Типсә — тимер өзәрлек ирләр дә шигырь яза!

ШирияздановМин үзем шигырь язучы түгел, ләкин дә поэзиягә мөкиббән шәхесмен. Алтын приискасын җитәкләгән миллиардер Дәрдмәнд мәңгелек шигырьләр иҗат иткән. Аның иҗатында сәясәт юк. Ул татары өчен яшәгән. Татары өчен иҗат иткән. Аның “Ватан китәр, сөт калыр” дигән тирән фәлсәфи юллары мәңгелек! Һәм, әйтергә кирәк, татарның йөрәк тамырларына сеңгән тирән һәм нәзберек хисләрне синең күңелеңә сеңдерә ала.

Язасы сүзләрем Фәрид Шириаздан турында булса да, татарның корифей шагыйре Дәрдмәнгә  тукталуым урынлы. Дәрдмәнд шигырьләре мине, йәш кешене, поэзиягә өстерәп керттеләр. Шуннан бирле шигырь язучыларга олуг ихтирамым.
Кызлар яза. Хатыннар яза. Ә менә имәндәй ирләр шигырь язганда, кызыксыну бермә-бер көчәя. Фәрид Шириаздан кара урманнан чыккан аюдай бәдәмле, көрәшче, армрестлингларда күпләрнең беләкләрен өстәлгә җәймәдәй җәйгән олпат ир. Ул шигырьне тамак туйдырыр өчен язмаган һәм язмаячак та!
Ходай Тәгалә яраткан бәндәсенә барчасын да чыгарып сала. Аны бәхетле итә. Көчле. Таза. Чибәр. Зиһенле. Уңган. Эшли белмәгән эше юк. Хатынлыкка да иң чибәр кыз Раушанияне алган. Ә бит Раушания – нур сибүче дигәнне аңлата.
Шагыйрьләр — без күрә алмаганны күрә белүче җирдәге фәрештәләр! Фәрид әфәнде яшәешенең күп мизгелләрен образга салып, үзен генә түгел, безне дә йәшлекнең хисле мохитына чумдыра.
Һәр яз саен йәшлек иленә
Алып кайта мине алмагач…
Йә булмаса, менә бу юллары.
Тезелеп йәшлек еллары
Бер-бер артлы узалар,
Әйтерсең кунак кызлары,
Елмаеп, кул сузалар.
Хәзерге егетләр матурлык турында сөйләшә башласалар, кызларның аякларына, иреннәренә басым ясыйлар. Зәвык дигән нәрсәдә һәркемнең үз бизмәне. Фәрид кызларның күзләреннән илһам алган.
Эндәшергә кыймый уздым,
Яшереп хисләремне.
Әйтерсең лә яшен сукты
Күргәндә күзләреңне.
Ир-ат заты хатын-кыздан ким сагынмый. Ул ярата да белә, күз йәшләрен агызып, сагышка да бата ала. Фәрид Шириаздан да шулар исемлегендә.

Ул әтисен өзелеп яраткан кешеләр санына керә.
Кабереңә янә килдем
Тынлык эзләп җаныма.
Әллә ниләр бирер идем
Бер сөйләшү хакына.
Ирләр җитмеш төрле һөнәргә ия булырга тиеш, диләр. Фәрид шундый ир. Чөнки ул үз йорты белән тора. Йортта эш сансыз һәм беркайчан бетми. Бүгенге көндә ул мөфтият каршында чыгып килә торган “Сәлам” гәҗитәсенең мөхәррире. Татар һәм урыс телләрендә тирән мәгънәле язмалар әзерләүче журналист. Тормышыбыз мизгелләрен истәлеккә калдыручы фотосурәтче. Намазчы.
Елларым фәрештә аклыгын
Чәчемә сибәләр аз гына.
Уйларым, хисләрем сафлыгы
Торалар фәрештә сагында.
Иске ЯрмэкИске Ярмәк авылы татар дөнйасына атаклы Зыя Ярмәкине, Халикъ Садрины, Маннур Саттарны бүләк итте. Эшбатырлар, галимнәр, сәясәтчеләр, данлыклы укытучылар, милләтебезне зурлаучы шәхесләр, сәнгать кешеләре, күп балалы ярмәклеләр – барчасы да ватаныбыз горурлыгы. Һичшиксез, шул исемлеккә Хәмит углы Фәрид Шириазданны да кертер идем.

Алмагач
Ак чәчәккә чумгаан алмагач
Фәрештәдәй миңа караган.
Хуш исләрен тирән сулагач,
Гашыйк итте менә яңадан.
Аңа карап әллә нишләдем,
Онытылды бетмәс эшләрем.
Искә төшеп туган якларым,
Чәчәк аткан үсмер чакларым.
Алмагачның нәфис аклыгы
Ачты янә хисләр сандыгын.
Иң беренче сөю сафлыгы
Кайтты кебек миңа атлыгып.
Өермәләр купты күңелдә
Искә төшеп узган язларым.
Онытылмый калган бүгенгә
Канатланып сөйгән ярларым.
Һәр яз саен яшьлек иленә
Алып кайта мине алмагач.
Айный алмый hаман интегәм,
Яшьлегемнән аңа карагач.

Авылыма кайткан
чакта
Авылымның саф һавасы
Килешә сулышыма,
Шунда килә гел кайтасы,
Күмелеп сагышыма.
Урамның тузаны да
Якын миңа hәрвакыт,
Урам урап узганымда
Күпләр тора баш ватып:
«Бу кем инде, кайдан кайткан,
Кем туганы, кем улы?»
Кемдер бөтенләй оныткан,
Танымады бу юлы.
Кемдер шатланып кул бирә,
Һич танып булмаса да.
Хәл сорашкач, күрше-тирә
Хәтерне юлга сала.
Китә зиһенне актарып
Хәтердә казынулар,

Гомернең гүзәл чакларын
Өзелеп сагынулар.
Тезелеп яшьлек еллары
Бер-бер артлы узалар.
Әйтерсең кунак кызлары,
Елмаеп, кул сузалар.

Өмәләр
Күмәкләшеп өмә итү –
Бик борынгы күркәм йола,
Кыенлыкны бергә үтү
Авыл халкын күмәк тота.
Өмәләрдә арылмый да,
Күмәк көчтән куәт арта.
Юксызлыкка салынмыйча,
Тормыш йөген халык тарта.
Өмәләрдән өйләр арта,
Кибәннәрдә печән калка,
Кайгыларга кемдер тарса -
Уртаклаша дәррәү бар да.
Инде хәзер үзгәрделәр,
Заманалар башка бүген.
Күп күңелләр күгәрделәр,
Акча били күңел түрен.
Өмәләр дә сирәгәеп
Кала бара искелектә,
Акча гына кирәгәя,
Хөрмәт беткәч изгелеккә.
Иң беренче хисләрем
Бер күрүдә баш югалтып
Чумдым сөю күленә.
Утлы хисләргә уратып
Әсир иттең үзеңә.
Карадың да минем якка,
Бәйләп куйдың телемне.
Танышырга килгән чакта
Әйтә алмадым сүземне.
Эндәшергә кыймый уздым,
Яшереп хисләремне.
Әйтерсең дә яшен сукты
Күргәндә күзләреңне.
Иң беренче саф сөюнең
Иң татлы сагышларын,
«Өзелеп сөям» диюне
Тик сиңа багышладым.

Безнең оч малайлары
Бер тукмашып, бер дуслашып,
Терәшеп маңгайларны,
Бергә үсте гел укмашып,
Безнең оч малайлары.
Сок елгасы комлыгының
Астын өскә актарып,
Җыен гөнаһа шомлыгы,
Үстек дөнья куптарып.
Безнең тимәгән җирләр дә
Калды микән авылда.
Шул вакыттагы җилләргә
Әллә сихер тагылган?!
Хыялларга чумып үстек,
Ягып төнге учаклар.
Сизелмичә очып үтте
Чаткылардай шук чаклар.

Балачагым төшкә
керде
Кунакка дип килде бүген
Балачагым төшемдә.
Салам башлы өйне күрдем
Иң кызыклы төшендә.
Тәрәзәдән яран гөле
Исе китеп караган,
Каршы чыкты Тарзан, өреп,
Капка асты — ярадан.

Әтәчебез усал карап
Хуҗа булып йөренә.
Тавыкларын hәрчак барлап,
Генералдай күренә.
Талдан читән үрә бабай
Эшләпәсен бастырып,
Су керергә малай-шалай
Килгән мине чакырып.
Рәхәтләнеп сулар кердем,
Сикереп Сок ярыннан,
Яшь чагымны ачык күрдем
Юкәле тау янында.
Бу дөньяның бер ягы бар,
Белмим ашкына кайда?!
Туктатып куеп булмый шул
Иң рәхәт чакны саклап.

Яшьлегем чишмәсе
«Сулар тарта!» дигән сүздә
Тарту сере туган ягымның,
Сок буйлары, эзлим сездән
Посып калган бала чагымны.
Мисбах күле буйларына
Һаман тарта чишмә сукмагы,
Коткы салып уйларыма
Тынгы бирми хәтер тукмагы.
Гөрләп торган бака күлен,
Каз саклаган дымлы чирәмен
Төшләремдә бик еш күреп,
Чишмә буен урап үтәмен.
Без утырып хыялланган.
Чишмәбезнең имән бурасы,

Кем уйлаган аны алдан
Күл эчендә батып каласын.
Әллә инде күл төбеннән
Тарта микән яшьлек чишмәсе,
Очкын сипкән су йөзеннән
Шул чакларны килә күрәсем.
Яшьлегеңне шул бер узгач,
Эзләсәң дә сулар төбеннән,
Табып булмый, көмеш кунгач
Чәчләреңә хисләр көленнән.

Әтиемне сагынам
Әтиемне бик сагынып
Кайттым туган ягыма,
Йөрәгемә гел кагылып,
Сагыш тигәч җаныма.
Ә син юк шул инде бүген,
Кочаклап күрешергә,
Сиңа серләремне түгеп,
Хисләрне бүлешергә.
Кабереңә янә килдем
Тынлык эзләп җаныма.
Әллә ниләр бирер идем
Бер сөйләшү хакына.
Сокланырлык даның калды
Синең тормыш юлыңда,
Гел яхшылык эшли алдың
Газаплыклар чорында.
Әти, инде урының булсын
Җәннәтнең дә түрендә.
Безгә шулай яшәү язсын
Барып синең эзеңнән.
Гөлнур
Әллә нурдан яралдыңмы,
Күзнең явын алырлык?!
Әллә синннән таралдымы
Бу дөньяга матурлык?

Нинди серләр бар соң синдә,
Нинди заттан буласың,
Фәрештәме әллә җирдә,
Тоташ нурдан торасың?!
Һәр иртәне көтеп алдым,
Тиздән сине күрәм, дип,
Күргән чакта өнсез калдым,
Сихерчеме әллә син?
Эх, чибәр дә идең, Гөлнур,
Үзәкләрне өзәрлек.
Бераз кыргый, бераз горур,
Нурланыштан үләрлек.
Иң беренче сөю хисе
Шул ягы белән яхшы:
Ерактагы кояш төсле,
Гел саф килеш һәм якты.

Нишләр идем икән?!
Бер утыз яшь ташлап булса,
Мин соң нишләр идем икән?
Егерме биш кенә тулса,
Корыч кебек булса җилкәм?!
Бәреп чыкса чишмә кебек
Җиргә сеңгән яшьлек көчем,
Ничек итеп язмыш җебен
Сүтәр идем, ниләр өчен?

Хәзер булган акылымнан
Сабырлыклар алыр идем.
Түземлекнең ахырыннан
Зур уңышлар табыр идем.
Исәнлекне саклап кына
Барыр идем тормыш буйлап,
Уй-фикерне җайлап кына,
Гамәлемнең артын уйлап.
Ургып торган яшьлек көчем,
Дилбегәсен урап тотып,
Хыялларым җиңсен өчен,
Түзәр идем утлар йотып.
Серле тормыш юлларының
Иң уңаен табар идем.
Ташкын кебек уйларымны
Төймә кебек җайлар идем.

Кунак кызы
Күршебезгә кунак кызы
Килеп төште беркөнне.
Уйный идек кызып-кызып,
Икәү, күрми беркемне.
Күбәләктәй кунак кызы
Чуар күлмәген кигән.
Толымнары тигез, озын,
Алар тасмалап үргән.
Чибәркәем, кунак кызым,
Син кайда икән хәзер?
Шул чакларга муенын сузып,
Уза да китә хәтер.
Алтын төсле чәчләреңә
Инде көмеш иңгәндер,
Очкын чәчкән күзләрең дә
Инде шактый шилгәндер.
Оныкларың иркәләнеп,
Хәзер җәен кайтадыр.
Шул чакларның иртәләре
Кайтсын иде кайчандыр.

Әти-әни — мәңгелек
байлык
Бу дөньяда иң зур байлык –
Әти-әни исән чакта,
Күчтәнәчләр белән кайтып,
Күрешүләр туган якта.
Белмибез шул кадерләрен
Алар безне сагынганда.
Зурлыйбыз тик каберләрен
Үкенүләр кагылганда.
Тик акчага, алтынга да
Булмый икән карап торып,
Үз гомерең хакына да
Әткәйләрне алмаштырып.
Алар безгә гомер биреп,
Бу дөньяны бүләк иткән,
«Кеше булсын балам!» — дип,
Гомер буе нужа чиккән.

Чая кыз
Баткалаклар ясый идең
Гөрләвекләр язын акканда.
Читтән генә карый идең,
Эчең катып, кеше батканда.
Җәйләрендә су кергәндә,
Батырырга һәрчак син әзер.
Бакча басып йөргәннәрең
Исеңдәме икән соң хәзер?
Бер карыйсың — атка менгән,
Икенче кат — бозау сыртында.
Үрти-үрти синең көлгән
Тавыш килгән кебек артымда.
Яшен кебек җитез идең,
Балык кебек иде буй-сының,
Тормыш явызлыгын киеп,
Яши алырсыңмы буйсынып?
Шаян тавышыңны хәзер
Гөрләвекләр искә төшерә.
Шул чакларга мин гел әзер
Тормыш сукмагыннан төшәргә.

Шамил БАҺАУТДИН.

«Самар татарлары».

Просмотров: 1800

Один комментарий

  1. Нинди телдә язылган соң бу? Башкортсамы әллә? Нинди «йәш», «йәшлекнең», «дөнйасына»?… Корректор кайда карый? Ник татар орфографиясен болай мыскыл итәсез? Тагын ниләр уйлап чыгарырсыз икән инде?