давлетшин

В Камышлинском  районе проводится операция «Снегоход», в ходе которого осматриваются не только собственно снегоходы, но и другая техника поднадзорная органам гостехнадзора.
В одном из рейдов был осмотрен колесный трактор в сцепе с прицепом. Неудивительно, что вопросов, связанных с нарушением правил эксплуатации не возникло. Все документы в полном порядке.
Техническое состояние транспортного состава безукоризненное. И откуда же им быть, если техника абсолютно новая, а управляющий тракторист-машинист — жизнерадостный молодой человек. Хотелось бы познакомиться с ним поближе.
Это Равиль Давлетшин, житель села Камышла, можно сказать, потомственный механизатор в третьем поколении. Читать полностью

“Янәшәмдә ныклы терәгем бар”

img043Моң кеше җанына чишмә суы белән керә, диләр. Галия апа Мостафина да үз авылының чылтырап аккан чишмә суларын эчеп, шундый моңлы булган.

Тупли авылында туып-үскән кыз кечкенә чагыннан җырларга ярата. Әле мәктәпкә укырга кергәнче үк укытучы булып эшләгән әтисе Йосыф аны еш кына үзе белән дәресләренә алып бара. Анда кызның моңлы булуын белеп, үзен җырлата торган булалар. Тамашачыларга яхшырак күренсен өчен, кечкенә буйлы Галия урындык өстенә басып, “Талы-талы”, “Суда-суда” җырларын суза. Аңа барысы да дәррәү кул чаба. Шундый игътибардан кечкенә җырчы өенә бик канәгать булып кайтып китә. Читать полностью