Мине рәхмәт сүзләре яшәтә

docs.mail.ruБу мәкалә турында уйланып йөргәндә бер борынгы риваять исемә килеп төште. Үз хәләл көче, үз тырышлыгы белән көн күрүче берәү: “Бу җитми дә, теге җитми, диләр, юклык нинди була икән, мин дә шуны тоеп, күреп калыйм әле”, — дип, сәфәргә чыгып киткән, имеш. Күпмедер юл узгач, тамак ялгарга утырган һәм ашаганда ялгыш ипи валчыгын җиргә төшергән. Бик озак эзләгән ул аны. Таба алмагач, өстенә баса күрмәсеннәр дип, әлеге урынны киртә белән әйләндереп алган һәм шул вакытта тавыш ишеткән: “Бар, өеңә кайт, йөрмә җәфаланып. Син юклыкның, ачлыкның нәрсә икәнен беркайчан да белмәссең”.

Иске Ярмәк авылында яшәү­че Гайненур Садыйк кызы Шәрипова дә нәкъ менә шундыйлардан: икмәк кадерен, аның һәр валчыгының нинди авырлык белән килгәнен белә. Белмәскә, бөтен гомерен җәен колхоз кырларында авылдашларына аш пешереп тир түккән, ә кышын мал карап үткәргән чын крестьян бит ул. Яшьлеге күмәкләштерү вакытларына, аннан сугыш елларына туры килгәнгә, ачлыкны, юклыкны туйганчы татый бу хатын. Шуңа да бүгенге тормышның һәр көненә шөкер итеп яши.
Авырлыкларга карамастан, гомер бик тиз үтеп китә һәм онытылмас бер мизгел булып хәтердә кала. Менә Иске Ярмәк урамнарында әле генә яланаяк йөгереп йөргән Гайненурны үсеп җитү белән  кияүгә бирәләр. Чөнки гаиләдә бала күп, барысына да ашарга җитми. Гайненурга хәтта укырга да насыйп булмый.

Ике елдан ире Гаделша авырып китеп, вафат була.  Шулай итеп ир рәхәтен күреп тә өлгермәгән яшь хатын тол кала.

Авылда Уфага вербовка буенча эшкә китәргә мөмкин, дигән сүз чыккач, русча бер сүз белмәгән Гайненур бәхетен сынап карарга була.

Тик шәһәр аны колач җә­еп каршы алмый, әлбәттә. Нишлисең, таяныр кешең булмагач, түзәсең инде. Кыз эшкә урнаша һәм тиздән хезмәттәше Әсфәндияр белән никах укытып матур гына яши башлыйлар. Бөек Ватан сугышы аларның бөтен планнарын җимерә, Әс­фән­диярне сугышка алалар.

Гайненур Садыйк кызы хәс­рәттән, авыр эштән авырып, ту­ган якларына кайтып егыла. Ил­дә чыпчык та үлми, диләр бит. Хәл алып азрак йөри башлаганда аның  йөкле булуы ачыклана…

Нишләргә, дигән уй хатын­га тынлык бирми. Ире — сугышта, ачлык, ялангачлык… Әс­фәндияр  белән язылышырга да өлгермәгәннәр иде бит әле. Җитмәсә аның “хәбәрсез югалуы” турында да язу килеп төшә. Гайненур туганнары белән киңәшә дә, бер карарга килеп, баласын табарга була…

Дөньяга кыз бала туа, һәм аңа Миннур дип исем кушалар. Яшәү, тормыш итү өчен чын мәгънәсендә көрәш башлана. Аны колхозның иң авыр эшләренә куялар.  Имеш, бер баланы гына  кемдә дә калдырып була.

Гайненур Кләүле стан­ция­сен­нән ат белән ягулык ташый. Кар бураннары, язгы пычрак­лар, җәйге эсселәр хатынның җелегенә үтә. Ә беркөнне кышкы урман уртасында аты хәлсезләнеп туктый. Гайненур, аптырагач, атны туара да, ягулык салган ләгән өстенә менеп утыра. Туңып үлсәм, табарлар әле дип, язмыш кулына бирелә. Кул-аяклары бернәрсә дә сизмәслек итеп туңып барганда аңа авылдашы Гали Әмиров очрап, коткара.  Сугыш беткәндә ачлыкка түзәлмичә ике уч башак уып алып кайтканы өчен, Гайненурны бер елга хөкем итеп, Ульян төрмәсенә илтеп ябалар.

Шушы сынауларга да карамастан, ул йомшак, киң кү­ңелле, горур, уңган, пөхтә хатын булып кала алган. Төрмәдән кайткач, ул авылда озак еллар аш пе­шерүче булып эшли. Авылдашлары аны Коръән, туй, кунак ашлары пешерешергә гел дәшеп торалар.

Менә шулай, мәшәкатьлар арасында гомер узган да киткән. Хәзер инде кызы Миннурның балалары һәм оныкчыклары өй тутырып җәйге каникулга кайталар. Аларның тәртипле булып үсүләрендә әбиләренең өлеше дә бар. Чөнки Миннур апа да, аның тормыш иптәше дә көннәр буе эштә иделәр бит. “Әнигә рәхмәт инде, эштән кайтуыбызны көтеп ашарга да пешереп куя, балаларыбызга да күз-колак булып тора иде. Аш исе килеп торган җылы өйгә кайтып керүе дә рәхәт бит”, - дип зур җылылык белән сөйли Миннур апа әнисе турында.

Кызганычка,  Миннур апаның ире берничә ел элек вафат булган. Хәзер ул балалары, туганнары белән олы яшьтәге әнисен карап-тәрбияләп яши.

Җәй көне Гайненур апа үзе­нең олуг юбилеен — 95 яшен билгеләп үтте. Аны котларга оныклары, якыннары да кайткан, район депутатлар җыены рәисе Фаил Шәймәрданов, олы­ларга һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге ди­ректоры Наилә Габидуллина, шушы үзәкнең Ярмәк бү­леге мөдире Гали Каюмов һәм күп кенә авылдашлары килделәр.

Саубуллашу алдыннан Гайненур ападан озак яшәү серен сорамый түзмәдем. “И, балам, сере бар инде аның, — дип көлде ул. - Мин бит балаларны күз тиюдән, куркудан өшкерә идем (Аллаһы Тәгалә сөйгән бәндәсенә нинди генә сәләтләр бирми!). Савыгучылар килеп, әби, Аллаһының рәхмәтләре яусын, озын гомерле бул, дип тели иделәр. Шулар кабул булгандыр, кызым”.

 

Фәния КӘРИМОВА.

Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1394

Комментирование запрещено