Чын татар ир-атларының берсе ул

Исмагыйль2Татар ир-атлары арасында тырыш, уңган, тормышта зур уңышларга ирешкән, мәрхәмәтле, олы җанлы кешеләр булуы халкыбыз өчен горурлык хисләре уята. Исмәгыйль Лотфулла улы Латыйпов нәкъ шундыйлардан.

Акыллы, югары интеллигентлы, йомшак телле бу кеше белән сөйләшеп утыруы гына да күңелгә ятты. Әти-әнисе, балачагы турында исенә төшереп утырганда Исмәгыйль абыйның хәтта күзләре яна башлады, әйтерсең лә ул узган гомер юлларыннан тагын бер кат атлап чыкты…

Кошки районының Тупли авылында 1964 елның 3 гыйнварында  җиде балалы гаиләдә алтынчы булып дөньяга килгән Исмәгыйль әфәнде бүген дә биредә яши. Яраткан туган авылын, аның искиткеч матур табигатен: иртә таңнарда талга кунып сайраган сандугач тавышларын, моңлы итеп чылтырап аккан чишмәләрен, бакалы күлләрен, шаулап торган урманнарын ташлап, читкә китә алмаган ул.

Әтисе таләпчән булганга, ул балаларын кечкенәдән эшкә өйрәтеп тәрбияли. Шуңа күрә җиде баланың да өйдә, йортта үз вазифалары була.

Исмагыйль

-         Мин өченче сыйныфтан алып өй, мунча ягу эшләрен башкардым. Колхозда әти-әнигә чөгендер утарга, мәк чәчәген  җыярга булыша идек. Мәктәптән дә ел саен көзен колхоз кырына эшкә җибәрәләр иде, — дип елмаеп исенә төшерә балачагын Исмәгыйль абый.

Аның әтисе – сугыш ветераны. 87 яшьлек Лотфулла абый, шөкер, бүгенге көндә исән-сау, Тупли авылында яши. Ул Ульян өлкәсенең Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылында туган. 1928 елда аның әтисе Халик  20дән артык гаилә белән Туплидән 5 чакрым ераклыктагы җирдә яңа авыл булдырган. Алмалы дип аталган 45 – 50 йортлы бу авыл 60 ел яшәгән. Бүгенге көндә ул җир йөзендә юк инде.

Лотфулла абыйның бала һәм яшүсмер чагы шунда үтә. Ә 1943 елда ул армия сафларына алына. Алты айлык курслардан соң, аны фронтка җибәрәләр, биредә ул мотоукчылар гаскәрләренә эләгә. 1нче Белорусс фронты составында Лотфулла Латыйпов Берлинга кадәр барып җитә, Зееловск биеклекләрен алуда катнаша. Әле сугыш тәмамлангач та, ул 1950 елга кадәр Дрезден шәһәрендә хезмәт итә.

Авылга әйләнеп кайткач, Лотфулла әфәнде Минкамал исемле кызга өйләнә, һәм алар Туплига күчеп урнашалар.

-         Советлар Союзы вакытында авылда таш өй салып кергән иң беренче кеше минем әти була, — дип горурланып сөйли Исмәгыйль әфәнде.

Аның әтисе белән әнисе күп еллар авыл кибетендә сатучы булып эшлиләр. Әтисе моңа кадәр колхозда токарь да, терлек караучы да булып эшли. Әнисе, кызганычка, ике ел элек якты дөньяны ташлап китә. Бертуганнарының барысы да, шөкер, исән-саулар.

Исмәгыйль абый укыган елларда авыл мәктәбендә 612 бала белем ала торган булган. 1970 елда ул яшьтәшләре белән бергә 1 сыйныфка яңа төзелгән мәктәп бусагасын атлап кергән. Тырышып укыган, тәртипле малай октябренок  та, пионер да була, аннары аны комсомолга да алалар. Актив, үзен яхшы яктан гына күрсәткән, җитди, җаваплы егетне 8 – 10 сыйныфларда укыганда комсомол комитетында спорт секторы өчен җаваплы итеп билгелиләр.

Исмәгыйль әфәнде балачагында иске акчалар җыю белән мавыга. Бер алты яшьләрендә футбол уйнап кайтканда урамда иске акча тапканнан соң барлыкка килә бу кызыксыну. Тора-бара күңеле археологиягә тартылган малай бу фән буенча бик күп китаплар укый башлый, тарих дәресләрен яратып укый.

Укудан тыш, ул иптәшләре белән футбол, баскетбол, волейбол да уйный, чаңгыда да шууа.

-         Безнең тарих укытучысы Таһир Борһанович Әбүзәров авылда спортны шулкадәр күтәрде ки, без, укучылар район, өлкә күләмендә уздырылган төрле спорт ярышларында һәрвакыт призлы урыннар ала торган идек. Штанга күтәрү буенча да өлкә чемпионнары исемен яулаучылар булды. Алар арасында Хәсибулла Исмәгыйлев, Вәлиәхмәт Шакмаевны атарга була, — дип исенә төшерә Исмәгыйль абый.

Археология белән мавыккан егет алдында, мәктәпне тәмамлагач, нинди һөнәр сайлап алыйм дигән сорау тумый.  Үзенең тарих укытучылары Таһир Борһанович Әбүзәров һәм Анна Александровна Әбүзәрова ярдәме белән аңа комсомол комитетыннан юллама бирәләр, һәм ул Куйбышевның педагогия институтына тарих-инглиз факультетына укырга керә. Ул чакта бу факультет, эксперименталь буларак, әле яңа ачылган була һәм бары тик 5 ел гына эшләп кала. Латыйпов нәкъ шушы чорга эләгә дә инде.

Институтның бишенче курсын тәмамлаганда Исмәгыйль әфәнде үзенең сөйгән яры, авылда бергә уйнап үскән Руфиягә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Матур итеп туй уздыралар, һәм яшьләр Тупли авылына кайтып төпләнәләр.

Исмагыйль5

Исмәгыйль әфәнде биредә тарих укытучысы булып эшли башлый. Моңардан тыш, аны мәктәптән тыш эшен оештыручы итеп билгелиләр. Яшь укытучының тирән белемен, тырышлыгын, булдыклылыгын күреп, бер ел дә үтми, квалификацияне күтәрү курсларына җибәрәләр. Бу курсларны тәмамлап кайткач та, Исмәгыйль әфәндене мәктәп директоры итеп куялар. Күп көч таләп итә торган, җаваплы бу вазифадан башка, ул бер үк вакытта тарих һәм физкультура дәресләрен дә укыта.

-         Балаларны яратам, шуңа күрә укытучы эшен дә бик яратып башкардым. Каникуллар вакытында укучыларымны сагынганга, аларның укырга чыкканнарын зарыгып көтә идем. Балаларны яратмасаң, мәктәптә эшләп булмый ул, - дип сөйли Исмәгыйль Латыйпов.

Укучылар да укытучыларын бик ярата торган булалар. Чөнки мәктәптән тыш эшен оештыручы буларак, ул балалар өчен төрле кызыклы бәйрәмнәр, походлар, төрле шәһәрләргә экскурсияләр оештыра. Гомумән, актив кеше буларак, ул укучыларын да шундый яшәү рәвеше алып барырга күнектерә. Укытучылар белән бергә тирә-як авылларга концертлар, пьесалар куярга да йөриләр алар.

1997 елда Исмәгыйль Латыйповны Елховка районының мәгариф бүлеге мөдире итеп билгелиләр. 2002 елга кадәр ул бу вазифаны башкара, ә аннан соң юллар төзү белән шөгыльләнүче “МДМ” җәмгыятенә директор булып күчә һәм бүгенге көнгә кадәр биредә эшли.

Исмагыйль4Исмәгыйль әфәнде кайда гына эшләмәсен, үз хезмәтен җиренә җиткереп, яратып башкара. Кешелекле, мәрхәмәтле милләттәшебез хәленнән килгәнчә башкаларга, иң беренче чиратта туган авылына, матди ярдәм дә күрсәтә. Әле Елховка районының мәгариф бүлеге мөдире булып эшләгәндә ул мәктәп укучылары, авылдашлары өчен, автобус яллап, Изге Болгарга сәяхәт оештыра торган була.

-         Бу өч көнлек дөньяда кешелекле булырга, башкаларга хәлеңнән килгәнчә ярдәм итәргә кирәк. Изгелек җирдә ятмый ул, үзеңә әйләнеп кайта. Кешеләрнең уңышларына шатлана, кайгыларын уртаклаша белергә кирәк. Шул вакытта җаныңда тынычлык һәм гармония булачак, — дип уртаклашты Исмәгыйль абый.

Буш вакытларында ул мәктәп укучылары, авылга шәһәрдән әби-бабасына кунакка кайткан балалар белән футбол уйнарга ярата. Кышын урманда чаңгыда шуудан ләззәт таба икән. Шәһәргә килгәч, бильярд уйнамыйча китми, чөнки, аның сүзләренчә, бу аны тынычландыра.

Исмагыйль3

-         Үзегездә нинди кимчелекләрегез бар дип саныйсыз? – дигән соравыма Исмәгыйль әфәнде:

-         Кешеләргә юк дип әйтә алмыйм мин. Ә алар арасында төрлеләре була бит, — дип җавап бирде.

Ә өстенлекләреннән ул төгәл, сүзендә торырга, кешелекле булырга тырышуын атады. Башка кешеләрдә дә ул шундый ук сыйфатларны өстен күрә икән.

Милли җанлы татар буларак, милли хәрәкәт турында да үз уй-фикерләрен белдерде Исмәгыйль Латыйпов.

-         Соңгы 20 елда, милли проблемаларны хәл итү мөмкинлеге тугач, бу өлкәдә, бәхәссез, бик күп эшләр башкарылды. 30нчы еллар азагында татар газета-журналлары ябылып, дин әһелләре, милли хәрәкәт җитәкчеләре кулга алынып, төрмәләргә ябылды. 80нче еллар азагында милли рухка сусаган халык башы белән бу эшкә чумып, уңышларга иреште. Татар бәйрәмнәре, концертлары үткәрелә, татар газеталары чыга башлады, татар мәктәпләре, мәчетләр ачылды, милли оешмалар булдырылды.

Тик бүген татар оешмалары арасында бердәмлек җитешми, дип саныйм. Аккош, кысла һәм чуртан кебек булмаска иде. Әгәр дә милли хәрәкәт башлыклары бер-берсе белән бердәм булсалар, хөкүмәт җитәкчеләре белән очрашып сөйләшүе дә, милли проблемаларны хәл итүе дә җиңелрәк булыр иде бит. Гомумән, милли-мәдәни хәрәкәт һәм Диния нәзарәте бердәм структура булырга тиеш, дип уйлыйм.

Шундый бер риваять тә бар бит: бер бабай үләр алдыннан үзе янына балаларын чакырып ала да, менә сезгә себерке, аны сындырып карагыз, ди. Тегеләр ничек кенә тырышмасыннанр, себеркене сындыра алмыйлар. “Ә хәзер, — ди бабай, — себеркенең чыбыкларын берәм-берәм сындырып карагыз”. Балалары чыбыкларны бик тиз һәм җиңел сындырып ташлыйлар.

Шулай итеп, без бердәм булсак, безне сындыра алмаячаклар. Бер себерке, аның яхшы хуҗасы да булса, шул вакытта милли хәрәкәтебез дә көчле булачак, минемчә. Милли оешмаларның җитәкчеләренә үзләренең җәмгыяте турында түгел, ә халык, аның ихтыяҗлары турында уйларга кирәктер, — дип сөйләде ул һәм дин, мәктәпләр турында да әйтеп үтте:

-         Менә бүген мәчетләргә бик аз кеше йөри, диләр. Аллаһы йорты халык белән тулып торсын өчен мәхәлләләрнең имамнарына халык белән актив эш алып барырга кирәк, дип уйлыйм мин. Ә инде мәчеткә күпме кеше йөрүе аларның эш нәтиҗәләренең яхшы күрсәткече булып торырга тиеш тә инде.

Мәктәпләргә килгәндә исә, үзебезнең авылны гына алыйк: 23 укучы өчен генә тулы мәктәп булдыра алмыйлар бит инде. Шуңа күрә балаларыбыз Елховка район үзәгенә йөреп укыйлар. Һәм мин моны начар, дип санамыйм, чөнки анда югары квалификацияле укытучылар эшләгәнгә, укучыларның белем сыйфаты да яхшырак булачак. Бүгенге көндә һәр авылда хастаханә булдыру мөмкинлеге булмаган кебек, 11 еллык мәктәп тә булдыру мөмкин түгел, чөнки биредә укучылар саны да, югары квалификацияле укытучылары да аз.  Шуңа күрә балаларны район үзәкләренә йөртеп укытуны бу авыр ситуациядән чыгу юлы, дип саныйм.

Ә татар телен балалар башлангыч сыйныфта үзләштерергә тиешләр. Тик монда гаиләнең роле тагын да зуррак, чөнки өйдә ата-аналар балалары белән үз телендә аралашмасалар, укучыларга аны мәктәптә генә өйрәтеп бетерә алмыйлар шул. Ә бит ана телен белгән баланың потенциалы зур булганлыктан, аңа башка телләрне дә өйрәнүе җиңелрәк.

Исмәгыйль абыйның кызлары Гөлназ һәм Гөлгенә дә татар телен яхшы беләләр, чөнки алар гаиләдә һәрвакыт ана телендә генә аралашалар.

Шулай бүген 50 яшькә җитеп килүче Исмәгыйль әфәнде Латыйпов яшь егетләрдәй дәртле, актив, көч-куәт белән тулы. Чын татар ир-атларының берсе буларак, ул үз эшен дә яратып башкара, милли хәрәкәт өчен дә чын күңеленнән борчыла, гаиләсен дә, бигрәк тә кечкенә оныгы Камиләне, яратып, мәш килеп яши.

Миләүшә Газимова.

«Самар татарлары».

   

-

-

 

Просмотров: 1106

Один комментарий

  1. Исмагил Латыпов! Очень порядочный, душевный,надежный Человек!