Татар киносы: акчамы, талантмы?

4932d82ddb7e6a49768ff263e01064c4_MТатарстанда кино өчен җаваплы тармак хөкүмәт бюджетыннан елына кимендә 60-70 миллион сум акчага дәгъва кыла. Бары тик шул очракта гына без профессиональ югарылыкта эшләнелгән продукциягә исәп тота алачакбыз икән.

Татарстан Кинематографиячеләр берлеге рәисе Илдар Матуров кинога бүленгән дәүләт бюджетының гаять дәрәҗәдә аз булуы хакында беренче тапкыр гына аваз салмый. Мәсәлән, бездә кино төшерү өчен 4 миллион сум каралган. Кино белгечләре раслаганча, әлеге сумма нибары 3-4 документаль фильм әзерләргә генә җитә.

Мәдәният елының бәрәкәтле йогынтысы беләндерме, быел республикада кино сәнгатенә 12,6 миллион сум бүленгән. Бу традицион 4 миллионга тагын өстәмә 8,6 миллион сум дигән сүз. Шуларның 5,8 миллионы анимацион фильмнар өчен каралган. Казан — төрки халыкларның мәдәни башкаласы итеп билгеләнү уңаеннан, 3 миллионына “Татармультфильм» оешмасы балалар язучысы Абдулла Алиш әкиятләренә нигезләнеп мультфильм эшләячәк, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Быел Казан мөселман киносы халыкара фестиваленең юбилей елы. Фестивалебез ун еллыгын билгеләп үтәчәк. Шул җәһәттән “Татаркино” оешмасына Татарстан хөкүмәте ике миллион сумга якын грант бирде. Грант дигәннән, Россиядә дә даими рәвештә кинотасмалар өчен грантлар биреп барыла. Җиңүчеләр арасында, ни хикмәттер, Татарстан кинематографистларының исемнәре генә күренми. Гәрчә, Илдар Матуров белдергәнчә, Россия грантын отуга дип Татарстаннан ел саен 15-20 гариза җибәрелеп тора икән…

Татарстан үз кино продукциясе белән әллә ни мактана алмаса да, халыкара кинофестиваль һәр ел саен шаулап уза. Бу күренеш күпләрне аптырашта калдыра. Икенче яктан караганда, дөньякүләм проектның нәкъ менә Казанда яшәп калуына күпләр сөенә.

Татар киносының 1920 елларда ук беренче кыю адымнарын ясауга да карамастан, әлегә һаман да бер урында таптануы милләт буларак безне бер дә бизәми шул. Киресенчә, үртәлдерә. Бу өлкәдә эшләрлек әзерлекле кадрларыбыз да бар шикелле. Кино төшерү мәктәбе формалаша башланды дип авыз тутырып әйтә алабыз. Кино төшерүче режиссерларыбыз да җитәрлек. Кино режиссерлары белән очрашканда: “Нишләп Татарстанда кино төшерелми соң?” –дигән сорау бирсәң, җилкә сикертәләр. Барысына да “каһәр суккан” финанслар гаепле икәнен сүз куешкандай кабатлыйлар.

Әмма хикмәт акчада гына икән соң? Бу урында Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев фикерләрен белешик: “Юк, хикмәт анда гына түгел. Акчаны да соңгы урынга куярга ярамый. Ләкин акчаны таба белергә дә кирәк. Хөкүмәт, дәүләт тә булышырга тиеш, монда бернинди шик туу мөмкин түгел. Фестиваль барышында чит илләрдән килгән режиссерлар, актерлар белән сөйләштем. “Безнең киноларның 90 проценты шәхси оешмалар, аерым кешеләр акчасына эшләнә”, — ди алар. Хәер, дәүләттән ярдәм алырга омтылмыйлар да анда. Чөнки дәүләт заказ бирсә, аның таләбен үтәргә кирәк була. Бу инде күпмедер дәрәҗәдә иҗат иреген чикли. Ә кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, театр, музыка, рәсем сәнгатьләре белән чагыштырганда, кинода алар бик аз әле. Мәдәният һәм сәнгать университетында кинематография өчен кадрлар әзерләү факультеты ачылды ачылуын. Әмма бу факультетка гына ышанып утырырга ярамый. Режиссерларыбызны Мәскәүгә, Сант-Петербургка, хәтта чит илләргә укытырга, стажировкаларга җибәрергә кирәк. “Китсәләр, кире кайтмыйлар инде алар”, — дип әйтүчеләр булыр. Республикага кире кайтарырлык итеп җибәрергә кирәк! Монда кызыксындырырлык чаралар, иҗат итәргә мөмкинлек була икән, кире әйләнеп кайтачаклар. Һәр эштә дә башлап җибәргәндә дәүләт ярдәме сорала. Инвесторларга таянырга кирәк, әмма безнең акчалы кешеләребез шактый булса да, араларында рухи яктан байлары сирәк, аларның мәдәният-сәнгатьне аңлау дәрәҗәсе дә төрлечә. ХХ гасыр башындагы Рәмиевләр кебек меценатларыбыз берничә генә шул”.

Татарстанда кино фестивале бар, киносы гына юк, дигән фикер еш яңгырый. Ләкин кинобыз бөтенләй юк дип әйтү дөрес булмас. Татар кинорежиссерлары арасындаСалават ЮзеевИлдар МатуровИлдар ЯгъфәровФәрит ДәүләтшинРамил Төхфәтуллиннар абруй казанган. Сирәк булса да, аларның иҗат җимешләре белән танышып торабыз, тик мөселман кинофестивалендә генә әлегә зур казанышларга ирешеп булмый.

Кино сәнгатен биш бармагы кебек белгән аксакал кинодраматург Эдуард Гущин бу өлкәнең шактый кыйммәтле шөгыль һәм анда бары тик профессионалларга гына урын барлыгын белдерә. Республика җирлегендә эшләнелгән кайбер татар киноларының ни өчен халыкара фестивальгә алынмаганын да шактый үтемле итеп аңлатып узды ул: “Кино берничә көндә эшләнелә торган хезмәт түгел, ә безнең “җирле белгечләр” май аенда төшерә башлаган фильмнарын сентябрь аена фестивальгә үткәрмәкче. Әлбәттә инде, аларның чиле-пешле хезмәтләре сайлап алу турыннан ук төшеп кала…” — диде Эдуард әфәнде.

Казан мөселман халыкара кинофестивале үзебезнең картиналар белән әллә ни сөендермәсә дә, юбилей елында режиссер Салават Юзиев дөньякүләм танылган автор Илдар Әбүзәров әсәре буенча эшләнгән «Корбан-роман»ын күрербез дип торабыз. Кино белгечләре раслаганча, милли тематиканы яктыркан фильмга зур өметләр баглана.

Мөселман кинофестивале Казанда оештырыла башлагач, күңелдә ниндидер бер өмет кабынды. Кинематография катлаулы җанр дибез. Чыннан да, кино төшереп кенә эш бетми әле. Аның прокат мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк бит. 1991 елда Тататарстанда дәүләт карамагында 53 кинотеатр эшләгән, бүгенге көндә исә, бу сан 17гә генә калган. Ә балалар өчен эшләүче махсус кинотеатрлар бөтенләй юкка чыккан.

Кино — иң демократик сәнгать төре, иң йөремсәк, үтемле нәрсә ул. “Бөтен сәнгатьләр арасында да безнең өчен иң мөһиме – кино” икәнен Ленин бабабыз да белгән, югыйсә. Ә Татарстанда Владимир Батраков җитәкләгән “Татаркино” оешмасыннан тыш, республиканың район һәм авылларында кино күрсәтүчеләр юк диярлек. Мәгълүм булганча, узган ел ахырында кинематография буенча коллегия утырышы узган иде. Коллегиядә Казан һәм республика районнарында халыкка кино күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Прокатчылар республикада Президент программасы буенча төзелгән яңа клубларның кино күрсәтүгә яраклашмавыннан зарланганнар. Алар хәтта кино күрсәтү өчен калын тәрәзә пәрдәләрен дә үзләре белән йөртергә мәҗбүрләр. Прокат турында сүз куертканда, дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителмәгән мәсьәләләрнең шактый икәнлеге беленде. Аларны дәүләт оешмалары, муниципиаль хакимият, урындагы җитәкчеләр белән бергәләп хәл итү сорала.

Шунысын да искәртеп узарга кирәктер: Татарстанда кино акча эшләү өчен төшерелми, моңа мөмкинлекләр дә юк. Хөкүмәт яисә иганәче акчасына төшерелгән картина теге яки бу фестиваль проектында тәкъдим ителә дә, киштәгә алып куела. Прокатка чыгарган тәкъдирдә дә, акча эшләү мөмкин  түгел. Мәсәлән, режиссер Юрий Фетингның дөнья шаулаткан “Бибинур” киносы 30 миллион сумнан артыкка төшерелгән булса да, аннан килгән керем нибары 2 миллион сум тирәсе генә җыелган.

Шулай да, якын киләчәктә татар халкының тарихын, батыр уллары тормышын яктырткан картиналар күрә алачагыбызга өмет итик. Кинотасма өчен көчле сюжетлар да юк түгел бит… Татарстанда ике дистәләп киностудия теркәлгән, ә барлыгы иллеләп оешманың кино һәм видеопродукция чыгаруга рөхсәте бар икән. Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл  Нигъмәтуллина: “Әгәр игътибарга лаеклы проект китерәләр икән, без сәнгать-эксперт советында фикер алышабыз һәм аны Президентка тәкъдим итәбез. Проект хупланса, аны тормышка ашыру өчен финанслар бүлеп биреләчәк”, – дип белдерде.

Нәтиҗә ясап шуны гына әйтәсе кала: шәп кино төшерү өчен финанс кына түгел, ә талант һәм теләк тә кирәк!

intertat.ru

Просмотров: 1230

Комментирование запрещено