Беренче директор

БезымянныйСамарда унбиш ел элек ачылган «Яктылык» татар мәктәбе бүген башка төбәкләргә үрнәк булып хезмәт итәрлек. Россиянең күпсанлы шәһәрләрендә яшәүче бик күп татарлар милли мәктәп ачу турында хыялланса да, теге яки бу сәбәп аркасында “арбалары” һаман бер урында кала бирә. Чөнки бу эштә хыял гына җитми, монда тәвәккәллек тә, төпкә җигелеп тартырга әзер шәхесләр булу да зарур. Бу яктан Самар татарлары бик уңды.

Үзгәртеп кору җилләре исә башлаган 1989 елда оештырылган өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенә эшлеклегенә кыяфәттәге бер ханым килеп керә. Ул шушы оешмага нигез салучы Рәшит Абдуллов, Азат Надыйров, Мансур Ямалетдинов, Илгиз Колючевлар белән танышып чыкканнан соң: “Милли эшне татар мәктәбе ачудан башларга кирәк!” – дип сүз башлый һәм планнарын сөйләп бирә. Җитәкчеләр идеяны хуплап каршы алалар һәм ханым белән якыннанрак танышырга теләп, кем икәнлеген сораша башлыйлар. Ул Самарның уникенче санлы кичке мәктәбе директоры Хәридә Габделҗан кызы Дашкина булып чыга.

Балачак

…Хәридә Пермь өлкәсе, Березовка районы, Коры Чишмә авылында күп балалы гаиләдә үсә. Аның әтисе Габделҗан белән әнисе Бәдрия кушылганда берсенең өч, икенчесенең ике баласы була инде. Хәридә әле тагын туачак биш баланың беренчесе булып, 1947 елда дөньяга аваз сала.

Беренче укытучысы Маһинур апа нәни укучыларының кемнең кем булырга хыяллануы турында сораша башлагач, Хәридә ике дә уйламыйча “укытучы!”- дип җавап кайтара. Ул ун ел буе хыялын тормышка ашыру өчен бик тырышып укый, сыйныфтан эшләрдә актив катнаша: класс старостасы, дружина советының мәдәният бүлеге җитәкчесе, пионервожатый, дружина рәисе булып эшли. “Мәктәп юлын көненә ике-өч тапкыр юлламасам, күңелем китек була иде, “ – дип искә ала ул. Төрле бәйрәмнәргә багышлап әзерләгән концертларда катнашучы, программасын уйлап чыгаручы, үзенә тапшырылган отряд  белән төрле уеннар, смотр-конкурслар, бәйрәмнәр үткәрүче дә ул була…

Кыз хыялына тугры калып, Пермь педагогия институтының география бүлегенә керергә әзерләнә. Бөтен фәннәр дә тик татар телендә генә укытылган мәктәпне тәмамлаган балаларның күбесе бу турыда хыялланмый да. Әмма Хәридә рус телендә дәреслекләр табып ала һәм аларны яттан диярлек өйрәнә.

Чыгарылыш кичәсендә мәктәп директоры Даниял Галим улы кызның фамилиясен атаганнан соң, аның аттестатын бөтен линейка каршында селкеп кенә күрсәтә, әмма кулына бирми. “Иртәгә әтиең белән кил, сөйләшербез”, — дип кайтарып җибәрә. Икенче көнне директор сүзне ерактан башлый: “Габделҗан ага, гаиләгез күп балалы, матди хәлегез дә шәп түгел. Алай да кызыгызны мин теләгән институтка җибәрүегезне соралам. Миңа химия һәм биология укытучысы бик кирәк. Ә җибәрмәсәгез, мин аны мәктәпкә пионервожатый итеп алам!”

Эшнең мондый борылышы Хәридәнең планнарын боза, әлбәттә, чөнки аңа химия белән биологияне яңабаштан рус телендә язылган дәреслекләр буенча өйрәнергә, формулаларны, кагыйдәләрне ятларга кирәк булачак бит! Директор аттестатын кулына бирмәү белән янагач кына, кыз бирешә һәм күрше рус авылы мәктәбенең китапханәсеннән дәреслекләр алып кайтып, имтиханнарга әзерләнә башлый.

Тик җәй көне колхозда беркемгә дә эшсез ятарга ярамый бит. Кем дә синең институтка керергә әзерләнүеңә карап тормый. Шуңа күрә ул таңнан торып ындыр табагына эшкә китә, ә кичләрен татар һәм рус телле дәреслекләрне янәшә куеп, чагыштыра, формулалар ятлый, терминнарны өйрәнә.

Коры Чишмәдән Пермьга кадәр 200 чакрым ара, асфальт юлы юк, автобуслар да, машиналар да бик сирәк йөри.

Гомерләрендә дә авылдан чыкмаган әтисе белән әнисе дә шәһәрнең нәрсә икәнен белмиләр. Аллаһының рәхмәте белән күпсанлы танышларының берсе Пермьга барышлый Хәридәне дә үзе белән алып китә һәм әтисенең туганнарына илтеп тапшыра.

Чеп-чи татар кызына рус профессорларына имтихан бирүе җиңел булмагандыр, әлбәттә. “Формулаларны язып, мисалларны чишеп алларына илтеп куям да, алар артык сорау бирмичә, билге куеп чыгаралар иде”, — дип елмаеп, укытучыларын җылылык хисе белән искә ала Хәридә Габделҗан кызы. Ул конкурс нәтиҗәләрен көтеп тормый, авылга кайтып китә. Анда бит аны колхоз эше, зур гаилә мәшәкатьләре, сөйгән егете көтә…

Август ахырында аның институтка керүе билгеле була. Икенче көнне әтисе колхоз идарәсенә барып, 15 тәңкә акча яздырып ала да, алар кызы белән шәһәргә китеп баралар. Декан Ия Петровна Габделҗан аганы читкә дәшеп, кызга 24 тәңкә стипендия бирелүе турында хәбәр итә, гомумторак йортына кереп яшәргә рөхсәт бирә.

Элеккеге студентлар ярлы булсалар да, стипендия алмаучы иптәшләрен бәладә калдырмыйлар. Хәридә дә стипендиясенең 4 сумын авыр хәлдәге группадашлары файдасына биреп тора, 10 сумын бергәләп ашау өчен тота, калганы юлга, кием-салымга, авылда калган энеләренә һәм кыз туганнарына күчтәнәч алып кайтырга да җитә.

Икенче курсны тәмамлаганда институтка мәктәп директоры Даниял Галим улы килеп керә. “Ике елда мәктәптә укытырлык кына белем алгансыңдыр әле, күч заочныйга, мин сине алып китәргә килдем”, — дип, җәһәт атлап, деканга кереп китә. Ул вакытта авылдагы мәктәп ябылган, ә Даниял Галим улы Коры Чишмәдән 25 чакрым ераклыкта урнашкан Чокыраулда директорлык итә була. Нишләсен, Хәридә дә шунда кайтып эшкә керешә.

“Бетте башым…”

 Бу вакытта Хәридәне күзләп йөргән егете Мөсәбих армиядән кайтып, Пермьдагы авыл хуҗалыгы институтында укый. Кышкы чатнама суык кичләрнең берсендә кемдер кыз яшәгән фатир ишеген шакый. Караса, Мөсәбих белән абыйсы Фидаил басып торалар. “Әйдә, җаным, авылга алып кайтабыз. Киен тизрәк!” – дип, ике уйларга да бирмичә, чанага утыртып, буран уйнатып, Чокыраулдан алып чыгып китәләр. Егетләрнең дәшми-тынмый атларны башка якка куалауларын күреп, Хәридә барысына да төшенә. Комсомолканы урлаганнар! Ул башы белән тунга төренеп елап яткан арада Мөсәбихнң апасы яшәгән авылга җитәләр. Егетләр туганнарына кереп, хәлне аңлатып торган арада Хәридә чанадан шуып төшә дә, кире йөгерә. Тик кая инде качып котылу! Армиядән кайткан егет җиргә ятып, каян кар шыгырдавы ишетелүен тыңлый да, кызны куып җитеп, апаларына алып керә, барысын да сөйләп бирә. Шул ук төнне киленне каенана йортына, Байтирәк авылына да алып кайта…

Таң аткач, комсомолка Хәридәнең башына яулык бәйләп, чаршау артына кертеп утырталар. Халык каян ишеткән диген, ишек ачыла да, ябыла, ачыла да, ябыла. Кемнәрдер керәләр, нәрсәдер пышылдашалар да, тагын чыгып китәләр. Ә берсе: “Шәфига, сездә яңалык бар дип ишеттек. Ач чаршауны, күрсәт киленне!”, — дип ситсы кисәген ачып җибәрә. “Бетте башым!” — дип яшь килен битен каплый…  

Мөсәбих абый  

Безымянный 1Мөсәбих Хәридәдән алты яшькә олырак булганлыктан, хатын беренче мәлләрдә оялудан иренә Мөсәбих абый, дип дәшә. Ә ир бик хуҗалыклы, төпле кеше булып чыга. Ул да читтән торып укуга күчеп, Хәридә янына кайта, мәктәптә математика, физкультура укыта, гаилә куышы коруга керешә. Ә Хәридә башы белән эшкә чума: ул профсоюз җитәкчесе дә, райсовет депутаты да, агитатор да, үзешчән сәнгать түгәрәге әгъзасы да. Аннары алар Мөсәбихнң туган авылына кайтып яши башлыйлар. Зур йортта Хәридәгә дә җиңел булмый: сыер, кош-корт,  бакча, авыру каенана, бихисап мәктәп эшләре… Әле дә ярый таянычы – сөекле ире бар. Тик Мөсәбихка әнисеннән дә алдарак фани дөнья белән саубуллашырга язган икән. Бергә яшәүләренең тугызынчы елында өрлек хәтле ир инсульттан вафат була.  

Самар килене  

Ярты елдан соң Шәфиганың кызы шәһәрдән әнисен карарга кайта, ә Хәридәне Тольяттида яшәүче Мөсәбихның икетуган сеңлесе ашыгыч телеграмма белән чакырып ала. “Ни булды икән?” – дип аптыраган Хәридә Тольяттига юл тота. Туганнары аны берни булмагандай каршы алалар, чәй эчеп, ашап утырган арада тагын ике кеше килеп керә. Бу Куйбышевта яшәүче аның булачак ире Шамил белән әнисе Мәфтуха апа булып чыгалар. Менә нәрсәдә икән хикмәт! Димнәргә чакырганнар!

Әмма яшьләр бер-берсен бер күрүдән үк ошаталар һәм бераздан кушылып, бергә яши дә башлыйлар. Хәридә Куйбышевның 12нче кичке мәктәбенә укытучы булып эшкә урнаша, 1989 елның январенда директоры да булып китә. 

«Яктылык» яктылыкка, нурга илтә

Тик туган якларында актив тормыш белән яшәгән Хәридә Дашкина мондый тыныч тормышка риза була алмый, билгеле. Аның тынгысыз йөрәгендә шәһәрдә татар мәктәбе ачу идеясы туа, һәм ул өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең теркәү үтүе турында ишетеп, аны эзләп китә.

Өлкә “Туган тел” оешмасы әгъзалары да аның проекты белән кабынып китәләр һәм бу юнәлештә актив эш башлап җибәрәләр. Рәшит Абдуллов, Мансур Ямалетдинов һәм Хәридә Дашкина өлкә һәм шәһәр халык мәгарифе бүлекләренә хатлар әзерләп илтәләр, бихисап сөйләшүләр алып баралар, Халык мәгарифе идарәсе хезмәткәре Дамир Гатин катнашы белән татар теле, тарихы, мәдәнияты дәресләре планнарын төзеп куялар.2

Шулай итеп, 1989 елның көзендә кичке мәктәптә татарлар өчен якшәмбе класслары эшли башлый. Дәресләргә күпләп, төрле яшьтәге милләттәшләребез килә. Ә 1992 елда Хәридә ханым тугызынчы сыйныфны тәмамлаган унике татар баласын бер класска җыеп, тулы хокуклы татар сыйныфы булдыра. Куйбышевта 67 ел элек ябылган татар мәктәбеннән соң ачылган беренче татар классы була бу.

1994 елда халык мәгарифе идарәсе 12нче кичке мәктәп нигезендә көндезге татар класслары ачарга рөхсәт бирә һәм 1 сентябрьдә 7 – 11 сыйныфларга 63 бала укырга килә. Мәктәптә татар көйләре ишетелә башлый, Җәмигъ мәчете сәркатибе Минәхмәт Сәгыйров факультатив рәвештә гарәп графикасы, дин нигезләре укыта башлый. Спонсорлар да табыла: Нәҗип Сәйфетдинов мәктәпкә беренче видеомагнитофон бүләк итә. Шул ук елда якшәмбе татар мәктәбе бишьеллык юбилеен зурлап үткәрә һәм шуннан соң боз кузгала – балалар саны ел саен арта башлый.

Әмма Хәридә Габделҗан кызы моның белән дә тынычланмый. Ул һаман мөстәкыйль татар мәктәбе ачу хыялы белән яши. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең, ата-аналарның тырышлыгы белән мәгариф идарәсе  белән сөйләшүләр алып барыла, төрле инстанцияләргә хатлар яудырыла һәм, ниһаять, 1997 елда рөхсәт алына.

Мәктәпкә эшкә килгән беренче укытучылар – Асия Сәйфетдинова, Нурзидә Фәйзуллина, Гөлчәчәк Нуруллина, Гөлҗиһан Мәхмүдова, Радик Газизов һәм башкалар укучыларны шәһәр буйлап берәмтекләп җыялар. 3Күбесен Сабантуйларында татар мәктәбендә укырга күндерәләр, беренче класска бара торган балалары булган өйләрне әйләнеп чыгалар, “Бердәмлек” газетасына белдерүләр биреп торалар, “Радио-7”нең татар бүлеген алып баручы Шамил Баһаутдин бертуксаусыз мәктәпкә укучылар кабул итү турында белдерүләр, директорга чыгыш ясау өчен вакыт биреп тора. Ә бу чакта мәктәп бинасына татар җанлы эшкуар Вазыйх Мөхәммәтшинның төзү фирмасы ремонт ясый. Августның соңгы көннәре бигрәк тә кызу була: ата-аналар да, укытучылар да хуҗалык белән җитәкчелек итүче Румия Якупова кулы астында классларны уку әсбаплары белән җиһазландыралар, тәрәзәләр юалар… Шулай итеп, 1997 елның беренче сентябре иртәсендә беренче татар мәктәбе линейкасына 178 укучы тезелеп баса, һәм шушы көннән башлап “Яктылык” татар мәктәбе үзе турында гел ишеттереп тора, хәтта андагы эшләрне башкаларга да үрнәк итеп куя башлыйлар: Ульяннан, Мәләкәстән, Тольяттидан, Уральск шәһәреннән  елегацияләр килеп, тәҗрибә өйрәнәләр.

Ә биредә эшләр гөрли: шәһәр мәгариф идарәсендә милли телләрне укыту буенча методист булып хезмәт иткән мәрхүм Ядкарь Нуруллин ярдәмендә фәнни тикшеренүләр алып барыла, татар телен укыту методикасы буенча положениеләр эшләп чыгарыла. Методист төрле конкурслар, олимпиадалар үткәрүдә дә күп булыша. Ничек кенә кыен булса да, татар теле дәресләрендә классны икегә бүлеп укыту нормасы кабул ителә һәм Хәридә Габделҗановна эшләгән вакытта бу кагыйдә катгый үтәлеп килә. Чөнки шулай эшләгәндә генә балаларга төпле белем биреп була, дип саный ул. Шулай ук укучылар Самар өлкәсендә алып барыла торган археологик казыну эшләрендә катнашалар, авылларга этнографик экспедицияләргә чыгып йөриләр, мәктәп Сабан туйлары, Сөмбелә бәйрәмнәре, фольклор декадалар уздыралар.

Мәктәп Самарның кульпросветучилищесы, педагогия институтының татар мәктәбенә рус теле укытучылары әзерли торган филология факультеты белән хезмәттәшлек итә. Хәридә Габделҗановна Альбина Мамедалиева, Фәридә Зиннәтуллина, Лилия Абдуллина кебек иҗат җене кагылган студент кызларны әле дә сагынып, җылы сүзләр белән искә ала.

Шулай ук Яр Чаллы шәһәренең  педагогларга өзлексез белем бирү институты белән алып барылган  эксперименталь эш тә нәтиҗәле була, татар сөйләм телен үстерү буенча берничә җыентык эшләп чыгарыла һәм бастырыла.

2005 ел да “Яктылык” өчен истәлекле. Элек балалар бакчасы булып хезмәт иткән мәктәп бинасын зурайтырга дип җан атып йөргән Дашкина, ниһаять, максатына ирешә һәм “Яктылык”ка спорт залы, зур ашханә, якты класслар өстәп төзелә башлый. Директорны һәм аңа бу эштә зур булышлык күрсәткән “Туган тел” җәмгыяте әгъзасы Азат Надыйровны “Это миф, мечта, успокойтесь”, — дип борып чыгарган шәһәр администрациясе түрәләре аларның үҗәтлеге нәтиҗәсендә чигенергә мәҗбүр булалар.

18 ел буе өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенә актив эшләгән, 10 елдан артык аның әгъзасы булып торган Хәридә Дашкина анда да милли мәгариф эш белән шөгыльләнә. Директор Тольяттиның “Олимпия”, Сызранның якшәмбе мәктәбенә дәреслекләр белән ярдәм итә, алар белән элемтәдә торып, татар телен укыту буенча тәҗрибә белән уртаклаша. Татарстан мәгариф министрлыгы белән дә тыгыз эшли, Бөтендөнья татар конгрессы утырышларында һәм форумнарында ялкынлы чыгышлар ясый…

…Бүген инде 400 бала укый торган «Яктылык»та чын татар рухы хөкем сөрә. Безнең балаларны шәһәрдә дә, Татарстанда да, хәтта чит илләрдә дә бик яхшы беләләр. Алар укытучыларын сынатмаска тырышып, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар алып кайталар, татар көрәше белән шөгыльләнәләр, милли җыр-биюләребезне башкаруда да аларга тиңнәр юк. Тик, кызганычка, татар мәктәбе булсын дип йөреп, Хәридә Габделҗан кызының сәламәтлеге какшый, һәм ул 2011 елда үз теләге белән  лаеклы ялга чыга. Бүген мәктәп директоры булып аның укучысы Радик Рифкать улы Газизов хезмәт итә.

Шулай да Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган укытучысы, “Шәһәр алдындагы казанышлары өчен” күкрәк билгесен йөртүче, 45 ел хезмәт стажы булган  хезмәт ветераны авыруларга бирешмәскә тырыша. 4Ул бүген дә үз куллары белән  юктан бар ителгән мәктәбенең тормышы белән кызыксына һәм аның ихтыяҗлары белән яши. Укытучылар да, ата-аналар да аны һәр бәйрәмгә дәшеп алалар, зурлап кунак итәләр, һәр сүзенә колак салалар. Менә февраль башында гына мәктәпне 15, 10 һәм 5 ел элек тәмамлап чыккан укучылар белән очрашуга ул кадерле кунак буларак чакырылган иде.

Әйе, ерактан матуррак күренә, дип халык бик дөрес әйтә. Хәридә Дашкина өчен тормышының иң әһәмиятле чоры – эшләгән эшләренә читтән торып бәя  бирү, баласы кебек булган мәктәбенең киләчәген аналарча кайгырту вакыты килеп җиткән. Әйе, беренче директор китү белән эш туктамаган: мәктәп гөрли, үсә, матурлана. Ел башында бирегә укырга килүче балалар саны кирәгеннән дә арта башлаган инде. Хәзер аларны конкурс нигезендә кабул итү мөмкинлеге туа. Димәк, укыту программасын да югары рак дәрәҗәгә күтәрергә мөмкин. Димәк, мәктәпкә нигез яхшы салынган, төпле  традицияләр булдырылган, көчле укытучылар коллективы тупланган. Димәк, аның эшен дәвам итүчеләр дә, гасырларда саклаучылар да бар. Тик менә заманча белем бирү артыннан куып, татар телен укыту позицияләре генә какшамасын, мәктәпнең милли йөзе генә югалмасын, телебез генә саклансын иде…

                                                                                                                                                                         Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Самар татарлары»

Просмотров: 1951

Один комментарий

  1. АЛЛАНЫҢ РӘХМӘТЕ ЯУСЫН МИНЕ ОНЫТМЫЙЧА ИСКӘ АЛУЫГЫЗ ӨЧЕН!!!!!(L) (K) МИҢА ЯШӘРГӘ ТЕЛӘРГӘ ИЛХАМ, КӨЧ БИРГӘН ӨЧЕН!!!