Иң яхшы хикәям дә, шигырем дә язылмаган әле…

Каримова-ФанияФәния Мәҗит кызы Кәримова халык драма театрының һәвәскәр артисты, шагыйрә, “Камышлы хәбәрләре” газетасы хәбәрчесе буларак Камышлы районы халкына таныш. Ул язган шигырьләргә Рәис Ханнанов, Рөстәм Вәлиев кебек популяр композиторлар җырлар да иҗат иткәннәр.

Гадәттә, хәбәрче үзе кешеләрдән интервью ала. Ә бүген без Фәния КӘРИМОВА белән әңгәмә корып утырабыз. 

- Фәния ханым, сез бит тумышыгыз буенча Иске Ярмәк авылыннан?

- Әйе, мин Иске Ярмәк кызы. Икенче төрле әйтсәк, Кунакбай баласы. Язларда авылны икегә бүлеп, нәкъ безнең йорт коймасы буйлап Кунакбай гөрләвеге шарлап ага иде. Ул яз, яңарыш алып килүче символ буларак истә калган. Авылымның тәмле суларын эчеп, сабан тургайларының җырын тыңлап, әти-әнием белән колхоз кырларында эшләп үстем мин.

- Күңелегездә иҗат бөресе кайчан бөреләнде соң?

- Әти-әниемә рәхмәтем чиксез. Алар миңа шушы сыйфатларны тумыштан биргәннәрдер. Мин аларның хәер-фатихасын алып яшәргә тырыштым. Аллаһы Тәгалә миңа күңел сизгерлеген, тел байлыгын кызганмаган. Мәктәптә укыганда ук шигырь яза идем. Ләкин бу мавыгуымны үстерергә мөмкинлек булмады. Заманасы шундый иде.

- 1997 елда якташларыгызга «Күңел моңы» дип аталган җыентык бүләк иткән идегез, 2002 елда шигырьләр генә түгел, хикәяләр дә тупланган «Томаннарның таралуын көтәм» исемле җыентык, 2008 елда «Ярсу йөрәк» дип аталган басма дөнья күрде. Быел менә өр-яңа хикәяләрегез, нәсерләрегез, төрле елларда язылган очеркларыгыз тупланган “Туган илкәем, сөйгән җиркәем» дип аталган китабыгыз табадан төште. Кай арада өлгерәсез? Камышлы район газетасында журналист хезмәте дә күп көч таләп итә бит.

книга

- Үземне язучы итеп санамасам да, күңелемдә булганнарны язарга тырышам. Тормыш темаларны үзе биреп кенә тора. Һәр кешенең яраткан шөгыле булган кебек, минеке дә бар. Мин бәйлим, чигәм, чәчәкләр үстерәм, тәмле ризыклар пешерәм. Ә иҗат эше белән шөгыльләнергә бигрәк тә яратам.

- Китаплар бастырып чыгару бик җиңел эш түгел бит. Иганәчеләрегез бармы?

- Аллаһыга шөкер, ярдәм итүчеләр юлыма үзләре чыгып торалар. Кайчакта исем китә: шундый эчкерсез, юмарт кешеләр бар бит дөньяда. Аларга изгелек эшләү берни дә түгел. Мәсәлән, икенче китабымны бастырганда губерна думасы депутаты Олег Дьяченко ярдәм итсә, өченче китабымны бастырып чыгару өчен акчаны Камышлы эшмәкәре Наил Гәрәев бирде. Ә бу җыентыгым Мәсгут Хәбиров, Гөлчирә Вагыйзова, Фәрит һәм Гаилә Гадыевлар, Әсхәт, Людмила, Факия апа Мөхәммәтҗановлар һәм башка авылдашларымның, хезмәттәшләремнең матди ярдәме белән дөнья күрде.

- Фәния ханым, Камышлы төбәге сезнең белән хаклы рәвештә горурлана ала. Кем белә бит, сезнең әсәрләрегезне, шигырьләрегезне укып, киләчәктә бу төбәктә яшь, талантлы язучылар килеп чыгуы да ихтимал.

- Мин үземнең туган ягым, халкым, дусларым, туганнарым, хезмәттәшләрем белән горурланам. Безнең якларда телен, гореф- гадәтләрен саклап яши халык. Камышлы төбәгендә талантлы яшьләр күп, һәм без аларга өметләребезне баглыйбыз.

- Әңгәмә ахырында “Бердәмлек” газетасы укучыларына нинди теләкләр белдерер идегез?

- Елмаеп, көлеп һәр туган көнгә куанып, янып яшәгез. Яхшылыклар, изге гамәлләр күбрәк башкарырга тырышыгыз. Изгелек үзегезгә әйләнеп кайта ул. Байлык артыннан куып, имансыз кеше булмагыз. Барыгызга да исәнлек, саулык, хәерле гомер телим..

- Иҗат юлыгызның киләчәге ничек булыр икән?

- Минем иң яхшы хикәям дә, шигырем дә әле язылмаган. Аллаһы Тәгалә исәнлек, гомер, көч-куәт бирсә, киләчәктә дә язу эшемне дәвам итәргә исәп.

Россия Журналистлары берлеге әгъзасы, дүрт китап, берничә җыр авторы Фәния ханым Кәримова – ихтирамга, хөрмәткә лаеклы шәхес. Юк, ул исемнәр артыннан кумый. “Үземне якташларыма, якыннарыма кирәкле кеше итеп тойсам, шул җитә”, – дип юкка гына әйтмидер. Аңа иҗади уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телисе генә кала.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

2013 ел.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1361

Один комментарий