Татарлар күпләп яшәгән Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районы соңгы елларда үзгәрешләр чоры кичерә. Танылган эшкуар, меценат Эдуард Әнвәр улы Ганиев ярдәме белән мәгариф hәм мәдәният учаклары яңартыла, мәчетләр hәм мәдрәсәләр сафка бастырыла, данлыклы якташларның исемнәре мәңгеләштерелә, авыл урамнары төзекләндерелә, экономика җайга салынып килә.
Бүген кулаткылылар татар дөньясында барлык юнәлешләр буенча да беренче булырга омтылалар. 2008 елда «Түгәрәк уен» татар фольклор фестивале беренче тапкыр нәкъ менә шушы җирлектә үткәрелгән иде. Мәртәбәле дин әhелләре катнашында «Кулаткы укулары» уздыру да шушы чорда традициягә керде. 2016 елда Иске Кулаткы районы VII нче Бөтенроссия авыл Сабан туен кабул итте. Ә бу елның апреленда биредә татар милли массакүләм мәгълyмат чараларының Iнче төбeкара фестивале үткәрелде. Читать полностью