Тормышта сәламәтлекләре чикләнгән кайбер кешеләргә сокланып яшибез без. Ник дигәндә, аларның искиткеч таланты шаккаттыра. Шундыйлардан якташыбыз Гакыйль Сәгыйровны өлкәбездә генә түгел, күрше төбәкләрдә дә күпләр белә. Ә менә сәләте белән аңардан бер дә ким булмаган, шулай ук гомере буе урын өстендә ятып торган, хәзер инде мәрхүм Дания апа Әгъзәмова турында сирәкләр генә ишеткәндер. Ә бит бу олы шәхес, зур хәрефтән язарлык Кеше шулкадәр игътибарга лаек иде!
1954 елда Татарстанның Чирмешән якларында туган Дания Камил кызы Әгъзәмова алтынчы сыйныфта укып йөргән чагында бик каты авырый башлый. Ә ике елдан соң сәбәбе билгесез булган чир яшь кызчыкны тәмам аяктан ега, һәм ул гомере буе урын өстендә ятып тора. Тик читлектәге яраланган кошчык сыман яшәргә мәҗбүр булган милләттәшебез аянычлы язмышына карамастан, бөтен дөньяга үпкәләп, үз-үзенә бикләнми.
“Минем язмышым Павел Корчагиннарны, Фәнис абый Яруллинны еш искә алдырта торган булды. Кыюлык, ихтыяр көче алырлык шундый батыр кешеләр булганда яшәүдән туктыйсы килми. Ярый әле, яшәүнең маягы булып балкучы алар бар. Үзеңдә булмаган түземлелекне алардан алырга тырышасың, алар яшәгән кебек файдалы буласың килә башлый, өметсезлектән егылмаска омтыласың. Шул омтылыш, шул хисләр шигырь юлларына күчә”, дип яза Дания апа Татарстанның “Яшь ленинчы” газетасында бастырылган язмасында.
Кечкенәдән иҗатка сәләтле милләттәшебез күп кенә шагыйрьләр көнләшерлек шигырьләр иҗат итә, ашаганда яхшылап кашык та тота алмаган нечкә куллары белән күп кенә рәссамнар гаҗәпләнерлек рәсемнәр ясый. Аның сәләтен күреп алган бер табиб кызга сынлы сәнгать буенча укырга киңәш бирә. Шулай Дания читтән торып Мәскәү халык сәнгатьләр университетының рәсем сәнгате факультетын тәмамлый. Рәсемнәрен почта аша җибәреп торган кызга укытучылар үз киңәшләрен, тәкъдимнәрен, кисәтүләрен шулай ук хатта язып салалар.
Дания апаның шигырьләрен укыган саен укыйсы килеп тора. Әйтерсең лә үз аякларында йөреп күзәткән сыман табигать, үзе ана булган кебек бала, үзе гыйшык утында янган төсле мәхәббәт турында нинди бай эчтәлекле, тирән мәгънәле, хисле юллар чагылган аларда! Ә искиткеч гүзәл рәсемнәреннән күзеңне дә ала алмыйсың. Аларны әллә нинди профессионал рәссам иҗат иткән диярсең. Һәм инде белмәгән очракта һич кенә дә бу гаҗәеп картиналарны урын өстендә ятып торып, кулларында каләмне көчкә генә тотып тора алган, кечкенә генә гәүдәле, ябык хатын-кыз ясаган дип уйламассың да.
Дөньяны бүлмәдәге тәрәзә аша гына күзәтә алган Дания ападан шулкадәре яшәү дәрте ташып тора иде! Ә аның битеннән беркайчан да елмаю төшмәде. Шулкадәре оптимист, шулкадәре ачык йөзле, шулкадәре эчкерсез, саф күңелле иде ул. Аның янына килгәч, бөтен авырлыкларың онытылып, рәхәтләнеп төрле темаларга сөйләшеп утырырга булды. Бигрәк тә акыллы, зыялы иде шул ул. Сәясәт, тарих дисеңме, әдәбият, артистлар, шагыйрьләр дисеңме – берсенә дә битараф түгел иде Дания апа. Телевизордан күрсәтелгән интеллектуаль тапшырулардагы, газета-журналларда бастырылган кроссвордлардагы сорауларга дөрес җаваплар биреп, күп тапкырлар төрле призларга ия булды ул. Алай гына да түгел, үзе дә кроссворд-сканвордлар төзергә яратты. Ә аның шигырьләре еш кына Татарстан матбугатында дөнья күрде.
Дания апа соңгы елларын Самарада бертуган апасы Сания тәрбиясендә яшәде. Аларның әниләре тумышы белән Шенталы районының Денис авылыннан булган. Ә 2005 елда 51 яшендә Дания Әгъзамова күзләрен мәңгелеккә йомды.
Шагыйрәнең энесе Илфак Әгъзәмов, апасы үлгәч, аңа багышлап шигырь иҗат иткән. Әйе, шулкадәре хак сүзләрне, шулкадәре хак хисләрне Дания апаны яхшы белеп, аны чын күңеленнән яратучы кеше генә яза аладыр шул:
Бу яз ае кайгы алып килде
Бу яз ае кайгы алып килде,
Йөрәкләрне телде бу хәбәр.
Илле берең тулган гына иде,
Ник ашыктың икән шулкадәр?!
Күпне күрдең, апа, шул гомердә,
Язмыш сине бик күп сынады.
Шул чакта да көләч булдың,
Яшәү дәртең бер дә сулмады.
Бик күп нәрсә белә идең,
Белмим дигән чагың булмады.
Рәсемнәрне матур ясый идең,
Авыртса да синең кулларың.
Укырга да, хәреф танырга да,
Апам, син бит безне өйрәттең.
Матур итеп, дөрес сөйләгез, дип,
Шигырьләрне кат-кат сөйләттең.
Үзең дә бит, апа, шигырьләрне
Шагыйрьләрдән начар язмадың.
Һәр әсәрең яхшы бәя алды,
Әмма мактанырга базмадың.
Улымны да нык ярата идең,
Гел ул иде синең күңелдә.
Яшь булса да, ул да аңлады бит
Югалтканын сине гомергә.
Апа, сине мәңге онытмабыз,
Йөрәкләрдә безнең яшисең.
Бу шигырем синең рухыңа
Дога булып барып ирешсен.
Язмышына зарланырга яратмаган Дания апаның күңел түрендәге ачы кичерешләре күбрәк шигырьләрендә чагылгангадыр инде, аларның күбесе сагышлы. Әмма шатлыклымы, кайгылымы, табигать, мәхәббәт турындамы, укытучыларына, дусларына, бөек язучыларга, үз тормышына багышланган шигырьләр булсынмы – аларны күңелең аша үткәреп укыйсың да, аннан соң әле бу юлларның мәгънәсе, хаклы фикерләре турында озак кына уйланып йөрисең.
Дания Әгъзәмова үзенең “Язмышка” дип аталган шигырендә:
Синең үз хыялың, үз бурычың,
Буйсындыру һәрбер йөрәкне.
Безнең йөрәк ирек таләп итә,
Йөрәкләргә коллык кирәкми!
Килә минем үз язмышым белән
Шат тормыштан илһам аласым.
Яшәү ямен тоеп, буйсынмыйча,
Кеше булып килә каласым, дип яза.
Әйе, талантлы шагыйрә һәм рәссам гына түгел, ә тырышып-тырмашып катлаулы гомер юлын кичергән, кешелекле, көчле рухлы, изге күңелле, ә иң мөһиме – шундый халәттә дә тормышны үлеп яраткан шәхес буларак та сокланырлык иде Дания апа. Хәер, укучылар аның шигырьләрен укып чыккач, барысын да үзләре аңларлар…
Миләүшә ГАЗИМОВА.
Каләм тибрәттем
Хыялларың сүнеп кала икән,
Гомер юлың булса сагышлы.
Кичерсәм дә барын бу тормышта,
Яшәмәдем каргап язмышны.
Нинди генә шатлык килгәндә дә
Сөенә идем ихлас күңелдән.
Дуслар белән өем тулы торды,
Урыннары булды гел түрдән.
Ак болыттан җанга аклык алдым,
Чәчәкләрдән алдым гүзәллек.
Тулган айның яктылыгы җанда
Юлларыма маяк итәрлек.
Көнем өчен түгел, күңел өчен
Айлы төндә каләм тибрәттем.
Яшәп туймас дөнья матурлыгын
Җырлау иде минем ниятем.
Ак кәгазьгә төсле сурәт итеп
Күңел нурларымны салдым мин.
Кара төннәрдә дә бу дөньяның
Яктылыгын күрә алдым мин.
Хисләремне шигырь итеп бирәм,
Йолдыз яктылыгы аларда.
Ялкын булып җаннан чыга бит ул
Күңелләрдә балкып янарга!
Хушлашу
Шул көн күрдем олы югалтудан
Суга ятып болыт үкседе.
Тойдым, юатыйм дип ай кызы да
Тәрәзәмә килеп сарылды.
Хәлләреңне аңлыйм дигән кебек,
Чәчләремә килеп кагылды.
Тик нур-куллар, әни, синекедәй
Йомшак түгел икән бит…
…Соңгы сүзләр, соңгы мизгелләрне
Уйлыймын да китәм сискәнеп.
Бетүгә йөз тоткан авылларга багышлап
Көзге тынлык. Авыл күген
Каплаган соры томан.
Соңгы тынын ала авыл,
Яралы солдат сыман.
Үзебез дә сизми аңа
Хыянәт иткәнбез шул.
Баласыз авыл авылмы,
Кояшсыз көннәр бит ул.
Йолдызсыз, айсыз яшәлгән
Караңгы төннәр бит ул.
Юккамыни табылмаган
Малны тауга тиңлибез.
Ни таптык та, ни югалттык –
Шуны аңлый белмибез.
…Кая соң газиз улларың,
Дан алыр, үрләр менәр?!
Кызларың читтә саргая,
Йолкынган гөлләр кибәр!
Юмарт шул син, өзеп-өзеп
Бирдең соңгы кисәгең.
Алалганын барын алгач,
Калмады шул кирәгең…
Күлмәк җиңен ертып кемнәр
Бәйләр авыл йөрәген?..
Үземә
Кырыс дөнья кемнең генә
Канатын каермаган.
Якты хыялын сүндереп,
Җилләргә таратмаган.
Авыр язмыш кочагында
Яралы кошка охшап,
Калсаң да син бирешмәле,
Килер язларга ышан.
Күк йөзендәге болыт та
Куерып тормый гелән.
Яралар да бер төзәлә
Вакытлар үтү белән.
Өмет канатың сынмасын,
Сөюең булсын терәк.
Елап түгел, җырлап кына
Яшәргә өйрән, йөрәк!
Аналар көтә улларын
Яз кайтмаса, көз кайтырлар,
Кайтмый калмас андый батырлар!
Г. Афзал.
Килгән хатлар инде төссезләнде,
Рәсемнәргә иңде сарылык.
Тик күңелләр һаман, һаман шулай
Көтә әле, көтә зарыгып.
Ул хәбәрсез… дигән ачы сүзгә
Ана күңеле ничек ышансын?!
Бәлки, көзләр узгач кайтыр, ди ул,
Йә булмаса, салкын кыштан соң.
Еллар саны гына сүндерерме
Сабый кебек садә өметне?!
Озак йөрелде, дип газиз улы
Кайтып керер кебек бер көнне.
Сабырлыгын җуймый көтә ана,
Моңсу күзләр сөйли һәммәсен.
Бәлки, бүген…дигән өмет белән
Ача бит ул тәрәз пәрдәсен.
Исәндер ул дигән изге өмет
Гомер буе бара янәшә.
Шушы өмет аны җылыта да,
Шушы өмет аны яшәтә.
Биюче кыз
Әни миңа читек алды,
Бик матурны, бик шәпне!
Әртистләрнеке кебекне,
Каеп-каеп чиккәнне,
Тезгә хәтле җиткәнне!
Ялтыр-йолтыр килеп тора,
“Мине ки!” – дип көлеп тора,
Түзмәдем, такмак әйтеп,
Тыпырдап киттем биеп,
Чиккән читегем киеп.
Тыпыр-тыпыр биелгән,
Онытылып кителгән,
Күтәрелеп карасам, -
Көлеп тора әтием,
Әбием уйный кубыз,
Песием чаба тыз-быз.
Әллә миннән күрмәкче,
Биергә өйрәнмәкче?!.
…Булмас, булмас дисеңме?
Тыпырдап биер иде,
Булса шундый читеге!
Тукай бар чакта
Язлар аңа гомер бүләк иткән,
Җан сулышы язда өзелгән.
Ул тугач та, гөлләр яфрак ярган,
Алмагачлар акка күмелгән.
Ул тугач та, кунып алмагачка
Сайрагандыр былбыл таң саен.
Лепер-лепер килеп сагыш-моңын
Сөйләгәндер аңа ак каен.
Аерган бит әнкәй кочагыннан
Бигрәк ачы язмыш җимеше.
Кабер ташын эретерлек булып
Түгелгәндер сабый күз яше.
Авылының ямен, чишмә суы тәмен
Күңелендә саклап йөргәндер.
Кендек каны тамган газиз йорты
Төшләренә аның кергәндер.
“Тәфтиләү”е үзәкләрне өзә,
Кагылып китсә бәгырь-ярага.
“Су анасы”, “Шүрәле”се аның
Мәңге яшәр безнең арада.
“Әллүки”е моңландырыр һаман
Һәм юатыр җанны кайчакта.
Җырын-моңын җуймас бөек халкым
Күңелендә Тукай бар чакта.
***
Сагышларым минем кочак-кочак,
Шатлыгым да байтак, күптөрле.
Һәр уңышым тормыш диңгезеннән
Табып алган энҗе бөртеге.
***
Нигә шулай тынып калдың әле
Җырлавыңнан туктап, кошкаем?
Сагышына түзми ераклардан
Яннарыңа килгән дускаең.
Яле, сөйлә, кошкай, әллә тормыш
Дулкынында ялгыз калдыңмы?
Давылларда калып, әллә инде
Канатыңа яра алдыңмы?
Нигә болай сагыш-томан аша
Багасың соң әле дөньяга?
Күрче, кошкай, алсу офыклар
Чакыралар ерак юлларга.
Син моңайма, кошчык, яшәү – бәхет!
Җылы кояш чыга һәр көндә.
Басу җыры кирәк күңелләргә,
Җир җылысы кирәк һәркемгә.
Оч, кошчыгым, һаман югарыга,
Көнләшсеннән тимер кораблар.
Оч, давылларга бирешмичә, -
Очкан чакта ныгый канатлар!
Язгы моңнар
Урамнарда дәртле җыр яңгырый,
Язгы моңнар җиргә сибелә.
Әйтерсең лә җанлы дөнья үзе
Яшьлек чорын бүген кичерә.
Бар табигать иркен сулыш ала,
Явып үтсә ләйсән яңгыры.
Яшь бөреләр пыш-пыш серләшәләр
“Һай, рәхмәте белән яугыры!”
Хәтта җил дә гамьсез түгел бүген,
Йөгерә-чаба җирне киптерә.
Һаваларны ярган кошкайларның
Сагыну тулы җырын китерә…
- Уйларыңны бераз оныт әле,
Моңлануны куйчы беразга! –
Дигән сыман,
Уйный-уйный гына
Кошлар оча якты, мул язга.
…Яр буеннан мин дә карап торам,
Карап торам сулар агышын.
Бозлар белән китәр әле берчак
Күңелемә тулган сагышым.
Боек җаным нурлангандай була,
Иркенәеп китә сулышым.
Җил-давылны җиңгән яшүсмерне
Хәтерләтә бөтен торошым.
Канатланып куя өметләрем,
Тормыш яме арта күземдә.
Бөреләрнең татлы исләреннән
Яфрак ярырмын күк үзем дә!
Әй син, тормыш!
Әй, ашкынып килдем сиңа, тормыш,
Әй, йөгердем синең каршыңа, -
Илаһи төс, нурлы балкышларың -
Миңа кебек иде барысы да.
Сихри ямең белән ымсындырып,
Ничә тапкыр икән алдадың?!
Өзелергә җиткән гомер кылын
Нинди җепләр белән ялгадың?..
Син хәзер дә алдыйсың бит әле,
Сүндермичә өмет учагын.
Шатлыгым дип каршы йөгергәндә
Сагышларым ача кочагын.
Авыр диеп чигенмимен ләкин,
Үзең мине шулай өйрәттең…
…Сихри тылсымыңа таянырмын,
Көче бетсә әгәр йөрәкнең.
Көрәштә кабынган йөрәкләр
Халык күңеле тирән диңгез кебек,
Күңелләрдән берни җуелмый.
Буын белән буын очрашканда
Хәтерләргә бикләр куелмый.
Гел көрәшле, каршылыклы дөнья
Ачып куя тарих битләрен –
Еллар белән еллар очраша
Узып китеп вакыт чикләрен.
Бәхет даулап данлы көрәшләрдә
Янганнарның якты язмышын
Киләчәккә дөнья үзе илтә
Сүндермичә гомер балкышын.
Онытмый Кешелек, онытмый
Узса да күп еллар, күп көннәр.
Җыр булып яңара күңелдә
Ил өчен өзелгән гомерләр!
Дөньяның җырына, моңына
Төренеп, тирбәлә йөрәкләр.
Нур булып яктыра давылда
Көрәштә кабынган йөрәкләр!
Табигать дөньясында
Тынгысыз уй били күңелемне,
Җанда уйный төсләр балкышы.
И, табигать, синдәй гүзәллеккә
Тел тидермәс берсе ялгышып.
Әкияттәге серле дөньямыни,
Хәйран булмас сиңа кемнәрең?!
Ай нурына чумып Зөһрә кыз
Йолдыз саный зәңгәр төннәрен.
Ничә буын сиңа табынган да,
Кемнәр генә башын имәгән?
Левитанның урман-болынына
Мәдхияләр язган күптәннән.
И, табигать! Сихри тылсымыңдыр, -
Гаҗәп дөнья, түгел гап-гади!..
Күңелемнең хискә тулган мәле,
Юмарт мәле шулдыр, билләһи!..
Кышкы урман
Ап-ак дөнья!.. Энҗе карлар ява
Ак хыяллар белән уралып.
Мамык кебек карлар очкан чакта
Урманга кил якты юл ярып.
Ак шәлләрен иңнәренә салган
Каеннарны сөеп йөр генә.
Җем-җем иткән яшел чыршыларның
Һәр ботагы саен сер генә.
Әнә алар кыштан курыкмыйча,
Җылы изүләрен ачканнар.
Чукыр балалары чыршыларның
Куенына кереп качканнар.
Тыңлап торсаң, урман шаулый кебек,
Бер карыйсың – шундый тын тора.
Карт имәннәр, чал агайлар кебек,
Уйга калып, тып-тын утыра.
Ап-ак дөнья!.. Якты урман юлы…
Яшәү серле булып тоела.
Ак карлары тыныч иртәләрдә
Йолдыз булып өскә коела.
Табигатнең сихри тылсымнарын
Ничек итеп күрми китәргә?!
Урман җанын тыңлыйм дисең икән,
Шушында кил кышкы иртәдә.
Кыр казлары киткәндә
Кыр казлары оча күкне иңләп,
Шәүләләре төшә тын күлгә.
Һаваларга сыймый моң дулкыны
И түгелә җиргә, түгелә.
Әй, кызганам сезне, киек казлар,
Шомлы уйлар килә күңелгә.
Туган җирнең карлы бураннарын
Ник язмаган сезгә күрергә?!
Ул чагында мондый сагыш-моңнар
Кабатланмас иде ел саен.
Безне ташлап чит-ят җирләргә дә
Китмәс идегез сез, мөгаен…
Юк шул инде, андый якты бәхет
Сез, кошларга, насыйп түгел лә!
Шуңа, ахры, моңлы тавышыгыз
Сагыш булып җиргә түгелә.
Мин дә сездән аерылмас идем, -
Күп татыдым сагыш яшьләрен.
Тик шунысы – ак карларсыз анда,
Бураннарсыз ничек яшәрмен?!
Язлар җиткәч, әгәр кире кайтсам,
Ачармы соң әнкәй ишеген?..
Бер юлыннан язса, кире кайтыр
Сукмагы юк, юк бит кешенең.
Сез китәсез тагын яз артыннан, -
Күңелегез шуңа әйдәгән.
Ә без җирнең карлы буранына
Язмышыбыз белән бәйләнгән…
- Казлар, казлар! Моңлы тавыш биреп
Иелеп-иелеп җиргә карыйлар.
Кошкайларның сәламнәре булып
Җирдә оча ап-ак каурыйлар!
Күңел ашкына язга
Нигә икән күңел шулай
Ашкына якты язга?
Яз җилләрен сагынамы,
Сусыймы сөю, назга?
Ургып аккан гөрләвекләр
Якындыр шул күңелгә.
Анда балачак шуклыгы,
Яшьлек көче күренә.
Тансыктыр, тансык күңелгә
Яшь үләннәр төсе дә.
Яз чәчәге – умырзая
Өзеп бирдең – исемдә.
Язларның якты нурына
Гашыйктыр, бәлки, күңел.
Ул нурлар үтсә җаныңа
Яшәрми мөмкин түгел!
Сагыныр идем кышны да,
Язлрдай көлеп торса…
Ак бураннар арасыннан
Яз гөлен табып булса!
Миндә дә бар сагышлар
Миндә дә бар сагышлар,
Миндә дә бар кайгылар,
Тау ишетсә – тау ишелер,
Таш тыңласа – таш елар.
Миндә дә бар кайгылар.
Миндә дә бар моңлы күңел,
Әллә үзем моңлы булдым,
Моңайта әллә язмыш,
Кагыла күрмә ялгыш.
Йөрәк сызлый, күңел ташый,
Ташыган кебек инеш.
Сабырлыгым алтынга тиң,
Яшәтә шушы килеш,
Мөлдерәп торган килеш.
Балачактан кайтам моңнар төяп
Бик еш кайтам гамьсез балачакка,
Уйларымда, кайтам төштә дә.
Шатлыклардан күңел тулганда да,
Башкаема кайгы төшсә дә.
Сагыныплар кайтам ул чакларның
Әкияттәй кышкы кичләрен.
Күңелемдә сүнми яши һаман
Ул самими, садә хисләрем.
Шул хыялый хисләр дулкынында
Гөрләвектәй челтерәп язларың,
Урап узам авыл урамнарын
Кайткан чакта киек казларым.
Җәйге таңда йөрим болында
Гөл-чәчәкләр белән серләшеп.
Китеп буламыни балачактан,
Кайтара ул сине гел дәшеп.
Чишмәләрем җырлап сәлам бирә,
Сукмагында эзем калган бит.
Сыйпап үтәм “тешләк” кычытканны,
Сабый яшем шунда тамган бит.
Канатлары талган киек коштай
Сагынып кайтам яшел бишегем.
Шундый чагым бүген, моңнар төяп,
Балачактан кайтып килешем.
***
Җилфер-җилфер җылы җилләр исә,
Башларыннан сыйпап гөлләрнең.
Тып-тын калып менә карап торам
Назлы чагын җәйге көннәрнең.
Карап торам шаян күбәләкнең
Канатларын җилпеп очканын.
Бөдрә таллар нидер сөйли сыман
Уйнаткалап толым очларын.
Чыркылдашып кошлар очып үтә,
Шат җырлары кала түгелеп.
Киң кырларда шаулап иген үсә
Кояш нурларына күмелеп.
И, туган як! Сихри мизгелләрең
Яшәү дәрте бирә йөрәккә.
Шифалы бер тамчың булыр идем
Бу ямьнәрең өчен кирәксә!
***
Һәр кешенең үз язмышы,
Үз сукмагы, үз юлы.
Берәүләрнең сикәлтәле,
Берәүләрнең – туп-туры.
Һәр кешенең үз бәхете,
Үз шатлыгы, үз моңы.
Берәүләрнең касәсе буш,
Берәүләрнең – туп-тулы.
Түгелмәсен, чәчелмәсен
Язмышларның касәсе,
Һәр тамчысы үземнеке,
Үз гомерем бәһасе.
Ачысын да, татлысын да
Калдырмый эчәсем бар,
Сабыр канатын сындырмый
Гомерне кичәсем бар!
Берәүгә
Мәхәббәтнең сихри назын
Күрсәм әгәр күзләреңдә,
Былбыл булып җырлый күңел,
Нурлар уйный йөзләремдә.
Җанны телгән билгесезлек
Тойсам әгәр карашыңда,
Гаҗиз булып өнсез калам
Күк белән җир арасында.
Серле күзләр, якты хисләр,
Кем үлчәгән сөю хисен?
Гашыйк җанда гөлләр үсә,
Гашыйк күңел ашып күккә
Йолдыз чүпли берәү өчен!
Су буйларын буйладым
Төштем әле су буена
Балачак эзе буйлап.
Онытмаган карт өянке,
Танып алып сәлам бирде
Ботак-кулларын болгап.
Йөрдем әле су буенда
Сүтеп гомер йомгагын.
Яшел үлән, бәбкә казлар…
Нәни кызчык күз алдыннан
Үткәндәй булды тагын.
Йөрдем әле су буенда
Тыңлап сулар агышын.
Таллар миңа дәште кебек
“Үзгәргәнсең син дә” – диеп
“Бардыр моңсу-сагышың?”
Мамык шәлең
Ана күңеле сизгер була дигән
Бер гыйбарә яши халыкта.
Вафатыңнан элек миңа атап
Шәл бәйләдең, әни, мамыктан.
Нинди уйлар телгәләде икән
Бәгыреңне шушы минутта?
Авыр чакта иңнәренә ябып
Җылыныр дидең микән һич юкта…
Сизгәнсеңдер йөрәк җимешеңнең
Өзгәләнеп торып каласын.
Сагынганда шәлең бөркәнәмен,
Баса кебек йөрәк ярасын.
Тәнем түгел, җаным җылына күк
Шушы шәлгә ятсам төренеп.
Күзәнәге саен күзләреңнең
Нуры калган сыман түгелеп,
Җылың калган бугай түгелеп…
***
Син инде оныткансыңдыр
Безнең соңгы күрешүне.
Ә мин тагын сине уйлап,
Искә алам бүген шуны.
Ул көн синең күз карашың
Шундый уйчан, боек иде.
Дөньяның бар сагыш-моңы
Шул күзләрдә кебек иде.
Гармун алып син җыр суздың
Искеләрен, яңаларын…
Төзәтмәкче булдың бугай
Күңелемнең яраларын.
Сүзсез идек, моң үкседе,
Моң юатты бәгырьләрне.
Соң аңладык – бергә чакта
Белү кирәк кадерләрне.
Песи белән күбәләк
Җәйге көндә бакчада
Песи күбәләк куа.
Кызык күреп чәчәкләр дә
Чыңлап, көлгәләп куя.
Әй, йөгерә, куа песи,
Күбәләк һич тоттырмый.
Хәле бетсә дә шаян
Чаба һаман, тик тормый.
Ә күбәләк хәйлә кора –
Гөлләргә кунып тора.
Татлы балдан авыз итә,
Хәл җыйгач, очып китә.
Күбәләкнең бу хәйлсәен
Песи дә аңлап ала.
Елтыр күзләрен уйнатып,
Койрыгын болгап кала.
Умырзая өзеп бирдең син
Язлар белән, якты язлар белән,
Язмышыма килеп кердең син.
Сөю төсе итеп аланнардан
Умырзая өзеп бирдең син.
Язлар саен киләм, язлар саен,
Умырзая үскән аланга.
Ник ялгызың диеп сорыйлар күк
Күзләремә багып алар да.
Шатлык кына алып килми язлар,
Алып килә яну-көюләр.
Умырзая гомередәй кыска
Булмасын ла икән сөюләр.
Ялгыз чәчәк
Ялангач җир…
Җилләр кисеп
Яшьлеген җуйган тирәлек.
Табигатьнең серле тылсымы –
Ялгыз чәчәк утыра тирбәлеп.
Купшы түгел, гади ак чәчәккә
Хәйран булып тордым сокланып, -
Яшел үлән үсәлмәгән җирдә
Чәчәк булу – үзе солтанлык.
***
Тән сызлавын басар өчен
Дару кабам.
Җан сызлавын басарга тик
Юк бер чарам.
Әрни…Әрнеп басылмас һич
Йөрәк ярам.
***
Йөзләремне кинәт сагыш басып,
Ихтыярсыз күзләр яшьләнсә, -
Сынды, — диеп син уйлама әле,
Табигать тә бер түгелеп ала,
Күк күкрәп, яшен яшьнәсә.
***
(Җыр)
Язлар синсез килде,
Җәйләр синсез үтте,
Синсез керәм инде көзләргә.
Чәчләргә чал кунды,
Күзләргә моң тулды,
Сары сагыш иңде йөзләргә.
Хәлләрем сөйләргә
Яныңа киләм дә,
Сызланып бәгырем айкала.
Каберең өстендә,
Алсу таң төсендә
Моңаеп чәчәкләр чайкала.
Кайтмассың син бүтән,
Тик күңел гел көтә,
Айлар, еллар үтәр тезелеп.
Алсу шәфәкъ кебек,
Сүнәр соңгы өмет,
Ялгыз яфрак төшәр өзелеп…
Просмотров: 1240