Ник икән яшьлекне
Кабатлый алмыйлар?
Ник аның кадерен
Ул узгач аңлыйлар?
Әллә ул тылсымлы,
Сихри бер вакытмы?
Шуңа да күренми,
Сизелми актымы?
Читать полностью
Туган як
Шаулап торган иген
басуларым.
Урап туймыйм урман буйларын,
Шунда канатланды хыялларым. Читать полностью
Әтиемә
41нең салкын кыш аенда
Мин туганмын якты дөньяга,
Әти-әни куангандыр инде
Исән-имин сабый булганга.
Шатлыклары озак бармаган шул -
Кара кайгы килгән дөньяга,
Алты айлык мине кочып калган
Сине озатып әнкәй урамда. Читать полностью
Яз елмаюы
Ашыгабыз
Оҗмах белән тиңлимен
Сагындырдың, туган авылым,
Кайтып киләм мин очып.
Куеныма сыйса идең.
Алыр идем мин кочып.
Кулны куеп каш өстенә,
Хәйран калам мин телсез.
Төшкән чакта «Озын үр»дән,
Шатлыгым минем чиксез. Читать полностью
Гайбәткә ышанмыйк
Кем уйлаган ачы сүзләр
Бозар диеп араларны?
Еллар үтсә дә юалмый
Җандагы яраларны.
Нахак сүз ачысының
Эреми күңелдә бозы.
Кан тамыры аша үтеп
Йөрәккә керде угы. Читать полностью
Туган як каеннары
Кайткан чакта туган якларыма
Каршы ала бөдрә ак каен.
Кошлар да бит туган якларына
Очып кайта шулай яз саен. Читать полностью
Без — авыл балалары
Кызыктырмый мине һич тә
Шәһәре, калалары.
Авылымда рәхәт миңа,
Без — авыл балалары.
Җанга якын киң болыннар,
Урманнар, аланнары.
Беркайда юк бу гүзәллек,
Без — авыл балалары. Читать полностью
Күп милләтләр тели безгә тиңләшергә!
Татарларым минем, татарларым –
Дан яулаган хезмәт батырларым.
Динне яклап, телне саклап безнең өчен,
Гомерен биргән ата-бабаларым.
Җир шарына сибелгәннәр татарларым,
Югалмаган тик аларда татар җаны.
Милләтем, дип, янып яши татарларым,
Дине өчен кайнап тора аның каны.
Читать полностью
Ышанып яшим
- Язмыш бармы? — дисәләр,
- Әйе, бар, — дияр идем.
Үземнең язмыш алдында
Башымны ияр идем.
- Гомер нәрсәгә бәйле?
- Язмышка, — дияр идем. —
Аллаһыдан сынау өчен
Бирелгән, — дияр идем. Читать полностью
Бүләнтәй очым
Исегезгә төшереп үтәбез, Яңа Ярмәктә Бүләнтәй очы үзешчәннәре “Табигать кочагында” дип аталган тамаша күрсәтте. Кичәдә укылган шигъри юллар Гөлсинур ханым Гафурованың китапларыннан алындылар. Ул чарада яңа “Бүләнтәй очым” дип аталган шигырен дә укып үтте әле. Аны сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.
Читать полностью
Равилемә багышлыйм
Без Равилем белән 16 яшьтән сөешеп, 18 яшьтә кавышып, 49 ел гомер кичердек. Ул озак авырганнан соң, 2016 елның 17 ноябрендә, безне ятим итеп, бакыйлыкка күчте. Мин аны, аның гармун моңнарын сагынам. Бөтен нәрсә аны хәтерләтә… Читать полностью