25 март — Мәдәният хезмәткәрләре көне
Мин аны күптәннән беләм. Ягымлы, йомшак, кирәк чакта үз сүзен дә әйтә ала, үрнәк гаилә башлыгы, оныкларының сөекле бабалары һәм үзенә генә хас булган моңлы, сихри тавышлы җырчы ул. Кайда гына, нинди генә чарада катнашмасын: үз авылындамы, район мәдәният йортындамы, өлкә күләмендәме — аны тамашачы җылы кабул итә, алкышлый, кат-кат сорап җырлата.
Бүгенге язмам, хөрмәтле укучыларыбыз, Балыклы җирлеидарәсе мәдәният учагы җитәкчесе Рафыйк Борһан улы Шәрәфетдинов турында булыр.
1954 елның декабрь башында, Куйбышев шәһәрендә дөньяга килә ул. Минсәрвәр апа һәм Борһан ага Шәрәфетдиновлар икенче улларына да (беренчесе Фәрит исемле) бик матур исем куштыралар — Рафыйк.
1956 елны Шәрәфетдиновлар гаиләсе туган авылларына кайтып урнаша. Гаилә дә ишәя: Илһам, Ирек һәм төпчекләре, бердәнберләре — Лилия дөньяга аваз салалар. Бик тату, эшчән, уңган гаилә була алар. Ә кичләрен аларның өй эче көй-моңга күмелә. Балалар кайсы гармун тарта, кайсы җыр суза. Мәктәп һәм авыл сәхнәсендә дә аларның урыны түрдән була: кайсы гармун тарта, кайсы өздереп җырлый, типтереп биеп куя. Буыннан-буынга, әби-бабайлардан күчкән моң ташкын булып тышка агыла. Минсәрвәр апа ягы-гармунчылар булса, Борһан аганыкылар моңлы җырчылар була. Җыр-моңга уралып, чаңгы-чана шуып балачак сизелми дә үтеп китә. Мәктәптә соңгы кыңгырау чыңлый, чыгарылыш кичәсендә әйләнгән вальс, сиңа белем биргән, яраткан укытучылар матур төш сыман артта кала.
Ул вакытта егетләргә армия хезмәтенә бару зур горурлык иде. Рафыйк та үз вакыты җитүгә хезмәткә китә һәм 1973-1975 елларда Кавказда, Нальчик шәһәрендә хезмәт итә. Хезмәттә чыныгып үскән авыл егетенә армиядә дә кыен булмый. “Һаман сагынып искә алам армиядә хезмәт иткән елларымны, иптәшләрне, ул якларның табигатен онытып булмый. Армия егетләрне чыныктыра, алдагы сынауларга бирешмәскә өйрәтә ул”, ди язмам герое.
“Ямьле булса да торган җир, сагындыра туган ил”, диеп җырларда юкка гына җырланмыйдыр. Рафыйк та якыннарын, туган авылын сагынып кайта. Бераз ял итеп, әти-әнисенә булышканнан соң Яр Чаллы шәһәренә китеп эшкә урнаша. Ләкин шәһәр тормышына күнегә алмый, күңеле дә ятмый аның һәм егет кире авылга кайта. Читтән торып хисапчылар техникумына укырга керә, клубка мөдир булып эшкә урнаша һәм алты ел авылның мәдәният учагын җитәкли (1977-1983 еллар).
1977 елның көзендә сөйгәне Динә белән гаилә төзи һәм менә инде 37 ел алар иңне-иңгә куеп, матур гаилә булып гомер кичерәләр. Үзләредәй чибәр, уңган-булган, тәртипле ике кыз үстереп, олы тормыш юлына озатканнар Шәрәфетдиновлар. Рузилә һәм Руфия гаиләләре белән Тольятти шәһәрендә яшиләр. Үзләренә гомерлек яр итеп авылдашлары Ринат Йосыповны һәм Марс Галләмовны сайлаган алар. Кияүләрне үз улларыдай күрсәләр, оныклары Илназ, Данил һәм Тимурга җаннарын да бирергә әзер әби-бабалары.
Егерме еллар колхозда хисапчы да, төзүче дә булып эшли Рафыйк. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, диләр бит. Рафыйкның да белмәгән эше юк. Динәсе дә үзенә пар килгән. Күп итеп малын да, кошкортын да асрый алар, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш тә үстерә. Шушы еллар дәверендә сәхнәне ташламаса да, күңеленә нидер җитми аның. 2003 елда аңа тагын мәдәният учагын җит әкләргә тәкъдим ясыйлар һәм ул ризалаша. Бүгенгесе көнне дә ул хезмәтеннән тәм табып, яратып шушы тармакны җитәкли. Күптәнге хыялы да тормышка ашты аның: авыл клубы, район мәдәният йортыннан ким түгел, ул үзенә тартып тора. “Бер үзем генә берни дә майтара алмас идем. Кул астымда эшләүчеләремә, һәвәскәр артистларга рәхмәтле мин”, ди Рафыйк Борһан улы. Артыгын сөйләми. Сөйләмәсә дә аңлыйм мин сәхнәдәш дустымны: аппаратура, баян кирәк аларга һәм район мәдәният бүлеге җитәкчеләренең ярдәме.
Бар да булыр, Аллаһы боерса. Мондый матур мәдәният учаклары буш торырга тиеш түгел: концерт-кичәләр, мәдәни чаралар булып торсын, Балыклы халкы, кайткан кунаклар шул чараларны карап хозурлансын иде дигән теләктә калып, сәхнәдәш дустымны профессиональ бәйрәме белән котлап, җырлы-моңлы гомерең озын булсын, диясем килә.
Энҗе бөртеге таш кына,
Илһам чишмәң таш ярсын.
Иҗат тавы бөркете бул,
Эзең кыяда калсын.
Рәисә ТӨХБӘТШИНА.
Автор фоторәсеме.
«Камышлы хәбәрләре» газетасы.
Просмотров: 1469
Бэйрэм белэн Этием!
Абыемны профессиональ бэйрэме белэн котлыйм. СИНЕН белэн горурланабыз абый! Исэн-имин озак еллар эшендэ-сэхнэдэ курергэ булсын иде узенне!