Илгә, дингә һәм милләткә тугрылыклы хезмәт

6Февральдә кайнар йөрәкле милләтпәрвәр, динпәрвәр, ватанпәрвәр Таһир ага Мамышевка 86 яшь тулды. Шөкер, олы яшенә карамастан, ул хәзер дә хәрбиләрчә төз гәүдәле, ачык карашлы, аек фикерле, саф зиһенле булып кала. Әлеге сыйфатлар аның заман сулышы белән яшәвенә ачык дәлил һәм ишарә.

Үз чорының кыенлыкларын тулысынча кичергән ир

Таһир Гобәйдулла улы Мамышев 1928 елның 10 февралендә Похвистнево районы Мәчәләй авылында имам Гобәйдулла хәзрәт һәм Фатыйма абыстай гаиләсендә дөньяга килеп,  җиде бала арасында үсә. Ачлы-туклы балачак, тетрәндергеч сугыш еллары да аның белемгә омтылуына киртә була алмый. 1942 елда җиденче сыйныфны тәмамлап, Камышлы педучилищесына укыга керә. Ул чор турында ул болай дип искә ала: «Көндезләрен укып, төннәрен ярым ач килеш керосин лампасы яктысында ашлык суктырып, авыр эшләр башкарып яшәдек».

1

1947 елда Мәчәләй авылында Сабантуйга сөлге җыйганда. Таһир Мамышев – уңда.

Имам Гобәйдулла хәзрәт һәм Фатыйма абыстай Мамышевлар балалары белән.  Таһир – икенче рәттә. 1947 ел.

Имам Гобәйдулла хәзрәт һәм Фатыйма абыстай Мамышевлар балалары белән. Таһир – икенче рәттә. 1947 ел.

1945 елда Камышлы педагогия училищесын тәмамлап, 1948 елга кадәр, Совет Армиясенә хезмәткә алынганчы, мәктәптә эшли. Аннан Вольск хәрби авиамеханиклар мәктәбен, Васильевск авиаучилищесын, Харьковның политехник институтын тәмамлый.

Советлар чорындагы җәлладлар бик сирәк нәселләрне урап үткән, билгеле. Таһир бабайның атасы да, гомере буена дингә тугрылыклы хезмәт иткән имам буларак, репрессия корбанына әверелгән. Большевизмның “усал җиле” аның улы Таһирга да кагыла. Әтисенең хөкем ителүе аңа тормыш юлында үтә алмаслык киртәгә әйләнә. Хәрби академиягә кергәндә аны мандат комиссиясе үткәрми.

Шуңа да карамастан, кайнар йөрәкле илпәрвәр буларак, Таһир ага 30 ел дәвамында Украина җирләрендә кораллы көчләрнең төп терәге булган авиация-ракета системаларына хезмәт күрсәтә. Төпле белеме белән бергә аңа югары дәрәҗәдәге әхлак тәрбиясе дә даими ярдәм итеп тора.

1982 елда гына ул гаиләсе белән Куйбышевка әйләнеп кайта. 1983 елдан 1995 елга кадәр Таһир ага Мамышев хәрби хезмәтен майор-инженер дәрәҗәсендә Куйбышевның «Прогресс» заводында дәвам итә.

Армия сафларында тырышып хезмәт иткәне өчен ул орден-медальләргә лаек була. Сугышсыз чорда “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнү гадәттән тыш сирәк була торган вакыйга. Хәрби хезмәттә инженер-майор дәрәҗәсендә Таһир ага Мамышевка менә шундый югары хөкүмәт бүләге тапшырыла.

Өлкә профсоюзлары тарафыннан «Иң оста рационализатор» дип таныла, рационализаторлык өлкәсендәге казанышлары өчен Халык хуҗалыгы уңышлары күргәзмәсе (ВДНХ) бүләкләренә ия була. СССРның кораллы көчләрендә уңышлы хезмәте өчен «Фидакарь хәрби хезмәт өчен» медальләренең өченче һәм икенче дәрәҗәлеләре белән бүләкләнә.

“Олы бүләк итеп сине миңа бер Ходаем үзе биргәндер»

Әлбәттә, Таһир бабай  белән бергә күчмә хәрби тормыш авырлыкларын хәләл җефете Наилә әби кичерә.

“Олы бүләк итеп сине миңа бер Ходаем үзе биргәндер», — дип ягымлы итеп эндәшә Таһир бабай тормыш иптәшенә. “Хатынымның түземлеге аркасында гына бар көчемне хезмәтемә бирә алдым”, — дип сөйли ул башкаларга.

Наилә ханым 1929 елның 19 январенда Похвистнево районының Гали авылында Мөхәммәтсафа һәм Минҗиһан Мостафиннар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга аваз сала. Сигез бала арасында үсә. Авылның урта мәктәбен тәмамлагач, Камышлы татар педагогия училищесында белем ала, аннан соң Шенталы районының Денис авылында укытучы булып эшли. Нәкъ шул елларда яшь лейтенант Таһир чибәр укытучы Наиләгә гашыйк була да инде. Озак та үтми, 1951 елның 24 апрелендә, алар никах укытып, язылышалар.

Гаилә башлыгы кайда — аның тормыш иптәше дә шунда була. Төрле хәрби частьләргә күчеп йөргәндә, Наилә ханым алар каршындагы редакцияләрдә эшли, гаиләдә өч бала тәрбияләп үстерә һәм аларның белем алуда яхшы билгеләргә укуларына, тәртипле, әдәпле булып үсүләренә бик зур әһәмият бирә.

3

Таһир Мамышев гаиләсе белән. 1973 ел.

4 (1)

Мамышевлар гаиләсе: Рафаил (сулдан уңга), Таһир, Наҗия, Наилә, Наил. 1996 ел.

Әле күптән түгел генә,  2014 елның январендә, Наилә әби үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Тугызынчы дистәсен тутырып килсә дә, ул искиткеч ягымлы, көр күңелле булып кала, туган-тумачалары һәм иксез-чиксез дус-ишләре белән аралашып, тәмле-томнар пешереп, яшәлгән елларын канәгать, шөкер булып искә ала.

 Таһир Мамышев — ил сакчылар нәселенең башлыгы

Таһир Гобәйдулла улы һәм Наилә Сафа кызы Мамышевлар шәфкатьле һәм ата-анага рәхмәтле балалар тәрбияләп үстергәннәр.

Таһир бабайның зур горурлыгы — үзенең эшен дәвам иткән уллары һәм оныклары. Олы улы Наил хәрби инженерлар командалык училищесын тәмамлап, хезмәтендә подполковник дәрәҗәсенә ирешә. Кече улы Рафаил да хәрби училище тәмамлаган. Бүгенге көндә ул майор дәрәҗәсендәге, электроника һәм радиотехник белгече. Оныклары Илгиз — капитан, Ринат — өлкән лейтенант дәрәҗәсендә хезмәт итәләр.

Мамышевларның кызлары Наҗия әти-әнисенең беренче һөнәрләрен дәвам итеп, укытучы булып эшли, оныклары  Алия – икътисад белгече.

Биш оныкчыкларын тәрбияләп үстерүдә дә әби-бабайның йогынтысы бик зур, билгеле.

Мәчет кысаларындагы ватанпәрвәрлек

Таһир аганың  яшьлеге хәрби хезмәткә бирелеп, Украина җирләрендә узганга күрә, татар дөньясыннан ераграк була. Әмма ул күп еллар туган  җирен сагынып, татар сүзен ишетергә сусап яши. Ә инде Куйбышевка әйләнеп кайткач, мөселман мохитына тартыла.

Гаскәр тәртибенә күнеккән ир динебез Ислам таләпләрен йөрәге белән кабул итә.

-  Коръән укырга өйрәнергә беркайчан да соң түгел икән.  Алтмыш яшемдә мәдрәсә каршындагы якшәмбе мәктәбенә укырга килдем. Биредә  биш ел Ислам  нигезләрен үзләштердем.

 Әтиемнең хаҗга бару теләге бик зур булса да, ул бу бәхеткә ирешә алмады. Ә менә миңа, шөкер, бу изге сәфәр 65 яшемдә насыйп булды, — дип сөйли Таһир бабай.

Таһир әфәнде инде күп еллар Самар өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтендә хезмәт итә, бүгенге көндә ул — мөфтият каршындагы ветераннар шурасының рәисе.

Самар Җәмигъ мәчетендә ул — дәрәҗәле кешеләрнең берсе. Аның фикеренә колак салалар, чөнки, офицер кеше буларак, Таһир Мамышев беркайчан да ашыгып карар кылмас, ә инде сүзенең төбендә хакыйкать, дөреслек, изге ният булыр.

7 (1)

«Россия патриоты» исемле медаль белән бүләкләнгәндә.

8

«Яктылык» мәктәбендә укучылар белән очрашканда.

12

Рөстәм Минниханов Самар Җәмигъ мәчетендә. 2013 ел.

11

Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасыннан соң.

13

Берничә ел элек Таһир бабай җәмәгатьчелек эшендә актив катнашканы өчен «Россия патриоты» исемле медаль белән дә бүләкләнгән иде. Әйе, ул моңа лаек шәхес, аның эшчәнлегенә исең-акылың китәр. Мәдрәсә төзелешендә дә катнашкан, төзелеш тәмамлангач, комендант вазыйфасын да үтәгән. Кирәк-яракларын туплауга, ашханәне җиһазлауга һәм башка күптөрле хуҗалык эшләрен башкаруга көч куйган.

Соңгы елларда ул Җиңү көннәрендә ветераннарның очрашуларын оештыра. Инвалидларга, интернатларга, балалар йортларына ярдәм итүне күздән ычкындырмый. Хәзрәтләр белән бергә солдатлар присяга кабул иткән җирдә катнаша. Хәрби частьләрдә мөселман солдатлары, «Яктылык» мәктәбендә  укучылар белән очрашуларга бара. Татар авылларында йөреп, мәдрәсәдә укыр өчен шәкертләр сайлый.

Самардагы «Ватанны яклаучыларны мәңгеләштерү» төркеменең әгъзасы буларак, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә күп көч куя.
- Күптән түгел мин Самар юридик институтында әлеге уку йортының курсантлары белән очраштым. Алар арасында 160 мөселман егетләре укый икән. Чыгышымны: “Әссәламегаләйкем”, дип башлаган идем, шушы 160 курсант сикереп торып, бертавыштан: “Вәгаләйкем әссәлам!”, — дип җавап кайтармасыннармы!

Бу күренеш, әлбәттә, бер үк вакытта мөселман яшьләренең бердәмлеген, әдәплелеген, тәртиплелеген күрсәтте һәм мине бик дулкынландырды. Мондый очрашулар яшьләрне берләштерсә, олы яшьтәгеләрне шатландыра, – дип  сөйли Таһир ага Мамышев яшьләнгән күзләрен сертеп.

Бәхетле, гыйбрәтле тормыш

Таһир бабай белән Наилә әби Мамышевларның гаиләсендә татулык, мәрхәмәтлек хөкем сөрә.  Быел аларның  гаилә корып җибәрүләренә 63 ел була икән инде. “Кай арада узып киткән ул еллар? Сизми дә калганбыз. Югыйсә, барысы да бүгенгедәй генә кебек”, – диләр Мамышевлар.  Әйе,  «сөбеханаллаһ» диярлек гомер шул бу…

5

Таһир һәм Наилә Мамышевлар.

Өч ел элек җәүһәр туйларын бәйрәм итүче Таһир бабай белән Наилә әбигә Самар өлкәсе губернаторы Владимир Артяков тарафыннан гаилә йолаларын пропагандалауга зур өлеш керткән өчен Рәхмәт хаты да тапшырылган иде. Мондый игътибар күрсәтүгә юбилярларның ихлас шатланганнары истә әле дә.

Олы яшьтә булсалар да, Мамышевлар үзләрен бик әйбәт хис итәләр, сәяхәт итәргә яраталар. Соңгы елларда кызлары Наҗия аларны теплоход белән Казанга  һәм Шәһри Болгарга алып барган. Таһир ага белән Наилә әби  Кол Шәриф мәчетендә намазларын укып, Казан Кремлендә һәм башка  тарихи истәлекле урыннарда булганнар, болгар бабаларыбыз рухына догалар кылып кайтканнар.

9

Кызлары Наҗия әти-әнисен теплоход белән Казанга һәм Шәһри Болгарга алып барган.

10

Шәһри Болгар җирендә.

Таһир ага Мамышев үзен бик бәхетле дип саный һәм аны болай бәяли: “Мин  үз хезмәтемнең җимешен татыйм. Гаиләмне матур өй корган кебек төзергә тырыштым. Шуңа да, шөкер, ул нык та, якты да, иркен суларлык та, ышанычлы да булды. Һәркем нәкъ гаиләнең бәхет ачкычы булуына төшенсә иде”.

Минемчә, Таһир әфәнде үз нәселе өчен генә түгел, Самар татарларына да үрнәк булырдай шәхес. Аның тормыш юлы халкыбызның ихтирамына лаек.

Таһир бабай белән Наилә әби Мамышевларга алга таба да бәрәкәтле тормыш, сихәтлек, зиһен сафлыгы һәм оныклар куанычын татып яшәргә язсын иде, дигән теләктә калам.

 

Римма НУРЕТДИНОВА.

«Самар татарлары».

 

Просмотров: 2244

5 комментариев

  1. Достойные люди. Спасибо автору.

  2. Яш вакытларындагы кебек хэзердэ бик чибэрлэр. Озын гомер. исэнлек толим Тагир абыйга , Наилэ апа белэн .

  3. тагир абый !!!!! желаю прожить ещё столько же лет . здоровья вам и вашей супруге .

  4. просто замечательные ,пример для подражания))бик матурлар!!!

  5. ПРЕКРАСНЫЕ ЛЮДИ!!!