…1941 ел. Илебездә канкойгыч Бөек Ватан сугышы бара. Баһадирдай ирләр яу кырына киткәч, авыл өстенә иксез-чиксез кайгы-хәсрәт иңде, һәм салам түбәле өйләр җиргә сеңеп, моңсуланып, кечерәеп калгандай булдылар. Ә авылга көн саен “кара хатлар” килеп кенә торды.
Начар хәбәр озак көттермәде, беркөнне хат ташучы аны Сәгадәткә дә китерде.
Юк, сыгылып төшмәде яшь хатын. Бугазына тулган ачы хәсрәтне “йотып” җибәрде дә колхоз эшенә чыгып чапты.
Көннәр артыннан көннәр үтеп кенә торды. Ә иң тетрәндергәне — эштән кайтканда караңгы, салкын январь аеның бер төнендә аны ачтан шешенеп үлүче кечкенә кызы белән улы каршы алды. Өстәвенә, сугышка киткән күрше Әсхәдулланың авырлы хатыны Галимә, урманнан чыбык-чабыклар күтәреп кайтканда, буранда адашып үлде.
И, дөнья! Бу кадәр авырлыкларга ничек итеп түзсен инде адәм баласы! Беркөнне бакча башында, елга буена салынган мунчадан гармун тавышы ишетелде. Аның тавышы баштан бик зәгыйфь булып тоелса да, тора-бара ул көчәйгәннән-көчәя барып, елга буенда үсеп утырган агач кәүсәләренә сарылып, тын гына агып ятучы елгага кушылып акты, ерак булмаган иркен ындыр-басуларга таралды.
Йөрәк әрнүләренә түзә алмыйча ярсый-ярсый уйнады Сәгадәт. Чөнки ул вакытта бер аныкы гына түгел, ил өстендәге күпме газиз аналарның, сөекле ярларның, гөнаһсыз сабыйларның башына төшкән авыр хәсрәт иде ул.
Өе авыл читендә урнашкан булу сәбәпле, ялгыз, бичара хатынга беркем дә комачаулый алмады. Тик берничә көн үткәннән соң аңа: “Сәгадәт хәсрәтеннән акылдан язган икән”, - дигән шомлы хәбәр килеп иреште.
Көзнең елак бер көнендә, бакчада бәрәңге казыганда, ул торналар очып китүен моңсу карашы белән озатып калды: “Кайларга гына очасыз, бахыркайлар! Ут астына барып кермәгез тагын! Сезнең арттан сәлам әйтеп җибәрер кешем дә калмады, ирем дә шунда һәлак булды бит”. Мондый авыр уйлар Сәгадәтнең йөрәген телеп-телеп алдылар. Бигрәк тә гөнаһсыз сабыйларының үлеме исенә төшкәч, ул түзә алмыйча җиргә ятып елады.
Ә төннәрен гармун тавышы тынмады. Беркөнне шулай, күз карашын билгесез ноктага текәп, уйланып, гармун уйнап утырганда, көтмәгәндә мунча ишеге ачылып китте. Һәм бирегә алыптай гәүдәле, култык таягына таянган, өстенә шинель кигән бер ир заты килеп керде. Ул сәләмәгә төренеп, маңгаена, күзләренә чәч бөдрәсе төшкәнен дә абайламый, гармун уйнап утырган хатынны бүлдерергә кыймыйча, ишек катындагы эскәмиягә утырып, бер-бер артлы тәмәке көйрәтте. Бу кеше буранда адашып үлгән авырлы Галимәнең ире Әсхәдулла иде.
- Нәрсә, сагышыңнан моңаясыңмыни! Ничек итеп яшәргә хәзер?! — дип утлы күз карашын текәде ул Сәгадәткә, исәнләшергә дә онытып.
- Үлгәннәр өчен без яшәргә тиеш, алар алдында без бурычлы, — дип әкрен генә җавап кайтарды горур хатын.
Ә гомер туктап калмады. Көн саен Сәгадәт уйнаган гармун моңын ишеткән ирнең ядрә тишеп үткән аягы төзәлде. Беркөнне ул, тагын фронтка киткәнче дип, күршесе янына хушлашырга керде. Әлеге дә баягы ул аны мунчасында гармун уйнап утырган көе туры китерде һәм үзенең тиздән фронтка китәчәген белдерде.Аның шушы сүзләрен ишеткәч, Сәгадәтнең күзләре зур булып ачылдылар. Бераз вакыт ул акылдан шашкандай текәлеп карап торды да ирнең беләгенә сарылды:
- Әсхәдулла, мине бәхетсез итеп, ялгыз калдырып китмә! Миңа бала кирәк, мин бала телим! - дип инәлде. Аның шушы сүзләреннән ир заты бөтенләй югалып калды.
- Сугышта йөргәндә күргән вәхшилектән бәгыре таш булып каткан, үлем афәтен татып караган, күңеле суынып, җаны бушаган кеше сине бәхетле итә алмый. Рәнҗемә миңа, Сәгадәт, — дип иңрәде ул.
Шулчак яшь хатын үз-үзен белештермичә, өстендәге сәләмәләрен тиз-тиз генә салып атты да, ап-ак эчке күлмәктән калып, ир каршысына килеп тезләнде.
- Минем күңелемдәге җылылык икебезне җылытырга да, кайгы-хәсрәтләребезне оныттырырга да җитәрлек, — дип ялынды Сәгадәт.
Хатынның эчкерсез күз карашы, самимилеге эретеп җибәргәндәй булды Әсхәдулланы. Ул әкрен генә аны иңнәреннән тотып, каршысына бастырды.
- Син нинди горур, Сәгадәт! Син бит җир йөзенә бәхетле хатын-кыз, ана булыр өчен җибәрелгәнсең! Синең батырлыгың, матурлыгың таң калдырырлык, — дип пышылдады Әсхәдулла һәм чибәр хатынны үз кочагына алды….
Икенче көнне таң белән Әсхәдулла фронтка китеп барды. Авыл кырыендагы калкулыкта үсеп утырган карт өянке төбенә басып, ап-ак яулыгын болгап озатып калды аны Сәгадәт. Ә үзе Әсхәдулланың исән-имин кайтуын теләде. Тәне генә түгел, күңел яралары да савыга башлаган Әсхәдулла аңа борылып карап, елмая иде.
Менә инде кыш үтеп, яз ае да килеп җитте. Сәгадәтнең бүген әкрен генә биле сызлап тора. Тиздән ана буласын тоеп, үзалдына шатлыктан балкып елмайды ул. Төн җитеп, тулгагы көчәйгәч, күршеләренә дә белгертми, мунчасы идәненә салам илтеп түшәде. Баланың туу вакыты җиткән иде. Ул аны тудыргач, хәле-көче бетеп, тирән упкынга очты…
Мин дөньяга яшәр өчен килдем, дигән төсле, яңа туган сабыйның көчле тавышы бер ягы белән кыйшая башлаган иске мунча эченә генә сыешмыйча, тирә-юньгә таралды.
Бар җиһанга аваз салып елаучы бала тавышына тал-тирәк башларына оя корып, бала чыгарырга җыенучы каргалар йокыдан уянып, үзара каркылдаштылар.
“И, ана! Ач күзләреңне! Шулхәтле авырлыкларга чыдап, өзелеп көтеп алган сабыеңа син кирәк бит!” - дип пышылдашты язгы җилләр, бакча башындагы елгада ярларына сыеша алмыйча, бер-беренә бәрелеп агып ятучы бозлар.
Янында өзелеп елап ятучы сабый тавышы Сәгадәтнең миенә, аңына үтеп кереп, дөньяга кире кайтарды бугай. Дөрестән дә, шушы ләгънәт төшкән сугыш аңа да хәсрәт шулпасын җитәрлек эчергән икән шул. Ул әкрен генә торып утырды һәм сабыен күкрәгенә кысты.
- Рәхмәт сиңа, Ходаем, миңа бәхет бүләк итүең өчен. Баламның әтисен дә исән-имин генә кайтар инде, — дип изге теләкләр теләргә кереште Сәгадәт.
Вакыт тукталмады, ашкынып алга барды. Сугыш ахырына якынлаша икән, дигән шатлыклы хәбәрләр дә ишетелеп торгалады авыл өстендә.
Ә җиңү шатлыгы бик озак көттермәде. Менә авылга көн саен диярлек фронтовиклар кайта башлады.
Язмыш түземлеге, батырлыгы өчен ир йөрәкле Сәгадәткә дә бүләк әзерләп куйган булган икән. Беркөнне ул яңа гына тәпи йөреп киткән улы белән мәш килгәндә, кинәт ишек ачылып китте һәм өйгә бер кулын иңенә аскан Әсхәдулла кереп басты. Ул, әйтерсең лә, китеп бик озак тормаган кешедәй елмаеп хатыны белән улына күтәрелеп карады да:
- Бик озак көттердемме, кадерлеләрем?! - диде һәм ап-ак тешләрен күрсәтеп, матур итеп тагын бер елмайды.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1006