Подбельскидагы дәвалау үзәген мактыйлар

Соңгы елларда Самар өлкәсендә “Реабилитацион  үзәкләр” уңышлы гына эшләп киләләр. Безнең өлкәдә аларның саны унга җитте. Шуларның берсе – Похвистнево районындагы Подбельск шәһәрендә. Иң күп дәваланучылар – Подбельскида. Елына 600 кеше сихәтлек курсын уза. “Сәлам” гәҗитәсенең даими укучысы Саимә ханым Морзаханова шунда дәваланып кайтты, һәм мин аның белән әңгәмә кордым.

 Сез бу үзәккә үзегез генә бардыгызмы?

 Үзең генә барсаң, алай ук кызык булмас иде кебек. Гали авылыннан сигез, күрше чуаш авылы Рысайдан да сигез кеше, барлыгы 16 кеше җыелып бардык. Авылдан киткән кебек  тә булмады. Таныш кешеләр белән бергә ял итү үзе бер рәхәтлек бирә җанга.

 Дәвалау үзәгенә баргач, сезнең игътибарны нәрсә җәлеп итте?

 Чисталык һәм безгә хезмәт күрсәтүчеләрнең гаҗәеп мөлаем мөнәсәбәте. Хезмәткәрләр ахирәт дусларыбыздай сөйләштеләр, серләштек. Һәрвакыт елмаеп кына сөйләшәләр. Акыллылар, изге күңеллеләр. Һәр адымнарында игелек. Һәр дәваланучының гомерен озынайтучылар. Гомер бик кыска бит. Әйтерсең лә бер ишектән керәсең, икенчесеннән чыгасың.

 Сөйләвегез буенча, хезмәткәрләр — ак халатлы фәрештәләр. Мөдирләре бик таләпчән, усал кешедер инде?

Таләпчән булмасаң, шундый тәртип  булмас иде. Җитәкче таләпчән булмаса — эш бармый бит. Ә менә усал дип әйтергә тел бармый. Үзәкнең директоры  Иван кызы Татьяна Самойлова шундый мөлаем йөзле, елмаеп кына сөйләшә. Кешеләрнең холыкларына яраша, чирлеләрне юата белә. Күрәсең эшкә дә үзедәйләрне сайлап алган. Персонал кызларның йөзләре яңа туган иртәнге кояшны хәтерләтәләр.

Барчасы да яхшы булса да, аерым истә калучылар булдымы соң?

 Психологлар Таһир кызы Ирина ханым һәм Валерьян кызы Юлия ханымга барлык туган сорауларыбыз белән мөрәҗәгать итә идек. Аларга бигрәк тә рәхмәтләребез чиксез.

 Саимә ханым, матур елмаялар. Яхшы дәвалыйлар. Ризыклары ничек? Яхшы ризык үзе бер дәва бит.

 Пешергән ризыклары телеңне йотарлык. Кайнар ашлар. Төрледән-төрле салатлар. Икенчегә җаның ни тели. Ризыктан өстәлләр сыгылып тора.

 Дәвалау ул — дару эчү, укол кадау гына түгел. Процедура дигән төшенчә бар. Соңгысы ничегрәк куелган?

 Уналты төрле процедура. Табиб чиреңә карап, шуларны сайлап тәкъдим итә.

 Дәвалану курслары үз эченә мәдәни тормышны керткәнме?

 Күңелне төшенкелеккә бирдермәделәр. Олылар көнен зурлап уздырдылар. Атнасына ике мәртәбә баянчы килә иде. Дәрте ташыган биеде, күңелләре нечкәргәннәр җырлап та алдылар.

 Сез, намаз кешесе буларак, гыйбадәт кылу мөмкинлеге булдымы?

 Аллаһыга шөкер, бөтен шартлар тудырылган иде.

 

Әңгәмәдәш — Шамил Баһаутдин.

«Сәлам»

Просмотров: 1220

Комментирование запрещено