Самараның Җәмигъ мәчетендә беренче мәртәбә зур Мөнәҗәт бәйрәме уздырылды
Бәйрәмнең төп хуҗабикәсе — озак еллар Самара төбәгенең дини җитәкчесе булган Вагыйз хәзрәт Яруллинның кызы мөгаллимә Сания абыстай Мингачева иде. Ул килгән кунакларны ачык йөз, күркәм сүз белән каршы алып, бу мәҗлеснең шулай ук күп шәкертләребезнең остазы Минһәҗәр абыстай Сәяхованың тууына 75 яшь тулуга багышлап үткәрелүе турында да хәбәр итте.
Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин Мөнәҗәт бәйрәмен котлау сүзләре әйтеп башлап җибәрде. Ул шәкертләребезгә дин гыйлемен укытучы Минһәҗәр абыстай Сәяхованың башкарган хезмәтләренә югары бәя биреп, олылап, аңа Диния нәзарәтенең Мактаунамәсен һәм бүләкләрен тапшырды.
Минһәҗәр абыстайны котлаучылар әле тагын бик күп булды. Аңардан дин гыйлемен өйрәнүчеләр дә үзләренең остазларына рәхмәт сүзләрен жәлләмәделәр, бүләкләр дә бирделәр.
Тәбрикләүләр, бүләкләүләрдән соң Мөнәҗәт бәйрәме башланып китте. Вагыйз хәзрәт Яруллинның хәләл җефете Асия абыстай мөнәҗәт әйтүнең тарихына тукталып үтте:
- Мөнәҗәтләр халкыбызны гомер-гомергә көнкүреш тормышта озата барганнар, үзенә күрә бер тәрбия чарасы булганнар, - дип сөйләде ул.
Аннан мөнәҗәтләр әйтү башланды. Нинди генә темаларга әйтелмәделәр икән алар? Газиз әниләребезгә дә, Пәйгамбәребез Мостафа саллаллаһу галәйһи вә сәлләмгә дә, шатлык-куаныч, сагыш-хәсрәтләребезгә дә… Бу мөнәҗәтләрнең кайберләренең исемнәрен генә дә атау җитә: “Ялгыз ана”, “Васыятьнамә”, “Манара” һәм башкалар.
Аеруча Галия ханым Мостафинаның, Мәрбия ханым Сафинаның моңлы тавышлары, мөнәҗәт әйтүләре халыкны таң калдырды. Рәмзия ханым Гыйззәтуллина һәм аның төркеменең башкорт халкына гына хас булган аерым моң белән күп мөнәҗәтләрне яңгыратуларына сокланмыйча мөмкин түгел иде. Мәрьям апа Сабирҗанованың хаҗга багышланган мөнәҗәте күңелләрне җилкендерде дә, тетрәндерде дә. Мин үзем дә чыдап тора алмадым, үземнең яраткан бер мөнәҗәтемне яңгыратып, мөнәҗәтчеләргә бүләкләремне дә тараттым.
Минем яныма килеп, кулымнан кысучылар да, рәхмәт сүзләре әйтүчеләр дә булды. Минем “Бердәмлек”кә хәбәрләр язып торуымны белгәнгә күрәдер инде, яраткан басмабызның хезмәткәрләренә динебезне торгызуда зур эш башкарулары өчен аерым рәхмәт әйтүчеләр дә табылды. Мин бу сүзләрне бик тә рәхәтләнеп ияләренә җиткерәсем килә.
Ә Мөнәҗәт бәйрәме кебек чаралар киләчәктә гел үткәрелеп торсыннар иде, дигән теләктә калам.
Разия ӘЮПОВА,
Самараның “Розалина” татар ашханәсе хуҗабикәсе.
Бу темага:
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дини мәҗлес (ФОТО һәм ВИДЕО)
Просмотров: 1197