Гүзәл Уразова тере чәчәкләрдән үреп ясалган күлмәк кияргә хыяллана

news_1794Җырчы Гүзәл Уразова татар эстрадасында сәхнә киемнәре белән аерылып тора. «Мода атыннан куып булмый, модадан алда барырга гына була» дип кабатларга яраткан Гүзәл Уразова кием сайлауга бик җитди карый. Сәхнә киемнәрен дә ул үзе уйлап таба. Тегүчеләргә исә Гүзәлнең идеяләрен тормышка ашырасы гына кала.

Модадан алда бару дигәннән, әлегә кадәр чит ил һәм рус эстрадасы җырчыларын гына «балкыткан» светодиодлы күлмәкне дә татар сәхнәсенә иң беренче булып Гүзәл Уразова киеп чыкты. Анысы да үз идеясе иде. Инде җырчы тере чәчәкләр белән бизәлгән, чәчәкләрдән үреп ясалган күлмәк кияргә хыяллана, дип яза җырчының официаль сайты.

Гүзәл күңеленә килгәнне тормышка ашырмый калмый. Димәк, тиздән тере чәчәкләрдән үрелгән күлмәк кигән Гүзәл Уразованы сәхнәдә күреп булачак.

Просмотров: 837

Комментирование запрещено