“Яктылык” татар мәктәбендә күпбалалы гаиләләрдә яшәүче укучылар бармы дигән сорауны ишетү белән, директоры Радик Рифкать улы Газизов өч балалы Йосыповлар гаиләсен атады. Аны аңлап була, чөнки мәктәпнең бер генә иҗтимагый эше дә бу үрнәк гаиләдән башка үтми. Балалары Ирида белән Эльвира гына түгел, әтиләре Марс та, әниләре Юлия дә мәктәптә яшиләр, дип әйтергә була. Хәтта әбиләре Миннур апа һәм бабалары Мәҗит абыйны да биредә белмәгән кеше юктыр.
Йосыповлар гаиләсе Камышлы районының Иске Ярмәк авылында бик тә дәрәҗәле кешеләр исәбендә. Мәҗит абый озак еллар Коминтерн колхозының баш инженеры булып эшләде, партия оешмасын җитәкләп килде. Үткән гасырның 80нче елларында аны колхоз рәисе итеп сайлап куйдылар. Ул хуҗалык белән үзгәртеп кору еллары башланганчы җитәкчелек итте. Хәзер дә иҗтимагый эштән аерылмый, авылның ветераннар советы рәисе булып, бик күп файда китерә. Миннур апа да зоотехниктан башлап, авыл советы секретаре дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше. Алар өч балаларын – Марс, Венера һәм Римманы тәрбияләп, барысына да югары белем биреп, башлы-күзле итәләр.
Татарның гореф-гадәте буенча балалар үсеп җиткәч, төп йортта бердәнбер уллары Марс калырга тиеш иде, әлбәттә. Егет үзе дә шулай дип уйлап, авыл хуҗалыгы институтын уңышлы тәмамлаганнан авылга эшкә кайта һәм машина-трактор паркына инженер булып эшкә урнаша.
Шул ук җәйне Йосыповларның күршесе Бари Нуриевларга Яр Чаллыда яшәүче уллары Ринатның кызы Юлия кунакка кайтып төшә. Яшьләр балачактан ук таныш булсалар да, Юлия үзеннән биш яшькә олырак егеткә Марс абый дип дәшә һәм ул вакытта кияүгә чыгу турында уйлап та бирми.
Ә Марс Юлияне бу җәйне күреп йокысын югалта. Кара син аны, чәчәккә бөреләнгән роза диярсең: кечкенә генә булса да, зифа буйлы, чибәр, ә күзләре, күзләре… Клубтан кайтканда ул кызны күршеләрчә берничә тапкыр озатып куя һәм, аңа берни дә әйтмичә, әти-әнисенең бәхиллеген ала һәм Миннур апаны яулык алырга төшереп җибәрә. Мондый хәлне көтмәгән кыз башта югалып кала, әти-әнисе белән киңәшкәч, риза була һәм икенче көнне үк никах укыталар.
Бу гаиләдә бөтен эшләрне дә ир кеше хөкем итә. Бергә яши башлагач та Марс: “Авылдан беркая да китмибез, төп йортта калабыз”, — дип кырт кисә. Шәһәр кызы Юлия татар хатыннарына хас йомшаклык һәм иргә буйсыну күрсәтеп, риза була. “Ун ел бергә яшәп, әнием һәм әтием белән бер генә мәртәбә дә сүзгә килмәдек. Алар мине үз кызларын яраткан кебек яраттылар. Ирида тумаган иде әле, иремне армиягә алдылар. Ул хезмәт иткәндә дә әти белән әни миңа терәк булдылар, педучилищеда укыган вакытта да, авылның социаль бүлегенә эшкә урнашкач та кызларымны тәрбияләүдә нык булыштылар. Мин алардан чиксез ярату гына күрдем”, — дип сөйли.
Ләкин тормыш без дигәнчә генә бармый шул. Балалар башлангыч мәктәптә укыган чакта колхоз тәмам тарала, зур гаиләгә көн күрүе көннән-көн авырлаша башлый. Шулай итеп, эш һәм акча юклыгына аптыраган Марс Мәҗит улы шәһәргә китәргә карар кыла. Бу турыда ишетеп, Миннур апа еларга ук керешә: “Сез китү берни дә түгел, оныкларым белән ничек аерылырмын?!” Ә Юлия, һәрвакыттагыча, ир сүзенә буйсынып, җыена башлый.
Алар башта балаларны авылда калдырып, Самарага килеп гомумторакка фатирга керәләр һәм эш эзли башлыйлар. Марс төрле урыннарда эшләп карый, хәтта газель йөртергә дә туры килә аңа. Тора-бара ул үзенең фирмасын булдыра, Юлия дә аның белән бергә эшли. Ул гына да түгел, иллеләп кеше эшләгән фирмада яртысын – Ярмәк кешеләрен тәшкил итә. Шулай итеп кызларны да шәһәргә алып киләләр, гомумторактан ерак булмаган татар мәктәбенә укырга кертәләр. “Хәридә Дашкина янына кереп, Иске Ярмәктән килүебез турында әйткәч, ул берсүзсез кызларыбызны алды. Аларның шәһәрдә яшиселәре килмәсә дә, гаилә гел бергә булырга тиеш, дигәч күнделәр, әкренләп яңа коллективка ияләштеләр. Татарлар арасында булгангадыр, аларга кыен булмады, күп тә үтмәде, мәктәпнең бөтен эшләрендә катнашып, дипломнар һәм грамоталар ташый башладылар”, — дип исенә төшерә Юлия.
Ярату, аңлашу мохитында үскән балалар сәләтле булалар шул. Ирида беренче көннән үк “Яктылык”ның “Йолдыз” бию төркемендә шөгыльләнеп, олы сыйныфларда үзе дә бию төркеменең йолдызы булып китә. Ул яктылыклылар белән бергә Польшадагы Сабантуйларда катнашып, Гран при алып кайтканнар иде бит. Хәзер технический университетның беренче курсында укый, бераз ияләшкәч, кабат бию төркеменә йөри башларга хыяллана. Ә менә Эльвира биергә яратмый, ул күбрәк әдәби татар сөйләме белән мавыга, концертларны, мәктәп линейкаларын, кичәләрне алып бара. Татар теле укытучысы Фәния Гыйләҗева җитәкчелегендә “Татарстан-Яңа гасыр” телевидениесенең “Тамчы-шоу” тапшыруларында катнаша, татар олимпиадаларында беренчелекне яулый. Эльвира кул эшләрен дә бик ярата: бисердан төрле-төрле чәчәкләр үреп, туганнарына, таныш-белешләренә бүләк итә, тегү түгәрәгендә өч ел буе өйрәнгәне дә бушка китмәгән, үзенә кием тегеп кия белә.
Алда әйтелгәнчә, әти белән әни балаларының гына түгел, “Яктылык”ның бөтен эшләрендә дә катнашалар. Марс – ата-аналар комитеты әгъзасы булса, Юлия Эльвира класссының ата-аналар комитетында хезмәт куя. Алар берничә тапкыр “Яктылык”ның бию төркемен туган авылларында үткәрелә торган чараларга да алып кайттылар. Миннур апа аларны кунакларга гына әзерләнә торган мул өстәлләр белән каршы алды, күчтәнәчләр биреп озатты. Мәктәп җитәкчеләре картларны үзләрен дә зурләп, үткән елда Киров мәйданында “Дуслык” оешмасы уздырган Хатын-кызлар бәйрәменә чакырдылар. Миннур апа белән Мәҗит абый монда да буш кул белән килмәгәннәр, тау хәтле бавырсак пешереп килеп, ул вакытта мәктәп директоры булып эшләгән Дания Әбдрәхимовага тапшырганнар иде.
Биш ел буе кеше почмагында – унсигез метрлы бер бүлмәдә дүртәү интеккән Йосыповлар гаиләсе, ниһаять үз фатирларын алу бәхетенә ирешәләр һәм 2008 елда ике бүлмәле якты һәм матур өйләренә өй туе ясыйлар. Ә ике ел элек, бергә яшәүләренең унсигез еллыгына килгән күпсанлы дуслары шаярып: “Сезгә бер малай да алып кайтырга вакыт инде”, — дип теләгәч, Марс: “Әйдә, карчык, алып кайтыйкмы әллә?” — дип кыза. Инде белгәнезгечә, бу гаиләдә ир нәрсә әйтсә, шул була. Болай дә ямьле өйгә тагын да ямь өстәп, кечкенә Йосыф дөньяга килә. “Элек Марс төшке ашны эштә генә ашый иде. Йосыф туганнан бирле өйгә кайта башлады. Кайту белән баланы кулына ала да, киткәнче төшерми, кайвакыт хәтта ашарга да онытып чыгып китә”, — дип елмая бәхетле Юлия. Йосыфны әтисе генә түгел, Эльвира да, Ирида да үчтекиләп кенә йөртәләр.
Мин алардан интервью алырга килгәндә, Марсны төшке ашка көтеп торучы Юлиянең бәлеше инде пешкән иде. Әтисе килеп керү белән биш айлык Йосыф кулларын сузып тыпырчына, атлыга башлады. Марс аны кулларына алып, әле аякларыннан тотып әйләндерә, әле зур тупка атландырып, әллә нинди күнегүләр ясата. Малае да шуны гына көтеп торган кебек, көлә-көлә мәтәлчек ата…
Мондый ата-анага өч бала да аз кебек тоелды миңа. Барысын да сыйдырырлык зур йөрәкле, сабыр һәм шул ук вакытта таләпчән һәм үзенекендә тора белгән Марс тирәсендә аның иярченнәре – йомшак табигатьле Юлия, тыңлаучан кызлары Ирида белән Эльвира һәм гаилә нуры кечкенә Йосыф әйләнеп йөриләр. Орбиталары туры булсын, бәхетләренә күз тимәсен, балаларының игелеген күреп яшәргә насыйп булсын, дип тели-тели чыктым мин ул нурлы өйдән.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Просмотров: 1596