Шамил ага МАМЫШЕВ: «Уңышларны барладык, проблемаларга тукталдык»

мамышев

Шамил ага МАМЫШЕВ

Чираттагы Мәчәләй авылы җыенына халык күп килде.  Алга китәр өчен, максатларга ирешер өчен авыл тормышындагы кимчелекләргә тукталмый булмый.  Иң зур фаҗига – ул авыл картая. Картларның саны арткан саен үлем дигән нәрсә күз алдына килеп баса. Мәчәләйдә үлем исәнләргә кыенлыклар тудыра. Картаеп бетеп үлгән кешене ел фасылы нинди булуга карамастан, мәетне районга  ярырга алып барырга кирәк. Ә бит безнең гореф-гадәт буенча үлекне ярмыйлар. Һәр чиновник үз законын чыгара. Әле бит ярган өчен зур акчалар түләтәләр. Үлекне ярдырмасаң, җирләргә документ бирмиләр. Бу проблема халыкны борчый.

Авылыбыздагы мәчетләрдә җыелган сәдака акчасыннан мәчетләр түли торган чыгымнарны каплыйбыз, бик мохтаҗларга ярдәм итәбез, зиярәтләрнең коймасын яңартабыз, җәйләрен балаларны укытырга акча тотабыз. Сәдаканың тиенен- тиенгә санап урынлы туздырабыз. Исраф юк. Ләкин дә салым инспекциясе  үзенең тикшерүләре белән башларны катырып бетерәләр. Бертуктаусыз хатлар җибәрәләр, формалар тутырттыралар, нинди “выгода” алдыгыз дип башларыбызны катыралар.

Мәчетнең җиренә бәйләнәләр. Штрафлар куялар. Сәдака акчасына контроль куеп маташалар.

Бу нинди хәл? Авылның дүрт мәчете халыкны тәртипкә өнди, балаларга булыша, зиярәтләрдә тәртип тота, ә алар баш катыралар. Дәүләт органнарында утыручылар утырган ботакларын балта белән чабалар.  Балалар, яшьләр, халык белән эшләүче кеше калмады. Барлык мәшәкать мәчет  җилкәсендә.

Урамнарга чыксаң, юлларда эт нәҗесе. Урам тулы эт.Балаларны мәктәпкә әбиләр. бабайлар  озата һәм алып кайталар. Балаларны үзләрен генә мәктәпкә җибәрү – куркыныч. Этләр чәйнәп ыргытулары бар. Шундый хәлләр авылда булды инде. Имештер закон бар. Атырга ярамый. Ә этләргә кешеләрне чәйнәргә ярый!

Әле бит Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтеп калдырган: “Эт йәки сурәт булган йортка фәрештәләр керми”, дип.

Авылдашлар шуны да белсеннәр иде.Этне ау өчен, җир һәм терлекләр саклар өчен тотмаган  кешенең савабы көн саен киметелә.

Әлбәттә, җыенда күтәрелгән мәсәләләр күп булды. Төпле анализ ясалды. Мәчәләйнең үзендә генә дә 589 йорт, шуларның 560сында 1343 кеше тора. Авылда 571 ир-ат.

Мәчәләйдә икенче ел инде зурлап Мәүлид бәйрәме уздырыла.

Мәчәләйдә бала саны елдан-ел кими. Хәзер барлыгысы 21 укучы. Яшьләр белән  эшләргә штаттагы белгеч булмаса да, Мәчәләй футбол командасы  елда беренче урынны ала. Тренерлары – Зәйнулла углы Равил Искәндәров.

Соңгы елларда теплица төзү гадәткә кереп бара.

Сәяси тормышта үзгәрешләр кертелде. Районга  депутатлар сайлау бетерелде. Поселениядә сайланган депутатлардан икесе район депутаты итеп билгеләнә. Хәзер поселение башлыгын да сайламаячаклар. Район башлыгы тәкъдим иткән кешене поселение депутатлары раслаячак.

Шамил МАМЫШЕВ.

 Мәчәләй авылы. 

«Сәлам».

Просмотров: 1534

Комментирование запрещено