Ана теле укытучысы… Нинди матур, күңелгә якын сүзләр! Ә укытучы мөлаем йөзле, ягымлы, йомшак телле, гадел дә булса, бу инде икеләтә күркәм.
Самарның “Яктылык” мәктәбендә татар теле дәресләреннән белем бирүче, югары категорияле укытучы Әхмәтзыя кызы Нурзидә Фәйзуллина нәкъ шундыйлардан.
Нурзидә апа кешеләрне тиз арада үзенә җәлеп итүе белән аерылып тора. Аның нурлы күзләре, эчкерсез елмаюы, тирән акылга ия булуы тирә-юнендәгеләргә тирән тәэсир итә. Нурзидә апа белән танышкач, аның якты образын күңел түренә салып куясың.
Әйе, чыннан да, аны күпләр ярата. Ә бар кешегә дә беркайчан да ярап бетеп булмый. Иң мөһиме — укытучы апа буларак, аны укучылары ярата.
Тормышта күзәтелгән нәрсә: кечкенәдән нужа күреп үскән һәм күп авырлыклар кичергән кешеләр, гадәттә, миһербанлы, гадел, кешелекле, саф күңелле, башкаларга карата ихтирамлы булалар.
Нурзидә апа белән аның узган гомере турында сөйләшеп утыргач, бу ханымның да ни өчен шушындый сыйфатларга ия булуына төшендем. Ул кичергән авырлыклардан биек тау өелер иде. Әтисез калу, матди яктан авырлыклар кичерү, якын кешесенең аның өметләрен акламау…
Әле Бөек Ватан сугышына кадәр Татарстанның Түбән Норлат авылыннан бер унбишләп гаилә, тормышта азрак җиңел яшәп булмасмы дип, Төньяк Кавказ якларына чыгып киткәннәр һәм Нальчик шәһәреннән ерак булмаган урман хуҗалыгына барып урнашканнар. Нурзидә апаның әби-бабасы һәм әнисе Зәмзәмия дә шул мөһаҗирләр арасында була. Сугыш вакытында алар барчасы да немец оккупациясендә калалар. Зәмзәмия апага ул чакта бары 11 яшь була.
Нурзидәнең дөньяга килгән җире — Нальчик шәһәре. Аның әтисе Әхмәтзыя – Башкортостан татары. 1950нче еллар башында Нальчикта хәрби хезмәттә була. Һәм аннан соң биредә яшәп кала.
Нурзидә апаның әти-әнисе нәкъ шушы шәһәрдә танышалар да инде. Чибәр, чая, уңган Зәмзәмиягә Әхмәтзыя бер күрүдә гашыйк була. Мәхәббәт диңгезенә чумган яшьләр озакка сузмыйча, өйләнешәләр.
Әхмәтзыяга эшеннән баракта бер бүлмә бирәләр. Кызлары туганчы, яшь гаилә шунда яши.
Әнисе һәм әтисенең назын бертигез тоеп үскән бала – бәхетле бала. Тик менә Нурзидәгә әтисенең итәгенә утырып назлану түгел, “әти” сүзен әйтергә дә насыйп булмый, чөнки, кызганычка, матур гына башланып киткән гаилә тормышы ирнең хыянәте аркасында челпәрәмә килә.
Әнисе Нурзидәне берүзе үстерә. Баланы ашатырга, киендерергә акча табар өчен, Зәмзәмия апа ике айлык кызын яслегә биреп, эшкә чыга. Сугыш баласының белеме булмый, билгеле. Шуңа күрә аңа шәһәр урамнарын яшелләндерү оешмасына урнашырга туры килә.
Кызына 4 яшь тулгач, язмыш Зәмзәмияне чыгышы белән Татарстанның Апас районы Дәвеш авылы кешесе — Нәгыймулла исемле ир-ат белән кавыштыра. Шулай Нурзидә, үги булса да, әтиле була.
Ә 1958 елда майның унтугызында аның энесе Газинур дөньяга килә.
“Бу көнне мин бик яхшы хәтерлим. Һава торышы искиткеч иде. Шушы көнне беренче тапкыр Нальчикка гастрольләр белән Илһам Шакиров килде. Мин әтием һәм әнием белән аның концертына бардым. Ә кайтканда матур көн кинәт бозылып, бик каты яшен яшьнәп, көчле яңгыр ява башлады. Аңардан качып йөгергәндә әниемнең тулгагы (схватка) тотынды һәм аны хастаханәгә алып киттеләр. Шулай энем Газинур туды. Ә исемен аңа әтием кушты. Ул вакытта Габдрахман Әпсәләмовның “Газинур” дип аталган китабы басылып чыккан гына иде әле. Әти шушы китапны укып чыккач, улына Газинур исемен кушарга булган да инде”, — дип исенә төшерә Нурзидә ханым.
50нче еллар уртасында Нурзидәнең бабасы: “Үлсәм, туган җиремдә җирләним”, — дип, туган авылы Түбән Норлатка әйләнеп кайта. Аның артыннан Нурзидәнең әти-әниләре дә шунда юл тоталар.
Шәһәрдә туып-үсеп, рус балалар бакчасына йөргән кызчык татарча бер генә сүз дә белми. Түбән Норлат мәктәбенә укырга кергәч, укытучыга аның белән гел русча сөйләшергә туры килә. Ә тора-бара Нурзидә, киресенчә, рус телен бөтенләй онытып, татарча гына сөйләшә башлый.
Беренче сыйныфта укыган 45 бала арасында кыз иң яхшы укучы була. Шуның өчен Нурзидәнең фотосурәте Мактау тактасында эленеп тора.
Авылда яшәгәндә Нурзидәнең сеңелләре — Нурания, Назирә, Фәридә, энеләре — Нәбиулла, Исмәгыйль (хәзер мәрхүм) туа. Җиде балалы гаиләдә өй эшләре дә арта. Шулай да кыз барысына да өлгерә. Мәктәптә дә бик актив була. Биредә үткәрелгән барлык чараларда, авыл клубында куелган концертларда катнаша.
“Безнең пионервожатый Флюра апа Тямаеваның “монтаж” дигән яраткан сүзе бар иде, — дип елмаеп сөйли Нурзидә апа, — һәрбер бәйрәм уңаеннан монтаж төзеп, салкын, ягылмаган клубта колхозчыларны бәйрәмнәр белән тәбрикли идек”.
Нурзидә, әнисенә охшап, матур итеп җырлый. Әнисе аңа татарча да, урысча да бик күп җырлар өйрәтә. Аеруча “Катюша” җырын бик оста башкара кыз. Шуңа күрә аңардан барысы да шушы җырны башкаруын сорыйлар. Татарча җырласа, аңа: “Татарча кем дә җырлый ала, син безгә “Катюша”ны давай!” – диләр.
“Шулай беренче сыйныфтан алып, миннән “Катюша”ны җырлаталар иде”, — дип көлә Нурзидә ханым.
Кышкы каникулларда мәктәп балаларын берәр чит җирләргә экскурсиягә алып бара торган булалар. Ә гел “5”гә укыган Нурзидәне беркая да җибәрмиләр, чөнки бу вакытта аңа төрле предметлар буенча район олимпиадаларында катнашырга кирәк була.
Өченче сыйныфта Нурзидәне пионерга кабул итәләр. Кыз өчен бу зур бәйрәм була, чөнки ул күптән пионер булырга хыялланып йөри. Әнисе кызыл галстук алгач, Нурзидә аны һәрвакыт тантаналы төстә, дулкынланып, бәйләп куя торган була. Ә беренче тапкыр бәйләгәч, бу көнне ул хәтта галстугын салмыйча да йокларга ята. Аннан соң да һәрвакыт галстуктан йөри.
Яхшы укыганы өчен мәктәп директоры ике ел рәттән Нурзидәгә “Дуслык” дип аталган җирле колхозның авыл җәйләвенә (лагерь) юллама (путевка) бүләк итә. Колхозчыларның яхшы укучы балалары өчен оештырылган була бу җәйләү. Тик һәрвакыт ике-көч көннән: “Син колхозчы баласы түгел!” – дип, кызны өенә кайтарып җибәрәләр.
“Мендәремне кочаклап, елый-елый кайтып китә идем”, — дип, әле бүген дә шушы гаделсезлекне күз яшьләрен тыя алмыйча исенә төшерә Нурзидә апа. Күпләр мактап искә алган социализмда да баланы рәнҗетерлек җитәкчеләр булган икән.
Түбән Норлатта яшәгәндә, әтисе тимер юлда, ә әнисе төзелештә Норлат шәһәренә йөреп эшлиләр, шуңа аларны “аерым хуҗалык” кешеләре (единоличники), дип йөртәләр дә инде.
Хәтта авылның колхозчылар яшәгән урамнарына электр кертсәләр, аерым хуҗалык кешеләре урамын урап узалар. Шуңа күрә Нурзидәгә мәктәпне керосин лампасы яктысында тәмамларга туры килә.
Сигезенче сыйныфтан соң, кыз Арча педагогоия училищесына укырга керә. Аны шунда ук комсомолларның җитәкчесе итеп сайлап куялар. Биредә Нурзидә пионервожатый һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга әзерләнә.
Шунысы да игътибарга лаек – училищеда милләттәшебезне татар теленнән якташларыбыз, Камышлы районының Байтуган авылыннан чыккан танылган шәхесләр, “Әлифба”ны төзегән ирле-хатынлы Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитова укыталар.
Педучилищеда авылларда белем бирәчәк студентларны универсаль укытучылар итеп әзерлиләр. Алар төп фәннәрдән башка, шулай ук физкультураны да, музыка дәресләрен дә укытырга тиеш булалар. Шуңа күрә аларны музыка коралларында уйнарга да өйрәтәләр. Укырга кергәндә матур итеп җырлап күрсәткән моңлы тавышлы Нурзидәне скрипкада уйнаучылар классына билгелиләр. Тик кыз укытучыга бу уен коралында уйнарга теләмәвен белдерә. Тегесе моның сәбәбен сорагач, ул: “Безнең авыл клубында скрипка юк, баян гына бар, шуңа күрә минем шушы музыка коралында уйнарга өйрәнәсем килә”, — дип җавап бирә. Шуннан соң аны танылган җырчы Айдар Фәйзерахмановның олы абыйсы – Марсель Фәйзерахманов алып барган баян классына күчерәләр.
Актив, тиктормас кеше буларак, педучилищеда Нурзидә хорга да йөри, төрле чараларда да катнаша. Аларның хоры Казанда чыгыш ясап, беренче урын ала. Студентларны хәтта телевидениегә дә чакыралар.
Пионервожатыйга укыган кеше учак яга, палатка куя белмәсә, нинди пинервожатый була ди инде?!
Шуңа күрә Нурзидәләрне икенче курстан соң, озын-озак походка алып китәләр. Урманда аларны учак ягарга, ботка, аш пешерергә, палатка куярга өйрәтәләр. Хәтта төнлә урманда студентлар үз курсташларының йокыларын саклап, чиратлашып кизү дә (дежурство) торалар!
Арча педучилищесын тәмамлагач, Нурзидә читтән торып Казан дәүләт педагогия институтына укырга кереп, татар мәктәпләрендә рус теле укытучысы һөнәрен үзләштерә башлый һәм Түбән Норлат авылында рус телен һәм музыка дәресләрен укытуга керешә.
1975 елда ул авылдашына кияүгә чыга һәм алар Куйбышев шәһәренә күчеп киләләр.
“Биредә миңа эшкә урнашуы авыр булды. Татар мәктәбе юк иде, рус мәктәбенә укытырга барырга курыктым. Шуңа күрә алдан заводка гади эшче булып урнашырга туры килде”, — дип сөйли Нурзидә ханым.
Заводта бер ел эшләгәч, ул вакытта өлкә укытучыларының белемен камилләштерү институты белгече Минзакир абый Нуретдинов ярдәме белән ул балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлый һәм шушы дәвердә педагогия институтын бик яхшы билгеләргә генә тәмамлый.
Тормышы шулай әкрен генә җайланып китә аның. Ире фатир ала. Нурзидә дә өйләре янында урнашкан балалар бакчасына күчә. Кызлары Резеда туа.Ул да бүген Самарда үз тормышы белән яши.
Декрет ялыннан соң, Тарасов исемендәге заводның (КАТЭК) балалар бакчасына эшкә урнашкан Нурзидә ханым ул вакыттагы бер вакыйганы исенә төшерде:
“Менә бит тормышта нинди кызыклы хәлләр була. Бүген безнең “Яктылык” мәктәбендә 3нче сыйныфта Әмир исемле малай укый. Аның әтисе Наил Садыков мин эшләгән бакчага йөрде. Мине анда барысы да Надежда Ахметовна дип атап йөртәләр иде. Мөдиребез аны русча бик начар белеп, татарча гына сөйләшкәне өчен, минем группага бирде. Беренче көнне үзеннән дә зуррак чәчәк бәйләме тотып килгән Наилнең яныма килеп: “Надедушкина Ахметовна, здравствуйте”, — дигәнен еш кына елмаеп искә алам.
Бервакыт татар концертына баргач, Нурзидә апа Минзакир абый Нуретдиновны очрата. Ул аны Хәридә Дашкина һәм Асия Сәйфетдинова белән таныштыра. Бу 1993 елның сентябрь башлары була. Шунда Минзакир әфәнде Нурзидә Әхмәтовнага бер кичке мәктәп нигезендә татар бүлеге ачылуын хәбәр итеп, аңа анда татар телен укытырга тәкъдим итә. Шулай язмабызның героинясы Самарның 12нче кичке мәктәбе каршында ике сыйныфтан торган татар бүлегендә укыта башлый.
Тора-бара кичке мәктәптә тагын берничә сыйныф ачыла, татар бүлеге киңәя бара. Бирегә укытучылар – Гөлчәчәк Нуруллина (завуч та булып эшли), Гөлҗиһан Мәхмүтова, аннан Радик Газизов, Нурзидә апаның бертуган сеңелесе Фәридә Зиннәтуллина киләләр.
1997 елда Хәридә Дашкина тулы татар мәктәбен ачу турында сүз кузгата һәм укытучыларны балалар тупларга ярдәм итәргә сорый. Татар милли хәрәкәте активистлары Шамил Баһаутдин, Әминә Шәмси һәм укытучылар, җиң сызганып, эшкә керешәләр. Татар фамилияләре язылган исемлек белән өйләр буенча йөреп, ата-аналарны балаларын татар мәктәбенә укырга бирергә өндиләр.
“Шулай ике катлы мәктәбебез ачылды. Хәридә апа аңа “Яктылык” дип исем бирде. Ул шушы исемне биргәндә Самарда яшәүче татар балаларының, яктылыкка омтылган кебек, ана телен өйрәнергә, татар милләтенә, татар тарихына, әдәбиятына, мәдәниятенә омтылуларын күздә тоткандыр, мөгаен. Харидә апа бу исемне дөрес кушкан”, — ди Нурзидә Әхмәтовна.
Нурзидә ханымның Самарда ана телен укытуына 20 ел тулды. Татар теле һәм әдәбиятыннан тыш, ул биредә 10 ел якшәмбе мәктәбендә дә укыткан. Татар телен, тарихын, мәдәниятен өйрәнергә теләүче төрле яшьтәге, төрле милләттәге кешеләргә белем биргән. Олысына да, кечесенә дә кызыклы, файдалы дәресләр үткәрер өчен бөтен мөмкинлекләрен кулланып эшли укытучы. Ә ул күп нәрсәләрне белә. Шуңа күрә аны шаярып: “аяклы энциклопедия”, дип атап йөртәләр.
Тормыш сәбәпләре аркасында ире белән аерылган Нурзидә ханым нәкъ якшәмбе мәктәбендә заманында Самарның төрле дәвалау үзәкләрендә баш врач, ә хәзер психотерапевт булып эшләүче икенче ире Мәгърүф Гыйльмияров белән таныша да инде. 12 декабрьдә аларның бергә гомер итүләренә 10 ел тулды. Язмам герое ире турында сөйләгәндә: “Ул – минем яраткан, хөрмәт иткән, кадерле, якын кешем. Төпле, акыллы, белемле ир, зур хәрефтән язарлык шәхес”, — дип җылы сүзләр генә куллана.
Нурзидә Фәйзуллинаны укучылары да бик яраталар. Ул да аларны чын күңеленнән сөеп, үзләренә: “улым”, “кызым”, — дип эндәшә. Укытучы үз белемен даими рәвештә камилләштерә бара. Мәктәптә төрле бәйрәмнәр, чаралар да оештыра һәм аларны һәркем өчен кызыклы итеп үткәрергә тырыша.
Бүгенге көндә “Яктылык”ның мөдире Радик Газизов мәктәп радиосын алып баруны да Нурзидә апага тапшырган.
Укытучы мәктәп тормышына чумып эшли. Балаларны олимпиадаларга, бәйгеләргә (конкурсларга) әзерли ул. Укучыларында шигырьләр, хикәяләр язарга сәләтләрен күреп-сизеп алгач, аларның бу сәләтләрен үстерү өчен бар көчен куя, ничек булса да үзләрен кызыксындырырга тырыша.
Нурзидә Фәйзуллинаның укучылары аның җитәкчелегендә проектлар әзерләп, башка төбәкләрдә узган фәнни конференцияләрдә еш кына призлы урыннар яулыйлар. Казанның “Зирәк тиен” интеллектуаль уен-конкурсында да, “Мин татарча сөйләшәм” конкурс-акциядә дә, “Илһамлы каләм” бәйгесендә дә алар үз осталыкларын күрсәтәләр. “Татарстан — Яңа гасыр” каналында барган “Тамчы шоу” интеллектуаль балалар тапшыруында катнашкан Нурзидә апаның укучылары Казаннан беренче урынны яулап кайталар. Укытучы сүзләренчә, бу җиңүдә командаларының капитаны, бүгенге көндә 11 сыйныфта белем алучы Лилия Миннебаеваның хезмәте зур.
Тынгысыз җан булган Нурзидә Әхмәтовна мәктәптә “Аргамак” дип аталган шигырь сөючеләр түгәрәге дә оештырган. Шигърият кичәләре үткәреп, ул балаларны татар теленең, әдәбиятының матурлыгын күрергә өйрәтә.
“Үз вакытында “Аргамак”ка йөргән укучым Наил Вәлиев мәктәпне тәмамлагач, 7 – 8 елдан соң очрашу кичәсенә килде. Шунда ул миңа: “Апа, Сез миндә татар әдәбиятына, татар шигъриятына мәхәббәт уяттыгыз. Рәхмәт Сезгә”, — диде. Әгәр дә мин үзем укыткан 100 баланың берсендә генә булса да ана телебезгә мәхәббәт уята алганмын икән, димәк, шуның өчен генә дә эшләргә кирәк, димәк, мин юкка укытмыйм”, — ди укытучы.
Милләттәшебез дәресләрдә дә, алардан тыш чараларда да укучыларны бөек шәхесләребез, танылган якташ шагыйрьләребез, язучыларыбыз, композиторларыбыз белән таныштыра. Кызыклы, күңел түренә үтеп керерлек сценарийлар төзеп, Нурзидә ханым балаларга татар теленең матурлыгын, моңлылыгын күрсәтеп, аларга карата соклану уята.
Аеруча мәрхүм якташыбыз, танылган шагыйрь, урын өстендә ятып торып, авызына каләм кыстырып, рәсемнәр ясаучы, шигырьләр, хикәяләр язучы Гакыйль Сәгыйровны якын итә ул.
Әле Арча педучилищесында укып йөргән чакта шагыйрьнең “Тормыш җиле” дип аталган китабын сатып алган студент кызга җыентыктагы бер шигырь аеруча күңеленә кереп кала, чөнки ул Нурзидәнең шушы чактагы кичергән хисләренә, тойгыларына тәңгәл килә.
“Барысын, барысын өзелеп сагындым мин,
Сагынганнар микән алар да?
Эх, ашкынып, туган якларыма
Кайтыр идем җәйге айларда!” – дигән шигъри юлларны укыгач, нечкә күңелле кызның авылын, якыннарын сагыну хисләре тагын да ныграк сизелә. Шуңа күрә дә бу шигырь аның хәтеренә уелып кала.
Һәр елны укытучы якташ шагыйребез Гакыйль Сәгыйровка багышлап, әдәби-музыкаль кичәләр, шигърият бәйгеләре, ачык дәресләр бирә.
Укучыларының мәктәпне акыллы, тәртипле, белемле кешеләр булып тәмамлавы – укытучы өчен иң зур бүләк. Шулай ук югары органнар тарафыннан да хезмәтенә лаеклы бәя бирелүе дә укытучының күңелен күтәрә торган күренеш, әлбәттә. Нурзидә апа үзенең бүләкләр сандыгында Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесен, Самар Губерна Думасы Мактаунамәсен, Самар шәһәре мәгариф департаментының, Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларын, Совет районының халык мәгарифе хезмәткәрләре профсоюз оешмасының Мактаунамәсен һәм башкаларны кадерләп саклый. Ә быел ноябрьдә Радик Газизов җитәкләгән “Яктылык” мәктәбе администрациясе һәм укытучылар коллективы, Самар шәһәренең мәгариф департаменты, Бөтендөнья татар конгрессы президиумы тәкъдиме буенча Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән аңа “Татарстанның атказанган укытучысы” исеме бирелде. Бу карар Татарстанның Президенты Рөстәм Миннеханов тарафыннан расланды.
Нурзидә Фәйзуллина шәһәребезнең милли хәрәкәте эшләрендә дә актив катнаша, укучыларын да моңа җәлеп итә. Шулай ук шәһәребезнең “Сәлам”, “Бердәмлек”, элек чыгып килгән “Азан” газеталарына төрле темаларга мәкаләләр яза.
Әхмәтзыя кызы Нурзидә Фәйзуллинага Яңа ел алдыннан 60 яшь тула. Күпләр бу чорда пенсиягә китеп, өйдә утыралар. Нурзидә апа исә мәктәптә һаман да укытуына бик шат, шуның өчен Ходай Тәгаләгә рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмый ул. Аның күңеле һаман да яшь әле. Димәк, әле алдагы елларда да эшлисе дә, эшлисе генә аңа.
Шунысы куанычлы – милләттәшебезнең әнисе бүгенге көндә, шөкер, исән-сау Түбән Норлат авылында яши, аңа 82 яшь. Сеңелләре дә, апалары Нурзидә белән һәрвакыт күрешеп, аралашып, аның уңышларына шатланып гомер кичерәләр.
Ярдәмчел, юмарт, һәр кешенең яхшы якларын гына күрергә омтылган Нурзидә апаның хезмәте – аның яшәү рәвеше, бәхет чыганагы. Мөгаллимә үз укучыларына биргән белеменә күңел җылысын, мәхәббәтен дә кушып укыта. Ул — гомеренә ару белмәс Укытучы апа.
Миләүшә ГАЗИМОВА.
Просмотров: 1930
:Жалко ,что на татарском языке написано,тяжело читать,хотя я сама и татарка. (не учили Советское время родной язык)