Шигырь язучы белән шагыйрьнең аермасы нидә?

ШирияздановФәрит Хәмит улы ШИРИЯЗДАНОВка — 65 яшь!

Самар төбәгендә поэзия белән кызыксынучылар бар. Шулар арасында әле каләм тибрәндергәннәре дә очрый. Ләкин дә җирле матбугат шигырьләргә урынны зурлап бирә дип, мактана алмыйбыз. Ә бит бу үзенә күрә тел саклауның бер сукмагы. Җыр милләтне ничек сакласа, шигырь дә шулай ук шәхесне әдәбиятка якынайта.
Фәрид Шириязданов — халык катламыннан калкыган ир. Ә инде Иске Ярмәк туфрагында аякка басканлыгын истә тотсак, шагыйрьләр токымыннан, дип әйтәсе килә. Аның белән әңгәмә тоттык һәм шул сөйләшүнең бер өлешен сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Ир-егетләргәме, әллә хатын-кызгамы шигырь язу җиңелрәк?
– Җенесенә карамый, ул Ходай биргән нигъмәт.
– Мин икесенә дә бирелгән очракны күздә тотам.
– Поэзия – ул хислелек. Ул яктан аларда өстенлек.
– Яхшы шигырь язу өчен нинди параметрлар булырга тиеш?
– Шигырь язучының теле бай булырга тиеш. Интеллектуал. Тормыш тәҗрибәсе булса, тагын да яхшырак.
Коръән таләпләрен үзләштергән шәхес әхлаки кыйбладан тайпылмый.
– Шагыйрь буларак, Сезгә соклану сыйфаты хасмы?
– Һичшиксез. Гомеремә дөнья гүзәллегенә, андагы төгәллеккә сокланып яшим.
– Гүзәллек белән нинди сыйфатны янәшә куяр идегез?
– Хозурлануны. Офыктагы иртәнге таң нурларына, кызарып кояш баеганга хозурланам.
– Кайсысы кадерлерәк?
– Иртәнге кояш нурларын яшәү белән тәңгәлләштерәм, кояш баюны үлемгә. Кояш иңү барыбер күңелгә шом сала. Бу минем шәхсән фикерләрем. Кемдер кояш батуны көтеп ала. Тизрәк йокларга!
Шулай да төннәрен учак ягып, утка карап утырырга яратам. Күңел сафлана һәм йөрәк пакьләнә. Серле шигъри юллар шул мизгелдә туа.
– “Күңел күзе” дигән нәрсә бар. Ул һәркемдә буламы?
– Юк. Бу сыйфат – үзе бер хәзинә. Моңа сирәкләр ия. Ул сыйфатка ия булган кешеләр янына башкалар тартыла. Алар кешеләрне яраталар. Кешеләр дә ул адәмне сөяләр. “Күңел күз”леләргә яхшы сыйфатлар хас. Шуларның беренчесе – җан сафлыгы.
– Яраткан шагыйрьләрегездән берсен генә сайлап алыгыз әле.
– Һади Такташ. “…март җиле җиргә ятып кар ялый”. Шул юлларга сокланып бетә алмыйм. Ә “Мокамай” – ул минем яшьлегем гимны.
– Мин «аракы эчмәсәм, шигырь яза алмыйм», диючеләрне күргән кеше. Сезгә нинди шартлар кирәк?
– Хисләр ташкыны кирәк. Агымдагы мәшәкатьне онытырга кирәк. Көне буе физик эш башкарсаң, поэтик канатлар күтәрелми.
– Рифма, ритм дигән нәрсәләр бар. Сүзләрне кирәкле калыбка кертә белү – үзенә бер осталык. Татарда классик шагыйрьләр күп. Шагыйрьләрдән иң авыр аңлаешлысы кем?
– Дәрдмәнне аңлаган кеше чын поэзиянең нәрсә икәнен белә.

АВЫЛЫМА КАЙТТЫМ ӘЛЕ
Авылымның саф һавасы
Килешә сулышыма,
Шунда килә гел кайтасы
Күмелеп сагышыма.
Урамының тузаны да
Якын миңа һәрвакыт.
Аны урап узганымда
Күпләр тора баш ватып:
Бу кем инде? Кайдан кайткан?
Кем туганы? Кем улы?
Кемдер бөтенләй оныткан,
Танымады бу юлы.
Кемдер шатланып кул бирә,
Һич танып булмаса да,
Сорашканда күрше-тирә
Хәтерне юлга сала.
Китә зиһенне актарып
Хәтердә казынулар,
Гомернең гүзәл чакларын
Өзелеп сагынулар!
Тезелеп яшьлек еллары
Бер-бер артлы узалар,
Әйтерсең кунак кызлары
Елмаеп кул сузалар.
АҖАГАН УТЫ
Чикләвекләр өлгергәндә
Аҗаган ут уйната,
Кояш багып төн кергәндә,
Утлы уйлар уйлата.
Әллә гашыйклар утына
Йолдызлар да тартыла?
Парлар янәшә утыргач,
Күк йөзләре тар сыман!
Эч серләрен белергә дип,
Йолдызлар да сузыла,
Җиргә җитә алмыйча тик
Күк йөзенә сызыла.
Бәлки, әле аҗаганда
Яшь йөрәкләр утыдыр,
Мәхәббәтләр яралганда
Уйный күкне тутырып.
АТ ЮЛЛАРЫ
Күз алдына яшьлек килеп,
Чакыргач болыннарга,
Ат юлыннан үтәр идем
Сихерле урыннарга.
Кызу көнне ат эзеннән
Су ятып эчәр идем.
Җиләкле алан йөзеннән
Чәчәкләр өзәр идем.
Тасмалы ат юлларыдай
Сузылалар хисләрем.
Юкәле тау буйлары да
Чакыралар кичләрен.
Өч тасмалы ат юллары
Боргалана гел бергә.
Тик без генә, җан дусларым,
Таралдык төрле җиргә.
Бәлки инде, ат юллары
Югалгандыр хәзергә.
Шул юлларның сукмаклары
Сызылганнар хәтергә.
Тормыш юлы барышында
Юнәлеш шул бер яклы.
Шул елларның барысыннан
Кадерлим балачакны.
БӘХЕТ ТОЙГЫСЫ
Бәхет бит ул сөя белү,
Була белү ачык күңелле.
Чын күңелдән көлә белү,
Капласа да болыт күгеңне.
Бәхет бит ул көтә белү
Кыенлыклар үтеп киткәнен.
Сабырлыклар итә белү
Авырлыклар басса җилкәне.
Бәхет бит ул тоя белү
Яшәү ямен, һәрбер мизгелен,
Якыннарың өчен көя белү.
Эшли белү һәрчак изгелек.
Бәхет бит ул тыя белү
Ялган уйлар килсә башыңа,
Зиһенеңне җыя белү
Билгесезлек чыкса каршыңа.
Бәхет бит ул тоту кулда
Чабулаган фикер-уйларны.
Тайпылмыйча уңга-сулга,
Үтә белү туры юлларны.
Бәхет бит ул сыя белү
Якыннарның йөрәк эченә,
Фикерләрне җыя белү
Таянмыйча беләк көченә.
Бәхетсезлек шуны белмәү,
Борын чөеп, кеше күрмәү,
Олыларга сәлам бирмәү,
Бәхет кошын читтә эзләү.
ИСКЕ ЯРМӘК — ЯМЬЛЕ АВЫЛ
Иске Ярмәк — ямьле авыл,
Җиде йөзгә якын өйләре.
Яңгыратып Юкәле тауны,
Өздерәләр урам көйләре.
Авылымның үз җыры бар,
Биюе дә — исең китәрлек.
Гали абзый гармуны да
Халкыбызны әсир итәрлек.
Моңлы диеп Ярмәк даны
Таралган бит борын заманнан,
Артистларыбызны таный
Ырынбурлар, Уфа, Казаннар.
Сок елгасы дулкыннары
Йөрәкләргә безнең кагылган.
Су өстенең очкыннарын
Җыйгангамы балачагыннан?!
Юкәле тау яннарыннан
Безме үтеп, аны сөймәгән?
Сок елгасы ярларының
Гүзәллеген тоеп үсмәгән?
Кайтыр төсле әле балкып,
Ярмәки дә Ташкент ягыннан.
Халик Садри да кайтып
Төшәр төсле Кашлак тавыннан.
Юкәле тау сихерләре
Аларга шул ныклап эләккән,
Шуңа күрә фикерләре
Ташып чыккан утлы йөрәктән.
Шул сихерләр инде безне
Тартып тора гомер буена.
Шатландырып күңелебезне
Кунак итә Сабан туенда.
КАРТЛАРГА КАРАШ
Кайберәүләр якын итеп,
Күчтәнәчен арзан хакка
Әнисенә сатып китеп,
Кайтып йөри туган якка.
Кияүләр дә «ати» диеп,
Эшләшәләр арзан хакка.
Борыннарын өскә чөеп,
Булыштым дип кирәк чакта.
Әти-әни кечерәеп,
Мескенәеп ялгыз калгач.
Күзләре дә чекерәеп,
Бөкерәеп картлык баскач,
Киленнәрнең күңеле тик
Тарая шул мескеннәргә.
Улларның да күбесе
Яраклаша киленнәргә.
Калдык-постык кием киеп,
Чирләр баскач, үлем теләп,
Ялгызлыктан җаны көеп,
Саубуллаша дөнья белән.
КОШЛАР БЕЛӘН ЕЛЛАР КИТӘ
Кошлар китә көзгә кергәч,
Җылы якка өер булып.
Күңел тула шуны күргәч,
Йөрәгемдә төер булып.
Тыңлый-тыңлый тавышларын,
Моңсуланып уйлап торам.
Саубуллашу сагышларын
Һәр ел саен санап барам.
Гомеремнең һәрбер елы
Кошлар белән очып китә.
Күкләрдәге торна җыры
Шул турыда хәбәр итә.
Киткән кошлар кире кайта
Диңгезләрне, чүлләр гизеп.
Югалтулар күп булса да,
Алар кайта газап чигеп.
Тик кайтмыйлар үткән еллар,
Мәңгелеккә китә барып.
Киң булса да узган юллар,
Кайтып булмый атны борып.
МИН БУРАНДА ТУГАНМЫН
Бураннарда тугангамы,
Өермәләр уйнап торганда,
Көртләр өеп урамнарга,
Ап-ак төскә дөнья чумганда,
Яратам мин бураннарның
Биткә өргән шаян сулышын.
Кагып күңел тузаннарын,
Сызгырынып уйнап узышын.
Уйнаклаган шаян җиле
Куптарганда хисләр буранын,
Кыю уйлар башка килеп,
Туа тора шигырь юлларым.
Яңа карлар сафлылыгына
Сокландым мин гомер буена.
Бәлки, күңел сафлылыгында
Шул бураннар өсти уема?!
Бураннарда тугангамы,
Өермәдә һәрчак уйнадым.
Яшьлек үткән урыннарга
Ашкыналар һәрчак уйларым.
НИШЛӘДЕҢ СИН, БОЛГАР ИЛЕ?
Ничек мондый көнгә калдың
Чәчәк аткан Болгар иле?
Явыз кяфер богау салып,
Башкаеңа синең җитте?!
Искитәрлек тормышыңны
Күз яшенә, көлгә бутап,
Сокланырлык язмышыңны
Елан булып буды урап?!
Биш йөз еллык җәрәхәтең
Төзәлмичә, каный һаман.
Азатлыкка хәрәкәтең
Шул еланга үлем сыман.
Чага торып иманыңны,
Кисә бара ул телеңне.
Урлап чибәр кызларыңны,
Саташтыра ирләреңне.
Шул аждаһа ыжгырса да,
Ялкын чәчеп тамагыннан,
Бәгыреңне яндырса да
Гасырларың дәвамында,
Бирешмә син, Болгар иле,
Аждаһага каршы торып,
Азатлыкның изге җиле
Искән чакта өмет биреп!
ТӨНГЕ УЧАКЛАР
Урам тулып атлар чаба
Болыннарга, кырга таба.
Артларыннан тузан тузгый,
Ялларында җилләр уйный.
Борыннары киңәйгәннәр,
Ирек тоеп ирәйгәннәр,
Очкан сыман һава ярып,
Дөбердәтеп елга ярык.
Качкан кебек көндәлектән
Саф һавалы төнгелеккә.
Тынычлыкка чумар өчен,
Үләннәрнең җыеп көчен.
Учакларда уйный ялкын,
Үзәнлектән күккә калкып,
Өстән төшкәч юеш салкын,
Учак ургый төнне талкып.
Төнгелеккә чумган атлар
Үлән җыя вак-вак утлап.
Учак яна атлар саклап,
Төн эченә якты саплап.
Әкренләп томан тугач,
Авыл халкы көтү кугач,
Учак көтә чык ятуын,
Тизләткәндәй таң атуын.
кайта инде атлар,
Эх, чибәрләр, изге затлар,
Көндәлеккә бирер өчен
Төнлә җыйган үлән көчен.
Шул учаклар ялкыннары
Дәрт тудырган якыннарым.
Күңелемә җылы бирә,
Кайгы килсә ара-тирә.
ТУЙ ТӨШКӘНДӘ
Туйлар китә кышка кергәч,
Кыңгыраулар сибә чыңнарын.
Туй күлмәген кызлар кигәч,
Искитәрлек сылу сыннары!
Сөлге аскан атлар чаба
Килен көткән урам ягына.
Салмак кына карлар ява
Бизәк булып атлар ялына.
Көянтәгә чиләк асып,
Килен китә чишмә суына.
Аякларын вак-вак басып,
Сокландырып зифа буена.
Умартадай гөжли халык,
Кайсыбере биеп маташа.
Йөрәкләргә утлар салып,
Гармунчы да ясый тамаша.
Бигрәк ямьле никах туе!
Изге теләк тели бар халык.
Инде яшьләр гомер буе
Яшәсеннәр иде макталып!
ФӘРЕШТӘ КАНАТЫ
Йөгереп төшкәндә таулардан
Күтәреп җилкәгә кулларны,
Фәрештә канатын саклаган
Вакытлар билиләр уйларны.
Ул чаклар елларга күмелеп,
Тарихка тагылып калдылар.
Шулай да күңелем түренең
Иң якты урынын алдылар.
Җилкәдә фәрештә канатын
Тормышта һәрвакыт тоябыз.
Егылсак, борынны канатып,
Шуңарга таянып торабыз.
Күтәрә ул авыр вакытта,
Җилкәләр өметсез сыгылса,
Сөремле йөзләрне яктырта,
Күңелгә болытлар сарылса.
Кайвакыт җилкәдән фәрештә
Ашкына торгандыр качарга.
Килешсез хисләргә бирешсәм,
Яхшыны юрасам начарга.
Елларым фәрештә аклыгын
Чәчемә сибәләр аз гына.
Уйларым, хисләрем сафлыгы
Торалар фәрештә сагында.
ЮКӘЛЕ ТАУ — ЯШЬЛЕГЕМ САНДЫГЫ
Хисләрем, ялкынлы хисләрем,
Чабасыз яшьлегем янына,
Учаклар дөрләгән кичләргә,
Сихри Юкәле Тау ягына.
Уйларым сулардай агыла,
Сок буе талларын сагынам.
Чыксам шул каеннар янына,
Баргандай яшьлегем ягына.
Елганың камышлы ярында
Күңелем сагышка сарыла.
Сайраган кошларның җырында
Яшьлекнең моң-зары чагыла.
Яктырта каеннар аклыгы
Уйларны болытлар басканда.
Таң алды ачы төш сазлыгы
Томанга төренеп ятканда.
Саклагыз, Юкәле Тау яннары,
Яшь чакның иң якты хисләрен.
Әтәчләр уяткан таңнарның
Сиреньнәр тараткан исләрен.
Саклагыз, Сок елга ярлары
Яшьлегем атлаган эзләрне,
Күңелне назлаган язларны,
Өзелеп күзләгән йөзләрне.
Юкәле Тау — яшьлегем сандыгы,
Саклый күр иң якты хисләрне.
Беренче тойгылар сафлыгын,
Иң татлы хыялый кичләрне.
Очынып учактан чаткылар
Көл булып үләнгә ятканда,
Уйларым яшьлеккә чаптылар,
Сиреньнәр күк чәчәк атканда.

«Самар татарлары».

Просмотров: 1234

Комментирование запрещено