Таныш булыгыз: җирле шагыйрә Наилә ханым ХӨСӘЕНОВА

Наиля ХусаиноваНаилә Хөсәенова-Әбдерәшитованы Самарда белүчеләр көннән-көн арта бара. Халыкның бер  катламына ул шәфкать туташы буларак таныш. Поэзиягә мөкиббәннәр Наилә ханымның иҗатын “Бердәмлек” гәҗитәсе аша күзәтеп баралар.

Наилә ханымның шигъри юллары күңел түренә каршылыксыз кереп утыралар да, йөрәккә дәрт вә дәрман биреп, һәр күзәнәгеңә яшәү шытымы булып урнашалар.
Сөю дигән сихри чишмәләрдән
Сулар эчтек яшьлек таңында.
Ә менә бу юллары олы кешеләрне
дә өмет кыршавында тота.
Көзебездә җылы көннәр булып

Соңгы гөлләр чәчәк атуын.
Ә кем генә битараф калыр икән
түбәндәге юлларга!
Мин әзер үләргә куеныңда,
Сөям,дип,әйтелгән сүзеңнән.

Наилә ханым елның кайсы фасылын гына алмасын, ул аны сиздерми генә хискә чорнап, бик оста утлы гыйшки ялкынга әверелдерә.
“Җил пышылдый никах догасын”.
“Ак кар ява кәләш күлмәгедәй,
Сөю иңгәч күктән, гөнаһ булмас”,
Диеп бирә Ходай дәвасын.

Наилә ханымның иҗатында усаллык юк. Ул барлык көчен кәкре дөньяны турайту максаты белән яши. Ул сирәк хатыннарның берсе. Ул хыянәт итүчене дә ярата һәм изге хезмәтен кызганмый, теләкләре гөнаһсыз.
“Мин югалттым мәхәббәтнең үзен,
Күз яшьләрем тама юлыңа.
Ятлар белән үткән чакларыңда,
Шул яшьләргә таелып егылма”.

Бу юлларны нәфис күңелле, нәзберек тәрбия алган хатын гына яза ала. Хатын-кыз йөрәгенә җитәрлек сүзне тик ир-ат кына әйтәдер һәм шул сүзгә җавап итеп тик хатын-кыз гына төгәл сүз табадыр.
“Бер сүзең дөньямны үзгәртте,
Канатлар үстереп иңемә”.

Яисә менә афоризм биеклегенә күтәрелгән фикерләр:
“Сөйләшә берсүзсез йөрәкләр”.
“Җырлыйсым килә синең куеныңда”.
“Йөрим пычак йөзеннән”.
“Көч алып яшьлекнең җәеннән”.
“Минем көчле мәхәббәтем
Сине саклар җилләрдән”.

Наилә ханымның туган авылына булган олуг мәхәббәтен туган телебездән аеру мөмкин түгел. Рәхмәт укыйм, тугры юлдашларны
Бүләк иттең минем юлымда.
Һәм телемне – мәшһүр татар телен
Дустым итеп бирдең җаныма.
Милләтемә хезмәт итәр өчен
Каләм бирдең аңа дәшәргә.

Наилә Хөсәенова тормышның эчендә кайный. Ул һәр мизгелне канатландырып күккә чөя белә, һәр хәсрәтне, фаҗигане шигъри юлларга сыйдыра.
Намазлык юк, дога уты сүнгән,
Онытылган ир, бала, оныклар.
Сериаллар карап, ялган тыңлап,
Яши бирә әби-бабайлар.
Наилә ханым лирик шагыйрә.

2013 елда әткәен мәңгелеккә озатты. Үлем хәсрәте таш йөрәкләрне дә эретә. Ә инде йомшак күңелле, хисле хатын-кызның ул бәгырен тапый. Наилә ханымның түбәндәге язма юллары белән танышуыгызны сорыйбыз.

Күңелкәйләр сагына әткәемне…

Быелгы март ае нәселебезгә бик зур югалтулар алып килде. Минем кадерле әтием 82 яшендә  вафат булды. Әткәй актив кешеләр исемлегендә булды. Ульян өлкәсенең Кулаткы районында урнашкан Иске Мостяк авылында югары оч мәчетен төзүгә зур өлеш кертте. Һәм шул мәчеттә күп еллар имам-хатыйб вазыйфасын үтәде. Аны, Хәсән углы Сөләйман Әбдерәшитовны, соңгы юлга авылдашларыбыз хөрмәт белән озаттылар. Ул балалары, авылы, аның халкы, динебез Ислам өчен янып-көеп яшәде. Аллаһыма мең-мең шөкранамын. Әтиемнән читтә яшәсәм дә, актык көннәрендә мине аның янында булдырганына.

Әтием-бәгырем, урының җәннәттә булсын. Без СИНЕ нур, изгелек сипкән кеше буларак күңел түребездә саклыйбыз.
Аллаһы теләсә, догада булырбыз.
Намазларыбыздан калдырмабыз.

Сөләйман кызы Наилә Хөсәенова.

Әтием исән чакта язылган шигъри хисләрем              
Алтын бөртекләрем
Әти-әни алтын бөртек,
Тормышымны бизәп торган,

Безнең өчен, үреп наздан,
Күңелемдә бишек корган.
Әти-әни изге җаннар,
Миңа гомер биргән алар,
Йөрәгемә иман нуры
Һәм дә шәфкать нуры салган алар.
Әткәй-әнкәй изге җаннар,
Хәятем бит Сезнең җанда,
Нарасыйдай күңел изрәр
Балам, диеп, Сез кочканда.
Әткәй аем, әнкәй кояш,
Дөнья күге асыллары,
Гомер күгем офыклары
Һәм җәннәтнең ачкычлары.
Узганнарга түзә йөрәк,
Сез бит миңа көчле терәк,
Һәр таң саен азан белән
Сезнең янга кайта күңел.
Әткәй-әнкәй – рухи канат,
Йөрәгемә сеңгән хикмәт,
Тәңремә мәңге рәхмәт,
Сез бит миңа олуг нигъмәт.
Әтием үлгәч язылган юллар
Аҗагандай булдың, әткәем…
Юк син, әткәй…
Инде миңа каршы чыкмассың,
Шатлыгым вә куанычым диеп,
Мәңге мине сөеп кочмассың.
Ходаемның миңа бүләгедер,
Гомереңнең актык көннәрен,
Чәйләр эчеп бергә үткәрдек,
Сизмәдек бит бу мизгелнең соңгы
икәнен.
Юк син, әткәй…
Син кайтмассың…
Тик шулай да йөрәгемдә җылы
сулышларың,
Яшәү дәрте булып янасың.
Бәхетебез безнең кыска булды,
Бер аерды язмыш, бер үлем,
Җәннәтләрдә урының булсын диеп,
Дога укып сорыйм мин бүген.

Сөләйман кызы Наилә Хөсәенова.
Самар – Иске Мостяк.

«Самар татарлары».

Просмотров: 1588

Комментирование запрещено